Журнал «Безнең мирас»

Раштуага ураза тотып әзерләнәбез, бөтен бәйрәмгә дә алай әзерләнү юк - Павел атакай

Бүген, ягъни 7 гыйнвар көнне Христиан динен тотучылар иң зур бәйрәмнәрнең берсе Раштуаны билгеләп үтә. Шул уңайдан, Россиянең күпчелек чиркәүләренә христианнар гыйбадәт кылырга җыела. Шул исәптән, Татарстан башкаласында да төнге гыйбадәт кылулар уза. Гадәттә алар төнге 3 ләр тулганнан соң тәмамлана.
Казандагы Изге Ананың Тихвин чиркәвендә, мисал өчен, керәшеннәр җыелды. Полиция хезмәткәрләре "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, службага 50 дән артык кеше килгән.
Гыйбадәт кылу төп-төгәл сәгать 00.00 дә башланса да, бирегә халык инде сәгать 22.10 тирәсендә килә башлады. Аларның һәркайсы иконалар каршына шәмнәр кабызып куйды, чукынып, теләкләр теләде. Төнге 12 тулганнан соң исә Павел атакай службаны башлап җибәрде. Әмма чиркәүгә аннан соң да кеше килә торды, шәмнәр кабызып, теләкләр теләде, алтарь каршында бара торган гыйбадәт кылуга кушылды.

Павел атакай сүзләренчә, чиркәүдә барлык дини бәйрәмнәр дә зурлап уздырыла. Гадәттә бирегә Казанда яшәүче 50-100 тирәсе керәшен җыела. "Хәзер халык күбрәк дөньялыктагы тормыш өчен сагышлана. Эш, торак мәсьәләләре халыкны еш борчый, чиркәүгә дә шундый мөрәҗәгатьләр, теләкләр белән киләләр", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Чиркәү әһеле билгеләп үткәнчә, Раштуадагы служба, башка дини бәйрәмнәрдән аерыла. "Раштуаның службасы төнлә уза, андый төннәр бик аз. Моңа ураза тотып әзерләнәбез, бөтен бәйрәмгә дә алай әзерләнү юк. Бездә 4 кенә олы ураза бар. Раштуада службаның төнлә үткәрелүе - Ходайның шул вакытта тууына бәйле", - дип аңлатма бирде Павел атакай.
Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн табигатьнең кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.
Раштуа көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта дигән ышану бар.
Раштуа алдыннан христианнар 6 атна дәвамында итле, сөтле, йомыркалы ризыклардан тыелып тора. Раштуа көне тугач исә өйдә итле ризыклар әзерләнә. Халык бер-берсенә кунакка йөри.
Службага килгән Мария ханым сүзләренчә, ул бу чиркәүгә инде күптәннән йөри. "Раштуа - безне коткаручыбыз Иисус Христос туган көн. Аны без бик зурлап каршы алабыз. Ходайдан балаларыбыз, үзебез исән-сау йөрүне, иминлек сорыйбыз", - диде ул.
Әлеге дини бәйрәм чисталык, сафлык, яктылык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Риваятьләр буенча, Гайсәнең тууы "дөньяны якты акыл белән яктырткан", ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз калыккан. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.
-_y7pS9ZSY
"Татар-информ"

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру