Журнал «Безнең мирас»

Президентка хат

Алафузов заводы эшчесенең оныгы Лимон Лениз улы Минвәлиевтән Президентка Ачык хат


Хөрмәтле Президент әфәнде! Мин потомственный эшче династиясеннән. Бабам гомер буе Алафузовның күн эшкәртү заводында бил бөккән, төшке ял вакытында ишегалдына чыгып, Алафузов белән бергә тәмәке көйрәткән. Үзем исә Россия армиясе һәм флотының төп таянычы булган Казан дары заводында эшлим. Әйтүләренчә, аның хуҗасы да Алафузов булган. Дөрес, заводны аның оныгына кайтармадылар, чөнки Америкага күчереп, безгә каршы корал җитештерүе бар икән. Иң югары сыйфатлы дары бездә генә җитештерелә ди, шуңа аны хәрби сер итеп саклыйлар. Югыйсә Америка Президенты Казан дарасы серен ачкан кешегә үз башы кадәр алтын вәгъдә иткән. Ә мин чын патриот, башым кадәр генә түгел, үзем хәтле алтын бирсә дә серне чишмәячәкмен.


Юк, мин сездән фатир да, машина да сорамыйм. Завод түбәсендәге өч табак калай черегән иде, язгы яңгырларга кадәр шуны алыштырып булмасмы? Әгәр нәрәт язсагыз, ат белән барып алырмын. Машина белән килер идем дә бензин кыйммәт. Ә атны үзем печән җыеп ашатам. Иске калайны да әрәм-шәрәм итмәм, бакча участогындагы сыерчык оясы хәтле йортымның түбәсен ябармын.
Әле менә хезмәт хакымны күтәрделәр, хәзер 5 мең алам. Рәхмәт инде! Ә бит бабама Алафузов аена 12 сум гына түли торган булган, ягъни бер ат бәясе.


Хөрмәтле Президент!


Дәүләт хезмәте өчен кирәкле кадерле вакытыгызны алуын өчен гафу үтенәм. Гозеремне үтәсәгез, башка борчымаска тырышырмын.


Ярдәм итәрсез дип өметләнәм. Алдан ук рәхмәт белдереп, имзамны куям.


Минвәлиев.
Казан, Подвал тыкрыгы, 13 нче йорт, 3 нче ярымподвал фатир.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру