Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер адәм белгәненнән соралып җавап бирмәсә, Кыямәт көнне ул адәмгә утлы йөгән кидертерләр».


Ибн Мәсгуд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһ бездән ишеткән нәрсәне ишеткәненчә ирештерүче ирнең йөзен нурлы кылсын. Күп вакытта ирештерүчеләр ишетүчедән аңлырак буладыр».


Габдулла бине Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Гыйлем өч: 1) мөхкәм (ачык) Коръән гыйлеме; 2) сабит (шиксез) булган хәдис гыйлеме; 3) хәдискә, Коръәнгә мөхалиф (каршылыклы) булмаган иҗмаг, кыяс гыйлеме. Болардан башкасы диннән тыш гыйлем».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер адәм гыйлеме булмаган килеш фәтва бирсә, гөнаһысы үзенә булыр. Кем, киңәшнең дөрес түгел икәнен белә торып, ишарәт белән генә булса да, киңәшне башкача әйтсә, чынлыкта, ул кардәшенә хыянәт кылды».


Госман разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Күркәм тәһарәт алган кешенең тәненнән хаталары чыгар, хәтта тырнак асларыннан да».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кыямәт көнендә тәһарәт әсәреннән өммәтемнең йөзләре, аяклары нурлы булыр. «Ак йөзлеләр, ак аяклылар», – дип чакырырлар. Кемнең мөмкинлеге булса, йөз нурын арттырырга тырышсын».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №3. — 87 б. 


Фото: pixabay




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

Теги: Әхмәдвәли Рәхими Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру