Журнал «Безнең мирас»

"Татар көрәшчеләре" җырының авторы: "Манзара"га рәхмәт"

19 гыйнвар көнне Казанның цирк аренасында татарча көрәш буенча "Манзара" премиясе уздырылды. Көрәш hәм җыр бәйрәме! Нәкъ Сабантуйдагыча! Казандагы сеңелем белән көрәш бәйгеләрен бик яратабыз. Бергәләп бардык. Хатын-кызлар булсак та, йөрәкләребездә - Әтиебездән күчкән көрәш дәрте. Балачагыбыздан Әтинең Сабантуйларда көрәшүен күреп үстек шул без.

"Манзара" бәйрәме шулкадәр яхшы оештырылган! Катнашучы батырларның киемнәре, алып баручының гел үзебезчә генә, саф татар телендә генә сөйләве, батырларның көрәшә башлар алдыннан дусларча сәламләшүе, бер-берсен хөрмәт итүләре җанга үзе бер ял бирде. Көрәшчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә булуы бик ошады. Тамашачылар яхшырак күрсеннәр өчен зур экраннар куелган. Көрәш мизгелләрен кабатлауда күрергә мөмкин иде.
Югары дәрәҗәдә оештырылган бу бәйрәмне күреп, татар-башкорт көрәшен танылган спорт төре югарылыгына күтәрергә күп тырышлыгын куйган Наил Хөснуллович Хәмидуллинны ихтирам белән искә алып утырдым. Эх, үзе исән булып, курсә иде Наил абый "Манзара"ны! Чын күңелдән сөенер иде...
Тәнәфес вакытында төрле елларда чемпион булып калган ветеран көрәшчеләр белән автограф-сессия уздырылды. Алар махсус шушы бәйрәм өчен чыгарылган календарьларга кул куйдылар. Минемчә, милли көрәш батырларыбыз үзләренә атап чыгарылган истәлек - китапка лаеклар шәхесләр. Һәрберсе легенда бит! Ветеран көрәшчеләр, шулай ук аларның дәвамчылары турында китап чыгарып, hәрберсе турында кыскача гына язылган үз битләре булса, шәп булыр иде. Монысы бер киңәшем генә.
Гомумән алганда, бик яхшы оештыралган бу бәйрәмне күрә алуыма бик шатмын. "Манзара"ны телевизордан күрсәтү мөмкинлеген дә карарга кирәк. Бу очракта, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә безнең көрәш бәйрәмен күрә алырлар иде.
"Манзара"ның мәйданы киңәюен теләп калабыз. Цирк аренасында гына түгел, зуррак ареналарда узсын, тагын да күбрәк тамашачы күрә алсын.
"Манзара"ны оештыручыларга чын, үзебезчә бәйрәм өчен зур рәхмәт!
Гөлсәрвәр.
21 гыйнвар 2019 ел.
Казан.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру