Журнал «Безнең мирас»

Реформа

Ни генә димәгез, реформаларны яратам мин, җәмәгать! Нинди генә төре юк аның бездә: икътисади реформа, акча реформасы, сәяси реформа, торак-коммуналь хуҗалык реформасы... Баш та инде безнең җитәкчеләрдә, гел яңалыкка омтылалар. Бер сүз белән әйткәндә, бабайларның: «Хәрәкәттә — бәрәкәт!» – дигән акыллы киңәшен истә тотып эш итәләр.
Әйтик, менә сәяси реформа. Дөньяда тиңе юк бит аның. Чит ил галимнәре: «Россия нинди сәяси системада яши икән?!» – дип, бүгенгә кадәр баш ваталар. Шулай булырга тиеш тә! Халык арасыннан чыккан шундый самородоклар була торып, нигә башкаларны кабатларга тиеш ди без. Нәрсәгә генә тотынсалар да эшләре гөрләп бара бит аларның.
Юкка гына Россиядә кешенең гомер озынлыгы кыска дип зарланалар. Саклык банкларындагы соңгы акчалары янгач, 90 яшьлек әби-бабайлар да бакыйга күчәргә куркып торалар хәзер. Озын сүзнең кыскасы, акча реформасы түгел, ә «яшьлек эликсиры». Шундый «бәхетле» картлык бүләк иткән өчен алар хөкүмәтне әле дә «мактап» туя алмыйлар.
Торак-коммуналь хуҗалык реформасын алып карыйк. Әгәр ул үткәрелмәсә, безгә шулкадәр күптөрле хезмәт күрсәтелүен белми дә кала идек бит, җәмәгать!
Салкын һәм кайнар суга исәпләгеч куючыларны мин бөтенләй аңламыйм. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендәге суммалар безнең дөньяда иң чиста халык икәнне күрсәтеп тора ләбаса.
Нәрсә? «Бәяләр гел артып тора бит», – дисезме? Соң, бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була инде ул!
Сезгә ничектер, шәхсән үзем реформалар илендә яшәвемне бәхеткә саныйм. Көнбатышка хас булган күпме проблемадан азат бит мин. Әгәр АКШта яки Европа илендә яшәсәм, чираттагы ялымны кайсы илдә үткәрим икән дип баш ватар идем. Ә болай барысы да ачык – әлбәттә инде бакча участогында. Хезмәт хакын нәрсәгә тоту проблемасы да юк, эшләгәнем ашарга китеп бара.
Чираттагы реформа безне нинди проблемадан азат итәр иткән, ә?!..

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру