Журнал «Безнең мирас»

Өрәңге

Түрәң Кобагыл өрәңгедән каты икән.
«Идегәй»


Өрәңгенең безнең илдә кырлы-кырлы киң яфраклысы таралыш алган. Бу агач уртача 200 ел яшәргә мөмкин, биеклеге – 30 метрга, юанлыгы метр ярымга кадәр җитә. Олы өрәңгенең кайрысы көрән төскә керә. Яфраклары эре, биш чатка җәенке, бик үзенчәлекле матур, аның яфракларын башка бер агач яфрагы белән бутап булмый.


Туфракка талымлы булганлыктан, төньякка таба ул яхшы туфраклы җирләрдә генә чыршы, нарат белән бергә очрарга мөмкин. Өрәңге шулай ук кара туфраклы, дымсу, әйбәт җирне, күләгәле урынны ярата. Кискәч тә, яңа үсентеләрен тиз чыгара, тиз үсеп тә китә, орлыгын чәчеп, үзлегеннән дә бик җиңел тарала.


Язын өрәңгенең ботакларында кечкенә-кечкенә саргылт-яшел чәчәкләр пәйда була. Ул чәчәкләр агачта беренче яфраклар күренгәнче генә тора.


Өрәңге агачы уен кораллары ясаганда кулланыла, аннан эшләнгән коралның тавышы ачык, чиста була.


Нык агач исәпләнгәнгәдер, өрәңгедән утын өчен агач хәстәрләүдә кирәк булган чөйләр ясыйлар. Агачның әлеге сыйфатын белгән элекке кеше өрәңгедән нечкә, озын тешле тараклар, кашыклар ясаган. Бу турыда җырлар да чыгарган:


«Җырларга (ди) кушсагыз (да) без
җырлыйбыз,


Өрәнгедин (лә), өрәнгедин кашык (ди)
сырлыйбыз;


Саклый торган, саклый торган
җырыбызны җырлыйбыз».


Өрәңге агачының яфраклары элек-электән үзенең матурлыгы, үзгә формасы белән үзенә җәлеп иткән. Борынгы болгарларның күп кенә эшләнмәләрендә өрәңге яфракларын күрергә була. Өрәңгенең каты сортларын идән җәю өчен паркетлар, мебель ясауда кулланалар, агач спирты алалар, йомшакларыннан тартмалар, тоткалар, каләмнәр эшлиләр.


Татар мәдәниятендә паремик берәмлекләр бик аз күләмдә. Асылда алар мәзәк төсмерен алган, тел бизәгеч рәвешендә кулланыла: «Хәзер өрәңгедә өрек үстерәләр, Базарың гына якын булсын»; «Юкәгә утыр, өрәңгегә кара, Бабаңның сакалын тара».


Сәхифә «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре»
шәхси учреждениесе (җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова) белән берлектә әзерләнде.


"Безнең мирас". - 2022. - №11. - Б. 108.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Табигый ядкярләр

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру