Журнал «Безнең мирас»

Төрекмәнстан Президенты Казан Сабан туенда булачак


Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов 23 июньдә Казанга бер көнлек сәфәр белән киләчәк һәм Сабантуйда булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
«Бу бер көнлек сәфәр булачак — ул [Төрекмәнстан Президенты] якшәмбе көнне килә һәм якшәмбе көнне китә. Казан Кремлендә Рөстәм Нургалиевич белән халыкара протокол буенча очрашу булыр дип планлаштырыла. Аннары алар Сабан туена китә», - диде Галимова.
Бердымөхәммәдов һәм Миңнеханов Сабантуйның үзәк мәйданына китәчәк, дип өстәде Казан Кремле вәкиле. Якшәмбе көнне халык күңел ачу чаралары дүрт мәйданчыкта узачак, шул исәптән Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә Каенлыкта, Аккош күле урман паркы һәм Казан ипподромында.
Соңгы тапкыр Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга эш сәфәре белән узган елның 6 июлендә килде. Татарстанның сәнәгать потенциалын аңа «Идея» технопаркында күрсәттеләр.
Аннары Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов арасында очрашу узды. Шул ук көнне Төркмәнстан Президенты «Казан Арена» стадионында узган Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары арасында футбол буенча дөнья чемпионатының 1/4 финал матчын да карады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188229/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру