Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Габдулла бине Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Ислам дине биш нигезгә корылган: «Ләә иләәһә илләллааһу Мүхәммәдүр рәсүлуллаһ» («Аллаһтан башка иләһ юк һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам Аллаһның бәндәсе һәм рәсүле»), – дип шәһадәт бирү; намаз уку; зәкят бирү; рамазан аенда ураза тоту; хаҗ кылу».


Габдулла бине Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Чын мөселман — аның теленнән һәм кулыннан башка мөселманнар сәламәт булган кеше; мөһаҗир — Аллаһ тыйган нәрсәләрдән күчкән (киткән) кеше».


Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Сезнең һичберегез камил мөэмин булмас, мин аңа атасыннан, баласыннан һәм барча кешеләрдән сөеклерәк булганчы».


Габбас бине Габделмотталиб разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Кем Раббы буларак — Аллаһтан, дин буларак — исламнан, рәсүл буларак — Мөхәммәдтән (салләллаһу галәйһи вәссәлам) разый булса, ул кеше иман ләззәтен (тәмен) татыды».


Суфьян бине Габдулла Сәкафи разыйаллаһу ганһү әйткән: «Бервакыт мин: «Әй, Аллаһның илчесе, миңа ислам турында синнән соң башка беркемнән дә сорамаслык сүзләр әйт», — дип сорадым. Ул: «Аллаһка иман китердем дип әйт тә шәригатьтә тугры тор», — дип җавап бирде.


Гобадә бине Самит разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәссәламнең болай дип әйткәнен ишеттем: «Кем: «Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәдүр рәсүлуллаһ», – дип шәһадәт бирсә, Аллаһ аңа утны (утка табынуны) хәрам кылыр».




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2021. - №12. - 69 б. 


Фото: pixabay

Теги: Әхмәдвәли Рәхими Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру