Журнал «Безнең мирас»

Рәшит Сабиров: Без ирләрне генә яратабыз

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров күренекле татар җырчысы Әлфия Авзаловага Казан уртасында һәйкәл куелырга тиеш дип саный. Ул Яңа татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага куелган кабер ташын ачу тантанасында ясаган чыгышында зираттагы таш белән генә канәгатьләнергә ярамавы турында әйтте.


Күренекле артист кабер өстенә куелган басмага басып Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның Әлфия Авзаловага багышланган шигырен укыды. “Гомерем буе Әлфия Авзалова белән эшләдем. Ул концерт белән килгән көн татарларга бәйрәм була иде. Аны бөтен союздаш республикаларда көтеп торалар иде. Ул халыкларны дуслаштыручы илче дә була белде”, - диде Рәшит Сабиров.


Ул нефть чыккан республикада Әлфия Авзалованың исеме тиешле дәрәҗәдә олыланмавына борчылу белдерде. “Зиратта һәйкәл ачтык. Авзалова ул зират кешесе генәме?! Әлфия Авзалова – милләт кызы, ул татар халкының йөзе. Бай нефть республикасы Әлфия Авзаловага шәһәр үзәгендә калфаклар кигән зур һәйкәлен куя алмыйбызмы?!” – диде артист.


Рәшит Сабиров әлегәчә Сара Садыйковага дә һәйкәл куелмавына сызлану белдерде. “Без гомердә бер хатын-кызга һәйкәл куймадык. Без ирләрне яратабыз һәм ирләргә генә һәйкәл куябыз. Бу безнең зур кимчелегебез. Татар кешесе хатын-кызны яратса, Әлфия Авзалова белән Сара Садыйковага һәйкәл куяр иде”, - диде артист зират тынлыгын ярып.


Тантаналы чараны алып баручы Фердинанд Сәлахов Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү буенча эш дәвам итүен, бу мәсьәлә буенча филармониянең хатлар әзерләвен әйтте.


Әлфия Авзалованың үзе зурлыгындагы һәйкәл җырчының кабере өстенә куелды. Кабер ташын ачу тантанасында җырчының кызлары, якыннары, татар зыялылары катнашты. Һәйкәл-таш ачылу тантанасында Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Актаныш районы вәкилләре, шулай ук, Рабит Батулла, Хәмдүнә Тимергалиева, Равил Шәрәфиев һәм башка күренекле татар шәхесләре чыгыш ясады.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193954/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру