Онытылмас очрашу

1969 елда Таҗикстанга – хәзерге Турсун-Заде шәһәренә баргач, бер вакыйга булган иде. Җәй урталарында, әнием сорагач, мин аны шул шәһәргә Миньямал апабыз янына кунакка алып киттем.
Апабыз – гаиләдә иң өлкәне. Сугыш елларында бәхет эзләп, шул якларга китеп барган һәм кияүгә чыгып, тормыш корып, шунда яшәп калган. Ул мамык комбинатында эшли иде.

Яшь чак булгангадыр инде, алмаш күлмәк-кием дә алмаганмын, тик укытучы булып эшли башлагач та беренче хезмәт хакына сатып алынган «Мелодия» баянын гына үземнән калдырмаган идем. Безне бик әйбәтләп каршы алдылар. Кичен апам биредә яшәүче утызга якын милләттәшебезне һәм күрше-тирә таҗикларны ашка чакырды. Апа минем баян күтәреп киләсемне башына да китермәгән, кулымда баян салынган чемодан булгач, хәзер юлда шулай чемодан белән йөриләрдер, дип кенә уйлаган.

izobrazhenieКунаклар сөйләшеп-гөрләшеп уты­ра торгач, күңел хисләрен – туган якла­рын, авыл чишмәләрен, беренче мәхәббәтләрен сагынуларын да – ачып салдылар. Алар арасында төрле кешеләр бар иде: берәүләр ачлыктан, икенчеләре репрессияләрдән качып киткәннәр, язмыш аларга шушы урында сыену һәм яшәү мөмкинлеге биргән. Сөйләшү кызыклы булды – алар бездәге, туган якларындагы хәлләр турында сорашалар, әни белән мин җавап бирәбез, сөйлибез. Шул арада кемнәрдер татар халык җырларын да суза башладылар.

Мин дә чемоданымны алдым һәм аннан, зурлап, баянымны тартып чыгардым. Мәҗлестәгеләр барысы да тынып калдылар, һәм мин Мәсгут абый Имашевның әле яңа гына язылган «Сок буйлары», көен уйнап, шул көйгә күңелдәге шигырь юлларын кушып җырлап та җибәрдем. «Әллә кайтасызмы туган якка, әти-әни көтә сагынып» дигән сүзләре хәтеремдә калган. Мин җырлап бетергәндә табын артында утырган бар кешенең күзләреннән яшьләр тама, хәтта туган якларын сагынып, үксеп-үксеп елап утыручылар да бар иде.

Биредә безне кемнәр генә кунакка чакырса да, башлап шушы җырны башкаруымны сорыйлар иде. Бу җыр, гомумән, ул елларда туган көйләр күңелгә бер азык булып ята, һәркемдә матур хисләр уятып, күңелне хушландыралар иде. «Сок буйлары»н да күпләр магнитофон тасмасына яздырып алып, без киткәч тә урамда уйнатып, безне искә төшереп торганнар, дип сөйләделәр.

Озату көне килеп җиткәч, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә тимер юл вокзалына юнәлдек. Мин, шәһәр буйлап, вокзалга кадәр шул гаҗәеп матур көйне уйнап бардым. Артымнан берничә дистә кеше миңа кушылып, җырлап барды. Ә вокзалга килгәч, ис китте: анда алтмыш-җитмешләп милләттәшебез, хәт­та таҗиклар һәм үзбәкләр дә безне озатырга җыелганнар иде. Шунысы бик истә калды – «Сок буйлары»н вокзал алдында җыелган йөздән күбрәк кеше, хор белән җырлап, кемнәрдер елап басып торды.

Шуннан соң, поезд килгәнче дип, мин бию көе уйнап җибәрдем. Халык бии башлады. Ә яныма Калиндар исемле Бөек Ватан сугышы инвалиды, бер аяксыз абый килде дә, мине кочаклап елый-елый:

– Улым, сиңа мең-мең рәхмәт! Мин туган якларга кайта алмам инде. Их, аяк­ларым булса… Сволочь фашист, – дип култык таягын җиргә бәреп сындырды да, бер аягында бии башлады!

