Журнал «Безнең мирас»

Милли музейда - ПЕ-2 самолеты

1992 елда ПЕ-2 самолетының бәреп төшерелгән урыны табылды. «Сокол» эзтабарлар отряды Ленинград белән Новгород өлкәсе чигендәге тирән упкында самолет калдыкларына тап була. Җәен бу урыннарга керү мөмкин булмау сәбәпле, эзтабарлар ике кыш дәвамында чокырдан самолет һәм һәлак булган экипаж әгъзаларының мәет калдыкларын чыгара. Кызганыч, бу вакытта нинди дә булса документлар табылмый. Самолетның сакланып калган фрагментында 70х70 мм размерлы Кызыл Йолдыз бар. Димәк, һәлакәткә кадәр экипаж һава сугышында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәм дәүләт бүләгенә лаек булган.



2007 елда эзтабарлар очкыч төшкән урынга янә берничә мәртәбә барып, экипажның элегрәк табылмаган мәет калдыкларына, самолет (13/15) һәм аның моторының (М-105 №РА 125-475) номерларына юлыга. Оборона министрлыгының Үзәк архив материалларыннан 1941 елның 20 декабрендә шушы номерлы самолетның 116 нчы аерым армия авиация күзәтү эскадрильясе составында булуы ачыклана.


20 елга якын барган тикшерү эшләреннән соң шундый мәгълүмат табыла: «1942 елның 8 гыйнварында 13/15 номерлы ПЕ-2 самолеты сугышчан биремне үтәү өчен җибәрелә һәм үз аэродромына әйләнеп кайтмый. Экипаж: очучы, кече лейтенант Лихачев Леонид Васильевич, очучы-күзәтүче, лейтенант Кузнецов Степан Петрович һәм атучы-радист, сержант Дианов Анатолий Николаевич».


Чудово-Тосно-Новгород төбәгендә сугышчан бирем үтәлә һәм самолет кайту ягына юл тота. Аннан соңгы вакыйгалар барышы турында архив документлары сөйли. 54 нче немец Люфтваффе эскадрильясенең оператив сводкасыннан аңлашылганча, алар тимер юл районында саклап озатучыларсыз гына рус бомбардировщигы очуы турында хәбәр ала. Лейтенант Ханс Йоахим Хайер самолеты совет очкычын бәреп төшерү өчен һавага күтәрелә: сугыш башлана. Күрәсең, очучы Лихачев атучы-радист өчен уңайлы һөҗүм урыны сайларга тырышкан, әмма немец очучысы читкә тайпылырга өлгергән һәм, пулеметтан ут ачып, совет очкычының ягулык багын тишкән. Пе-2нең сул як двигателе яна башлаган. Очучы самолетны аэродромга алып барып җиткерергә тырышкан, әмма моңа бер двигательнең генә көче җитмәгән. Ут ялкыны экипаж кабинасына үрмәләгән. Икенче атуында Хайер рус очучысын җәрәхәтли. Шулай итеп, экипаж янып баручы очкычны ташлап чыгарлык хәлдә булмый. Самолетның, бик нык селкетә башлау сәбәпле, бер канаты каерылып төшә. Нәтиҗәдә, ул, штопорга кереп, кисәк кенә аска ыргыла һәм зур тизлектә кипкән сазлык өстенә барып төшә.


1942 елның 8 гыйнварында 10 сәгать 12 минутта лейтенант Хайер радиоэлемтә буенча совет бомбардировщигын бәреп төшерүе турында хәбәр итә. Бу – ПЕ-2 самолетының фактик һәлак булу вакыты. Ләкин дошманнан да үч алына! 320 сугышчан очыш ясап, 53 мәртәбә җиңүгә ирешкән, Тимер рыцарь тәресен алган немец очучысы Хайер шул ук елның 9 ноябрендә совет самолеты белән бәрелештә һәлак була.


ПЕ-2 самолетының двигателе Милли музейга «Ватан» берләшмәсе тарафыннан тапшырылды. Аның белән Бөек Ватан сугышы музеена килеп таныша аласыз.


Журналга Ленар Нәгыймов әзерләде.

Теги: Ленар Нәгыймов Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру