Остазыбыз Исхак хәзрәт Лотфуллин

Исхак хәзрәт Лотфуллин – үзгәртеп кору чорында зур роль уйнаган шәхесләрнең берсе. 70 ел буена диннән биздерелгән, әдәп-әхлак төшенчәләре дә бик саеккан халыкның дини-милли аңын уяту, югалып барган кыйммәтләребезне кайтару юлында башлап йөрүчеләрдән булды ул. Исхак хәзрәт, милләткә, дингә нинди мөнәсәбәт булуын үз башыннан кичергәнлектән, проблеманы эчтән белгәнлектән, чор биргән форсатны кулдан ычкындырмас өчен бөтен барлыгы белән эшкә чумды. Үзе генә янып-көймәде, янына фикердәшләр, теләктәшләр дә туплый белде. Кая гына барып чыкмасын, аның янында үзе кебек кыю, туры сүзле, үткен фикерле көрәштәшләре булыр иде. Әмма ул бу эшләргә урау юллар аша килде.

Ленинград артиллерия академиясе һәм Германиядә хәрби хезмәт

Исхак Лотфуллин 1942 елның 25 февралендә Әлмәт районындагы Елховой авылында балта остасы гаиләсендә дөньяга килә. Бу авылга аның дүртенче буын бабасы Хәсән чукындырудан качып килеп утырган була. Әтисе – Мөхәммәтгата, әнисе – Шәһидә. Мөхәммәтгата бабай 1980 нче елларга кадәр үз авылында имам вазыйфаларын башкара.

Дини гыйлемгә омтылыш Исхак хәзрәткә кечкенә вакыттан ук сеңгән. Тик мәктәптә укуын бетерүгә дини уку йортына керергә насыйп булмый аңа. Бөгелмәдә училище тәмамлап, газ-бензин заводында, «Бохара-Урал» газүткәргечендә эшли. Термез шәһәреннән армиягә алына. Пенза югары артиллерия училищесында укып чыга. Булачак хатыны Галия ханым белән дә шунда таныша. Хәрби хезмәтен Хабаровск, Новороссийск һәм Баку шәһәрләрендә үтә. Ленинград шәһәрендәге артиллерия академиясендә белем ала. Хезмәтен подполковник дәрәҗәсендә Германиядә тәмамлый.

«Кабан арты»нда иман нуры

Кабан арты мәчете 1922-1923 нче елларда Болгар дәүләтендә исламның рәсми рәвештә кабул ителүенә 1000 ел тулу уңаеннан төзелгән була. Шуның өчен бу гыйбадәт йорты Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәчет дигән атама астында да таныла. Әмма озак эшләми: 1930 елның 6 февралендә ТатЦИК Президиумы карары нигезендә ябыла. Дини яңарышның гыйльми үзәге булган Кабан арты мәчете мөселманнарга 1990 елның 12 ноябрендә кайтарыла. Мәчет әһелләре биредә үзләре ремонт ясый, тора-бара иганәчеләр дә табыла. 1991 елның август аенда биредә гыйбадәт кылына башлый. Әлхәмдүлилләһ, шуннан бирле анда намаз уку өзелми. Әлеге тырышлыкның тагын бер нәтиҗәсе – мәчет айлы да була. Кабан арты мәчете манарасының ае Казанда I Бөтендөнья татар конгрессы узган көннәрдә – 1992 елның 20 июнендә яңадан куелды. Шул көннән башлап Кабан күле буенда әллә кайлардан күренеп торган бу күркәм мәчет үзенең асылына кайтты.

«Мәдрәсә ишеген атлап керүче милләткә файда итүче булсын!»

1991 елның 11 июлендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте пленумы «Кабан арты» мәчетендә мәдрәсә ачу турында карар кабул итте. Мәдрәсәне оештыручылар, уку йортын, үзен сыендырган гыйбадәт йортының икенче исеме белән, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә дип атарга карар кылдылар. Шулай итеп, 1991 елның 5 октябреннән Россиядә совет чорыннан соң беренче мөселман дини уку йортында дәресләр башланып китте. Мәдрәсә оештыруны башлап йөрүчеләрдән остаз Габделхак хәзрәт Саматов һәм мөдир Исхак хәзрәт Лотфуллин булды. Мөгаллимнәрдән Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев фикһ, сарф, нәһү укыта башлады. Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк шәкертләргә Коръән, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәтте. Бирегә укырга килгән беренче шәкертләр арасында Ильяс хәзрәт Җиһаншин да бар иде.

Җитәкчеләребез халык үтенеченә колак салды. Барлык тарихи мәчетләр дә мөселманнарга кире кайтарылды. Бу эшләрнең башында Исхак хәзрәт Лотфуллин (уңда) торды.