Бу мизгелне һич онытасым юк. Түзеп кала алмадым, күземнән яшьләр акты. Яңадан «Сок буйлары» көен уйнап җибәрдем…

Поездда бик озак уйланып бардым. Безнең милләт нинди бердәм дә, кунакчыл да, кайда гына булмасын, туган илен, туган туфрагын бервакытта да онытмый икән! Бу очрашу мине тәмам тетрәндерде.

Ә халык күңелен яуларлык җырлар иҗат итүче Мәсгут Габдрахман улы Имашевка карата иң якты хисләр күңелем түрендә гомергә саклана.
_____________________________________

Редакциядән: Әлеге җырның ни рәвешле тууы хакында Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут ага Имашев менә ниләр сөйләде:

– Әлмәттә музыка училищесы директоры булып эшләгән чагым. Минзәлә театры директоры Анатолий Богатырев, шалтыратып, «Җыр дәвам итә» дигән яңа спектакленә музыка язарга тәкъдим итте. Пьесаны Әлмәттә яшәүче Һава Сафина язган икән, алдым, укыдым, көйләр яздым. Җырларымны театр артистлары яратып кабул итте. Премьерадан, гастрольләрдән соң, шушы спектакльдән «Сок буйлары» дигән җыр халык арасында танылып, җырлана башлады, атаклы җырчыбыз Әлфия Афзалова аны үз репертуарына алып, ил буйлап яңгыратты. Бәхетле булып, ул җыр бүген дә халык күңелендә яши. Рәхмәт җыр сөючеләргә!

00586

Кояш баткан чакта, Сок буенда
Синең җырларыңны җырладым.
Сайравыннан туктап, сандугач та,
Сандугач та сагынып тыңлады.

Сокның дулкыннары алып китте
Синең тарафларга моңымны.
Әллә кайтасыңмы туган якка? –
Сок буйлары көтә җырыңны.

Иңнәреңнән кочып, тал тирәкләр
Минем хисләремне сөйләрләр.
Күзләреңнән үбеп, ал чәчәкләр:
«Ул бит көтте сине», – диярләр.

Комментарий

  1. фәйзелхак

    Мәкалә авторына, бигрәк тә якташым Мәсгут абыйга бу истәлекләрөчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бу рубриканы дәвам итеп, халкыбызның җыр мирасын туплауны, аны яңартуны дәвам итик. Фәйзелхак Ислаев

  2. Дамир

    Бу 60-чы елларда булган. Ул чакта татар (һ.б.) әле генә урыслаша гына башлаган дәвер, башлыча мәктәп яшендәге балалар. Шул заманда туганнарның күпчелегенең балалары милләтен онытканар иде инде, ягни космополит, булып киткәннәр иде, хәтта 50-че елларда туганарга милләт кирәкми булганнар күп иде, оныклары татарча белмиләр, бемәвенә киртә нәк ана шул инде әби булганнар каршы, , үзем ишеткәнмен үзләреннән, бу «меш-меш» түгел ! консерт түгел, үз гөмерләрендә сабантуйга да барырга берәүләре оялсалар, икенчеләре каршылар… Үзләрен «европеес» дип хисаплаучылар дигәннәр диярле 100 %…

  3. Кадерле Имаметдин

    Язма мине дэ тетрэндерде. Бу язма татарнын фажигасен ачып сала. Купме татар шулай донья йозе буйлап таралды, сибелде-югалды… Оештыручысы булмаганга. Шушы таралган татарнын бераз уйлый алганы Суверенитет заманында кире кайтырга ынтылып карады, эммэ Шэйми аларны республикага кертмэде. Берничэ дистэ ел йортсыз-жирсез интектерде. Киткэн жирлэренэ кире кайтырга мэжбур итте.
    Буген татарга оештыручы кирэк. Ин башта хичъюгы Татарстандагыларны югалтмаска…

Комментарий язарга