Омскидагы татар матбугаты

«Азат Себер» газетасы

«Азат Себер» 1919-1921 нче елларда – Омск, 1921-1936 нчы елларда Новониколаевск (Новосибирск) шәһәрләрендә нәшер ителә. Матбугат белгече Исмәгыйль Рәмиев әлеге газета турында: «1919 елның 23 декабрендә Русия коммунистлар партиясенең Омски вилаяте комитеты янындагы мөселман секциясе һәм Омски ревкомитеты тарафыннан чыгарыла торган әдәби һәм сәяси татарча гәзитә булып, Себер өлкәсендә Колчак бандалары таратылганның соңында чыга башлады. Себердә чыгарылган гәзитәләрдән иң озак дәвамлысы һәм төп гәзит булып шушы калды. Төрле форматта, атнага бер-ике тапкыр чыкты. Бу гәзиткә нигез салучы Фәхри Әхмәдов булып, соңыннан идарәсе Новониколаевск шәһәренә күчерелгәч һәм гәзит тә РКПның Себер бюросы янындагы татар-казакъ бүлеге һәм Себер ревкомы нашире әфкяре булып әверелгәч, аңа Муса Йосыпов мөхәррирлек итте. Хәзерендә җаваплы мөхәррире – Сарим Фәхри», – дип яза.

«Азат Себер» газетасы

«Азат Себер»не ил күләмендә билгеле татар матбугатына, Себер өлкәсе газетасына әверелдергән кеше Муса Йосыпов була. «Утырып эшләргә иркен форсат булмауга, күп вакыт, ат өстендә язган кебек, ашыгыч үтәргә мәҗбүр булуларына карамастан, бу революция безгә яхшы итеп гәзит алып барырлык мөхәррирләр тудырды… Ерак Себердәге Муса Йосыпов… — болар барысы да бервакыт винтовка, аннан бушаган арада каләм тотып яза килгән яшь, яңа пролетарий мөхәррирләредер», – дип яза аның хакында Галимҗан Ибраһимов. Себердә чыныккан Муса Йосыпов Уфада татар телендәге «Башкортстан» һәм «Яңа авыл» республика газеталарының мөхәррире була, Казанда Татар педагогия институты директоры (1933-1934), Татар дәүләт академия театры директоры (1934-1937) вазыйфаларын башкара.

Газетаның баш мөхәррире Муса Йосыпов

1921-1923 нче елларда газетага кушымта булып «Яшьләр сәхифәсе» журналы, 1933-1934 нче елларда «Яңалифче» журналы һәм «Яңалиф походы» газетасы чыгуы билгеле. «Азат Себер» үз укучыларын сәяси һәм икътисад яңалыклары белән таныштыра, мәгариф, мәдәният һәм Идел буендагы ачлык мәсьәләләренә урын бирә.

Газетаның җаваплы мөхәррире Сарим Фәхри

Игътибарыгызга газетадан кайбер өзекләр китерәбез.

 

Омскида

Гыйнвар аенда яшь коммунистлар оешмасы каршында булган һәвәскәрләр труппасы тарафыннан татар балалары йортлары файдасына спектакль булып үтте. Тамашага «Азатлык өчен көрәш» дигән 3 пәрдәлек инкыйлаби пьеса һәм «Адашу» дигән бер пәрдәлек комедия куелды. Уйнаучыларның бу спектакльгә ашыгычлык белән, кыска вакыт арасында хәзерләнүләрен игътибарга алган вакытта, драма да, комедия дә – һәр икесе шома гына уйналдылар. Спектакльдән калган саф файда ике миллион биш йөз мең сум «Балалар йортларында эшләрне яхшырту комиссиясе»нә тапшырылды.

 

Азат Себер. – 1922. – 21 февраль.

Ач балаларга ярдәмгә әзерлек булырга тиеш

Волга буендагы ачлык дәһшәте кыш дәверендә күзгә ачык бәрелеп тормады. Узган көздә һәр көн тимер юлыннан агылып тора торган ачлар кыш керү белән тукталды яки сизелерлек рәвештә булмады. Ач балаларның да шалун-шалун (эшелон) килүләре бераз туктап торды. Ачлыкның дәһшәте турыдан-туры күзгә бәрелеп тормый иде. Телеграмм һәм хәбәрләр генә Себер гражданнарына аз тәэсир иттеләр. Алар ачлыктан берсен-берсе ашарлык хәлгә килгән Волга буе ачларына, сораучыга сузган ике тиенне бирү белән канәгатьләнделәр. Алар өстләренә төшкән гражданлык бурычына бик салкын карадылар.