Бер үк вакытта Исхак хәзрәт дини китаплар бастыру һәм таратуның юл башында торды. 1992 елны Татарстанда Диния нәзарәте оештыруда да ул башлап йөрде. Хәзерге көндә күп имамнар, мөфтиләр Исхак хәзрәт Лотфуллинны остаз дип саный. Аның һәр эш-гамәле системалы, алдан уйланылган иде, диләр. Мәдрәсәне башта ике еллык, аннан соң югары мәдрәсә итеп оештыру максатына эзлекле килдек. Гарәп телен камилләштерү ниятеннән шәкертләрне чит илләргә җибәреп укыту, мәзһәби мәсьәләләрдә телне, динне, гореф-гадәтләрне онытуга юл куймау – уку-укытуга куелган төп принципиаль таләпләре менә шул иде аның. Шәкертләр арасында халык белән эшләү сәләтен күрсәткән, мәхәллә тормышын алып бару таләпләреннән хәбәрдар егетләрне күрә икән, аларны авылларга хәзрәт итеп җибәрү яклы булды. Гыйлемле имамнарга кытлык зур була ул елларда. Шунлыктан вәгазь сөйләргә осталыгы ачылган, мәҗлесләр алып бару тәҗрибәсенә ирешкән һәр шәкерткә мәхәлләдә хезмәт итәргә хәер-фатыйхасын бирә иде ул.

Шәкертләр күп була мәдрәсәдә. Ул чакта халык күңелендә «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен» дигән уй-ният көчлерәк иде. Малга ыргылмадылар, акча төшенчәсе, ничектер, бүгенге кебек алгы планда түгел иде. Мәчет-мәдрәсә бусагасын атлап керүче – олы яшьтәме, бик яшьме, тоткынлыктан әле генә азат ителгәнме яисә дәрәҗәле урын билиме – бер уйда, бер теләктә иде: Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешергә омтылу, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гыйлем алу. Шунлыктан халык белән эшләү, аңлашу җиңел, ихлас була бу елларда. Дини уяну, күтәрелү чорының тагын бер куанычлы үзенчәлеге: мәдрәсәдә сабак алучылар арасында, вакытны сузмыйча, үз тирәлекләрендә дәрес бирергә, белемне башкалар белән уртаклашырга ашыгучылар, дәгъват эшенә алынучылар күп була. Исхак хәзрәтнең шәкертләр белән эшләү, максатларны дөрес кую нәтиҗәсе болар. Аның өчен иң мөһиме – соңгы нәтиҗә: мәдрәсә ишеген ачып керүче киләчәктә дингә, милләткә файда китерүче булсын!

Булачак дин әһелләре сарык асрады, сыер тотты

Укыту-тәрбия эшендә вак нәрсәләр булмавын белеп оештыра ул мәдрәсә эшчәнлеген. Шәкертләрне эш белән тәрбияләүне максат итә. «Әгәр шәкерт 24 сәгать буена мәшгуль булмаса, укуын тәмамлаганда аннан кем килеп чыга – моны күз алдына китереп тә булмый. Дин әһеле хуҗалыкта да эшли белергә, ризык та пешерергә өйрәнергә, кешегә салынмыйча, үз-үзенә хезмәт күрсәтә белергә тиеш», – дия иде.

Мәдрәсә Кабан арты мәчетендә эшләгәндә, мәчет ихатасы киң, иркен иде. Исхак хәзрәт аның буш ятуына юл куймады: бергәләп алмагач бакчасы ясадык, күп итеп яшелчә утырттык. Монда инде берәү дә эшсез селкенеп йөрми, вакыт узмаудан зарлана алмый. Абзарлар төзеп, сарыклар асрадык, савым сыерларына кадәр тоттык берара. Болар барысы да дәресләрдән соң шәкертләргә бер дигән хезмәт дәресе булды. Бездә укыган шәкерт үз көнен үзе күрә белергә, җәмгыятьтә үз урынын табарга тиеш дигән ниятнең эзлекле төстә гамәлгә ашырылуы иде болар.

Шәкерт тормышын җанландыру, кызыклы һәм файдалы итүне дә кайгырта иде хәзрәт. Егетләр өчен төрле конкурслар оештыру дисеңме, кызыклы шәхесләр белән очрашулармы – болар барысы да милли җанлы, һәрьяктан хәзерлекле кадрлар тәрбияләүгә хезмәт итте.

Шәкерт халык белән булырга тиеш, дигән принципның чишелешен таба иде Исхак хәзрәт: Рамазан аенда шәкертләрне мәхәлләләргә таратып, тәҗрибә туплау, укыганны гамәлдә куллану ысулы үзен аклый. Корбан гаете якынлашканда да өч көн алдан шәкертләр авылларга тарала, мәхәллә белән танышып, гает намазы үткәрә. 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклап шәһит киткәннәрне искә алу – Хәтер көненә карата, анда шәкертләрне алып баруга да үз фикере, дәлилле карашы бар иде аның. Мәдрәсә шәкертенең Сөембикә манарасына менеп азан әйтүе, аннан соң сабакташлары, җәмәгать илә намаз укып, шәһитләрне дога белән искә алуы, Коръән укуы тиңе булмаган тарих дәресе дә булды.

