Өстәл рәвешле гөслә

2015 елда Мари Иле Республикасында гөсләләрнең тагын бер яңа төре ачыкланды. Ул да булса – «өстәл рәвешле гөслә». Халык арасында аны «аяклы гөслә», яисә «тәпиле гөслә», – дип атыйлар. Өстәге уйнау тактасы (дека) өч аякка куелып, ярымтүгәрәк агач тартма эченә салынган. Әлеге тартманың капкачы бар, ә төбе юк. Музыка коралының гомуми озынлыгы – 91,5 см, киңлеге – 49 см, калынлыгы – 13,5 см, идәннән биеклеге – 73 см. Деканың үлчәмнәре: озынлыгы – 90,5 см, киңлеге – 48,5 см. Ул ике өлештән тора. Астан ике яклап өстәмә такта кисәкләре белән ныгытылган. Кыллар саны – 13. Тавышны көчәйтә торган 8 мм диаметрдагы биш түгәрәк тишеге бар.

Аяклы гөсләнең хуҗасы – Галина (Галинә) Владимирова, ул 1940 елда Мари Иленең Мари-Төрәк районы Верхний Мир авылында дөньяга килә, хәзерге вакытта Йошкар-Ола шәһәрендә яши. Бу кабатланмас коралны аның өчен махсус 1960 еллар башында әтисенең энесе – Сарафьон Архипов (1915-1985/86) ясаган булган. Архипов Сарафьон (халык телендә – Сарапый абый) – Татарстанның Арча районы Сәрдәбаш авылының данлыклы балта остасы, аның кул астыннан чыккан гөсләләрдә әле дә Таисия Ефимова һәм Халидә Мөхәммәтханова яратып уйный.

Өстәл сыман гөсләне өй тирәсендә генә кулланганнар. Сәхнәдә чыгыш ясар өчен Галинә апа үзе белән гади гөсләне йөрткән булган. Тәпиле гөслә әкренләп туза төшкән. Тора-бара капкачы, боргычлары алышынган. Баштарак чөйләр агачтан булса, соңрак тимердән эшләнелгән. Шуңа күрә дә гөсләне махсус җайланма (отвёртка) ярдәмендә көйлиләр. Кайбер кыллары өзелеп, уен коралы озак еллар хәрәкәтсез яткан. Үтенечемә колак салып, Галина ханым гөсләне яңартып җибәрде. Шуңа да килешле корыч гитара кылларын (Plain steel: PL010) сузып куйды. Нәтиҗәдә, «Авыл көе» («Сәрдәбаш көе»), «Күн авылы көе», «Арча», «Шахта», «Бию көе», «Алмагачы», «Күбәләк» һәм башка көйләрне язып алырга насыйп булды. Традицион үрнәкләр белән чагыштырганда, өстәл рәвешле гөсләнең тавышы бераз тоныграк чыга. Бу үзенчәлек аскы деканың юклыгы белән аңлатыла.

Мари Иле керәшеннәренең гөслә традициясе бик борынгылардан түгел. Мари-Төрәк җирлегендә халык, Арча, Балтач, Киров якларыннан килеп, 1920-1930 елларда гына төпләнә башлый. Мәсәлән, гөсләче Г.В.Владимированың әти-әниләре Верхний Мир авылына 1930 еллар тирәсендә Сәрдәбаштан күченеп килә. Биредә төрле традицияләр кушылып (алар барысы да Казан арты төньягына карый, әлбәттә), яңа үсеш алган булган.

Ике яклы һәм өстәл рәвешле гөслә­ләрне мин, корылыш тәҗрибәсе, эшләп карау уңаеннан барлыкка килгән мисаллар, дип раслыйм. Андый үрнәкләр башка төбәк керәшеннәрендә очрамый. Хәтта башка халыкларга да хас түгел. Әйе, өстәл шикелле гөсләнең рус һәм удмуртларда таралуы билгеле. Тик аларда уен коралының формасы турыпочмак­лы, ә бездә – ярымтүгәрәк. Ике яклы гөслә исә – тулысынча уникаль әйбер. Һәрхәлдә, мондый мәгълүматларга әлегә тап булмадым. Киләсе тикшеренүләр, бәлки, яңа ачышлар алып килер.

Владимирова Г.В., Каюмова Э.Р. Март, 2015 ел. Гади (шлем рәвешендәге) гөслә

Комментарий язарга