Ләкин моннан соң болай булырга тиешле түгел. Кыш узды. Җылы вакытлар якынлаша. Озакламый тимер юл буена Волга буендагы ачлар тезелә башларлар. Без бу ачларны көтәргә тиешбез. Чөнки боларның килүләрен һичбер төрле куәт туктата алмаячак. Кыш буе ачлыктан-ялангачлыктан кеше ашый башлаган, рәхимсез суыклык сәбәбеннән китә алмый калган ачлар төрле якка, беренче мәртәбәсендә үк Себергә юнәләчәкләр.

Узган елның көзендә тәртипле рәвештә Себергә 5-6 мең бала китерелгән иде. Тәртипсез рәвештә кыш буена 25 меңләп ятим, ач балалар килде. Бу ел тагын 30 мең бала килүе көтелә. Димәк, бу балаларның барысы йөз меңнәргә җитәргә тиеш.

Безнең өстә авыр мәсьүлиятле (җаваплы) эшләр тора. Бу балаларның күбесе татар-башкорт балалары булачак. Волга буеның алдагы көндәге чәчәге булган бу балаларны коткару эше, һәрбер гражданның бурычы булган кебек, Себер татар-казагы һәм башкортларының да беренче вазыйфалары-бурычлары.

Себер гражданнары, калачак балаларына үзләрен Себер тарихының кара сәхифәләрендә күрсәтмәс өчен һәм адәмчелек намына бөтен көчләрен сарыф итеп, ачлык сәбәпле һәлакәт алдында тора торган яшь буынны коткарырга һәм алып калырга тырышырга тиешлеләр.

Ачның хәлен тук белми, диләр. Ләкин моннан соң белергә, ачлыкның нинди дәһшәтле нәрсә икәнен аңларга кирәк. Шул вакытта гына без ач балаларны сак-лап алып кала алырбыз. Без, бөтен бер илне һәлакәттән коткару, ач балаларны саклау өчен үзебезгә кирәк нәрсәләрдән өлеш чыгарсак кына, киләсе көндә газапланачак вөҗдан газабыннан котылачакбыз.

 

Азат Себер. – 1922. – 1 май.

Ачлыкның нәтиҗәләре

Татарстанның хисап алу идарәсе «Крестьян хуҗалыкларын барлап чыгу» дигән әсәрен тәмам иткән. Бу әсәрдән карап 1920 ел белән 1922 елның февраль ае арасында нинди аермалар булганлыгын күрергә мөмкин.

Халык саны 1920 елда Татарстанда 2 миллион 640 мең кеше булган. 1922 елда 2 миллион 230 меңгә калган. Шул вакыт эчендә 400 мең кеше (15 процент) кимегән. Ирләр күбрәк кимегән. Шул вакыт эчендә 234 мең (20 процент) ир, 176 мең хатын-кыз (12 процент) кимегән. Җөмһүрияттән чит вилаятьләргә чыгып китүче ирләр дә шул хисапта.

Күпме үләләр? Ачлыкка кадәр мең кешедән ел саен 29ы үлеп торган. Ачлык вакытында (1922 ел, февраль) бер меңнән 122 кеше үлә башлаган. Ел саен туганнарның саны меңгә 43 туры килә. Димәк, үлүчеләрнең саны бер меңгә 80 туры килә. Шул вакыт эчендә төрле авырулардан – 43 мең кеше, ачлыктан – 102 мең кеше, барысы 145 мең кеше (6 процент) үлгән.