«Һәр имам ана телен белергә тиеш!»

Исхак хәзрәт Лотфуллин халык белән эшләргә тиешле дин әһелен тормышта актив позицияле шәхес итеп тәрбияләүне күз уңыннан һич ычкындырмады. Ул бик еш: «Динне гадәти, көндәлек тормыштан аерып караудан сак булыгыз. Моның әллә кая алып чыгуы бар. Шушы җәмгыятьтә, шушы тирәлектә башкалар белән аралашып яшәү өчен әзер булыгыз, күпкырлы шәхес булып формалашыгыз. Һәр имам илкөн вакыйгаларыннан да хәбәрдар булырга, халык белән татар телендә аралашырга, ана телен белергә тиеш», – дип әйтә иде Исхак хәзрәт. Өйлә намазы тәмамлануга, хәзрәт мөнбәр янына килеп, шәкертләргә сәяси вакыйгалар, татар тарихы хакында сөйләде. Шәкертләрне бернидән дә битараф булмаска өндәп, халыкара хәлләрне, яңалыкларны шәрехләде.

Исхак хәзрәт – тарихи мәчетләрне халыкка кайтаручы

Элеккеге мәчет-мәдрәсәләрне мөселманнарга кайтару өчен көрәшнең бер төре – җитәкчеләр игътибарын җәлеп итү өчен пикетка чыгу иде. 1990 нчы елларда хәзрәт мондый чараларны бик еш оештыручы гына түгел, ә бу эшкә мәдрәсә шәкертләрен дә актив җәлеп итүчеләрдән булып тарихка кереп калды. Шуның нәтиҗәсе буларак, Казандагы Зәңгәр, Иске Таш, Солтан һәм Гали мәчетләре, Мөхәммәдия мәдрәсәсе һәм башка күп кенә тарихи биналар мөселманнарга кайтарылды. Алда әйткәнемчә, Кабан арты мәчетен кайтарып алу да, ташландык биналарны тиз арада төзекләндерү, озакка сузмыйча мәчеткә манара кую – барысы да Исхак хәзрәтнең тырышлыгы белән башкарылды.

Дуслар кирәк дөнья көтәргә

Исхак хәзрәт кемнәндер нәрсәдер көтеп, тартып-сузып эшләүчеләрдән түгел иде. Кыска вакытта таулар күчерергә, күп башлангычларга юл ачарга сәләтле һәм берьюлы әллә ничә эшне алып баручы имам булуы белән бүген дә күпләргә үрнәк-өлге булып тора ул. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәчетнең беренче указлы мулласы, безнең мәдрәсәнең беренче ректоры буларак та исеме тарихка кереп калды аның.

Кая гына бармасын, аның аралашу даирәсе зур, дус-ишләре күп, теләктәшләре, фикердәшләре бөтен Россия буйлап таралган иде. Шунлыктан, очрашкач та, хөрмәт хисеннән күтәреп кенә алмыйлар иде инде үзен. Равил хәзрәт Гайнетдин, Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин, Мөхәммәт хәзрәт Сәлахетдинов, Нәфигулла хәзрәт Аширов, Габделвахит хәзрәт Ниязов, Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов, Аббас хәзрәт Бибарсов, Якуб хәзрәт Вәлиуллин кебек дини уяну чорының чишмә башында булучылар белән дустанә мөнәсәбәттә торды ул.

Җеназасын улы Сәидҗәгъфәр хәзрәт укыды

Исхак Мөхәммәтгата улы 2007 елның 1 ноябрендә бакый дөньяга күчте һәм Казан читендәге Коры Елга зиратында җирләнде. (30 яшендә бакыйлыкка күчкән уллары Таһир биредә җирләнгәнлектән, гаиләсе шунда дәфен кылырга карар итте.) Мәрхүмнең җеназасын улы Сәидҗәгъфәр хәзрәт укыды.

Һәр җәйнең бер матур көнендә Галия абыстай һәм шәкертләре Коры Елга зиратына барып, хәтер яңарта, дога кыла. Гомере буена иренең һәр башлангычына теләктәшлек күрсәтеп, дин исламны күтәрү юлында үзен аямый эшләгән Исхак хәзрәтнең уң кулы булды Галия абыстай. Аллаһы Тәгалә аның ихлас тырышлыгыннан разый булсын!

 

Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Зөлфәт хәзрәт Мингалиев

«Безнең мирас». — 2022. — №5. — 75-79 б. 

Комментарий язарга