Өстәлемдәге китап – чынбарлык!

Бу китапның һәр җөмләсе үзе бер мәгънә. Китапны кулыма алгач, әбекәй-бабакайның безгә биргән тәрбиясе, әти-әнинең үгет-нәсыйхәте, якын кешеләремнең киңәше искә төшә. «Таш белән атканга аш белән ат!», «Сабыр бул!», «Гаепсезләрне, гаделлекне яклаячакмын!» – болар минем тормыш девизым! Шушы девизымның бөтен нечкәлекләрен, аңа ирешү юлларын бары тик «Илбашы» дигән әдәби документаль әсәрдән генә таба алам.

Ике туган (вак хикәя)

Борын-борын бар иде ике туган: сеңеле белән абзый — тавык белән әтәч. Көннәрдән беркөн бакча эчендә йөргәннәрендә, әтәч карлыган күрде. Күрде дә, пешмәгән яшел карлыганнарны чукып ашамага кереште. Сеңлесе тавык кычкыра:

Әти киңәше

— Яшь чакта әтиләрне тыңларга яратмыйсын инде ул, Туфан абый. Үзең бөтенесен дә беләсең кебек тоела. Менә олыгая башлагач, үз балаларыңа киңәш бирер яшькә җиткәч, әти киңәшләре берәм-берәм искә төшә. Шул киңәшләрнең берсен сезгә дә сөйлим әле. Казанга китәргә җыенам. Укырга. Әти үз каршына утыртты да:

Халык белән бергә

2020 елның 22 гыйнварында «Татарстан яшьләре» газетасының чыга башлавына 100 ел тулды. Быел, белгәнебезчә, республикабыз оешуга да бер гасыр. Менә шушы ике дата ниндидер символик мәгънәгә ия сыман. Ни генә булмасын, шушы бер гасыр вакыт эчендә газета халкыбыз тормышында (республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә) искиткеч зур роль уйнады, дип әйтә алабыз.

Исәнме, әни! (Хикәя)

Картаймыш көнендә Зөләйха əби япа-ялгыз калды. Балалары төрле якларга таралышып беттеләр, күптән инде башлы-күзле булып, чит-ят җирләрдә тамыр жибәрделәр. Карты исә сырхаулап йөрде-йөрде дә узган
көзнең караңгы бер төнендә мәңгегә күзләрен йомды. Шулай итеп Зөләйха әби берүзе яшәп ята. 

«Әби, син иртәгә тикле телеңне дә шунда салып куй!»

Әби көн саен йоклар алдыннан ясалма тешләрен сулы стаканга салып куя икән. Моны күреп торган шаян оныгы:
— Әби, син иртәгә тикле телеңне дә шунда салып куй! — дип әйтте, ди.