Журнал «Безнең мирас»

Мөнир Рахмаев вирус эләктергән - никах укыткан!

Эстрадада көнләшерлек буйдаклар саны бихисап. Шуларның берсе - Мөнир Рахмаев. Иде...
Әйе-әйе, ялгышмыйсыз, әле күптән түгел генә үзенең интервьюларында "Өйләнергә ашыкмыйм, йөрәгем буп-буш. Йөргән кызым да юк. Бүгенге көндә лаеклы кызны очрату бик авыр" диюче Мөнир бүген никах укыткан.
"Акыллы булсын. Матур, тәрбияле гаиләдән булсын. Əлбәттә, ашарга пешерә белсен, чөнки мин - тәмлетамак. Үз-үзен карасын, һәрвакыт матур булсын. Минем кебек эш сөйсен, карьерист булсын. Дусларым белән уртак тел табу да мөһим факторларның берсе. Спорт белән шөгыльләнсен, мине аңласын. Кыскасы, минем дустым булсын" дип санаган иде җырчы булачак тормыш иптәшенә карата булган таләпләрен.
Ә бүген исә инде ул үзенең мәхәббәт хисләрен, тойгы-кичерешләрен санап, сөйгәнен очраткан мизгелне "грипп вирусы" белән чагыштыра. "Шәхси тормышымны бик озак яшердем! Ике ел бергә һәм бу бәхет! Бу көн килеп җитте! Җаным! Син минем организмыма грипп вирусы кебек килеп кердең. Син минем барлык хыялларымда, минем бүгенге һәм киләчәгемдә. Нәкъ син - минем булачак балаларымның әнисе. Син мине искиткеч көчле итәсең. Тормышымның авыр вакытларында син һәрвакыт миңа көч бирәсең. Яратам сине!" - дип уртаклаша Мөнир Рахмаев.

Чыганак: Матбугат.ру

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру