Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ислам гарип хәлдә, ягъни аз юлдашлы булып ачылды. Яңадан, ачылганы кебек, гариб булып кайтыр. Ни сөенеч ул гарибләргә, ягъни исламда сабит (нык) торучыларга гариб (зәгыйфь) заманда».


Габдулла бине Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бөек Ислам груһына (өммәтенә) иярегез. Кем алардан аерылса, утка да аерылган булыр».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кеше вафат булганнан соң барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакаи-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары».


Ибн Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Шайтанга диндә галим булган бер адәм мең надан гыйбадәт кылучыдан катырак».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Монафыйкта ике сыйфат җыелмас: күркәм холык һәм дини гыйлем».


Әбү Сәгыйд әл-Худри разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Мөэмин кеше Җәннәткә ирешкәнчегә кадәр хәерле гамәлләр кылудан туймас».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №2. — 73 б. 


Фото: pixabay




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

Теги: Әхмәдвәли Рәхими Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру