Петербургта татар китабын бастырган матбагалар

XVIII гасыр ахырында Петербургта Иоһанн Карл Шнорның «Азия» типографиясе эшли һәм анда татар китаплары да бастырыла. Императрица Екатерина II, татарларның үтенечләрен исәпкә алып, махсус фәрман белән хөкүмәт хисабына Шнор типографиясендә 1787 елда Россиядә беренче мәртәбә Коръән китабын бастырткан. Аннан соңгы 1790, 1793, 1796 һәм 1798 нче елларда Коръәнне тагын бастырганнар.

Бакчасарай шәһәрендә дөньяга килгән Кырым татары Ильяс мирза Бораганский 1894 елда Петербург шәһәрендә хосусый типографиясен ачкан. Бу типография 1840 нчы елларда, Казанда ачылган хосусый матбагалардан кала, Россиядәге беренче хосусый татар басмаханәсе булган.

Бораганский, Кырымда белем алгач, Төркиядә укыган. Шул чорда ул гарәп каллиграфиясен өйрәнеп, граверлык һәм рәссамлык серләрен үзләштергән. 1882 елда Петербургка барган. Анда Бораганскийның Шәрык әдәбиятын һәм күп телләр белүенә игътибар итеп, Петербург университетына каллиграфия укытучысы һәм төрек теле лекторы итеп эшкә чакырганнар. Шәрыкны өйрәнүче галимнәрнең киңәше белән ул «И.Бораганский һәм ширкәте» типографиясен ачып җибәргән. Бораганскийның компаньоны Петербург ахуны Гатаулла Баязитов булган.

Петербургта гарәп хәрефләре белән китап бастыра торган матбага ачылу үз чорында башкала тормышында зур яңалык буларак бәяләнгән. Ул Шәрыкны өйрәнүче галимнәрнең хезмәтләрен бастыру өчен кулай булуы белән бергә, татар һәм мөселманнарның мәдәни яшәешенә дә зур өлеш керткән.

Гатаулла Баязитов тарафыннан 1905-1914 нче елларда нәшер ителгән беренче татар газетасы «Нур» шул типографиядә басылган һәм әлеге матбага да «Нур» типографиясе дип аталган. Бу матбагада 1894-1900 нче еллар эчендә гарәп хәрефләре белән 270 мең данәдә 60 китап басылып чыккан. 1901-1910 нчы еллар арасында Бораганский («Нур») матбагасында 68 исемдәге татар китабы 148 440 данә тираж белән басылган. Югары полиграфия сыйфаты өчен бу типография медаль белән бүләкләнгән.

Бөтен Россиядә мөселман матбугаты көчле эзәрлекләнгән чорда Бораганский типографиясендә 1911-1917 нче елларда Шәрык телләрендәге китаплар чыкмаган.

Татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимов тарафыннан Петербургта 1906 елда икенче татар типографиясе оештырылган. Ул, нигездә, «Өлфәт» газетасын һәм бүтән вакытлы матбугат органнарын бастыру өчен ачылган булса да, анда китаплар да нәшер ителгән. Бу матбагада 1906-1907 нче елларда 25 исемдәге татар китабы 66 900 данә тираж белән дөнья күргән. «Өлфәт» типографиясе, эшли башлагач та, цензура һәм полиция тарафыннан эзәрлекләнгән, аңа штрафлар салынган, ябылган һәм яңадан ачылган…

1914 елда Петербург каласында Мөхәммәтгалим Максудовның татар типографиясе ачылган. 1914-1916 нчы елларда анда 24 исемдәге татар китабы 84 113 данәдә басылган. Бу типографиядә чыккан китапларның шактые Беренче бөтендөнья сугышы белән бәйле законнар турындагы басмалар булган.

 

Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев

Безнең мирас. — 2021. — №1. — 22-23 б. 

Комментарий язарга