Терлек-туар бигрәк тә күп кимегән. Бердән, аларны ашатырга азык булмаган, икенчедән, терлек-туар суелып ашалган. Сарыкларның 80 проценты, кәҗәләрнең яртысы (24 мең баш калган); үгез, тана, бозауларның 85 проценты беткән. Эре мөгезле хайваннарның 266 меңе кими, сава торган сыерлар 160 мең башына калган. Эшче атларның 65 проценты бетеп, 1922 елның февраленә 147 меңгә генә калган. Кеше көче 16 процентка, хайван көче 75 процентка кимегән. Шуның нәтиҗәсендә чәчү җиренең күләме дә, аерым хуҗалыкларның саны да азайган.

 

Азат Себер. – 1922. – 4 июль.

Казан авылында

Тара өязендә Казаннан күчеп килүчеләрдән җыелган кечкенә (50 йортлы) Казан авылында мәктәп электән үк дәвам итсә дә, матди ягын тәэмин итәрдәй берәр мөәссәсә (оешма) кулында булмаганлыктан, уку исемендә генә. Шуралар хөкүмәте вакытында мәктәп хөкүмәт карамагына күчсә дә, укытучыларның ел саен алмашынып торуы, укуларның соң башланып, иртә тукталуы вә башка шундый сәбәпләрнең булуы аркасында, 1921 елга кадәр укулар һаман тигез эзгә төшә алмаган иде. 1921 елдан башлап ике укытучы (мөгаллим, мөгаллимә) өзлексез укытып киләләр, бу арада мәктәп беркадәр юлга салынды. Бу өч елның әүвәлге икесендә мәгариф шөгъбәсеннән ярдәм бик аз булса да, авыл халкының ара-тирә ярдәмнәре аркасында мәктәпнең кайбер таләпләре (дәреслекләрдән башкасы) үтәлә килде. Балалар өчен әдәбият кичәләре, халык өчен дә аң-белем тарату эшләре, зурлар мәктәбе вә башка шундый эшләр эшләнде.

Бу уку елында бер укытучының Омски шифаханәсендә ятуы сәбәпле, 22 декабрьгә чаклы алтмыш балалы мәктәп ялгыз бер мөгаллимә карамагында калган иде. Бу вакыт эчендә аның артык мәшгуль булуы аркасында, мәктәптән тыш эшләр эшләнмәде. 22 декабрьдән (укытучы кайтканнан) башлап мәктәптән тыш эшләргә дә көч куела башлады. Яңа елдан соң зурлар курсын ачу, аң-белем тарату эшләре планга куелды.

Бу ел мәктәпнең күп кирәге җитешә. Бер укытучыны, дәреслекләр һәм башка уку әсбаблары белән тәэмин итүне волость ярдәм комитеты үз өстенә йөкләде. Шул ук комитет мәктәп өчен бер бина бирде. Ләкин бина мәктәп өчен кечерәк күләмле булганга, киләсе елга «Халык йорты» итеп күтәрергә уйланыла.

 

Азат Себер. – 1924. – 22 март.

 

«Каһарман башкорт» газетасы

Омскида хәрби, иҗтимагый, әдәби башкорт милли газетасы татар телендә 1919 елның 19 октябреннән чыга башлый. «Каһарман башкорт»ның шигаре: «Русияне большевизм һәм фетнәдән коткарганда гына башкорд яшәй алачакдыр!» И.Рәмиев, «имля, өслүб, фикерендә үрнәк итеп», газетаның 1 нче номерыннан әлеге юлларны күчерә: «Русиядә күпчелек тәшкил итүче рус халкы илә дустанә мөнәсәбәттә торып, аның куәтерәк булган таифәләренә таянып эш күргәндә генә, башкорт халкы үз мәгыйшәтен үзе алыр. Шул сәбәпле башкорт халкы үзенең өч йөз илле еллар бергә дустанә яшәп килгән күршеләренең Русия мәмләкәтен төзү юлына ярдәмгә дәртле җегетләрен мобилизовать итеп йибәрде. Башкорт халкы исеменнән мәйданга чыгып, казаклар илә башкортлар арасында күп күңелсезлекләр чыгаруга сәбәп булган авантюрист Вәлиди хөкүмәтен ыргытып ташлап, Русия халкын талаучы вә динсез большевиклар тырнагыннан коткарып, тәртипле сурәттә иркен вә якты тормышка йиткерүне өстенә алган вә дөньяның иң бөек дәүләтләренә таянып эш күрүче адмирал Колчак хөкүмәтен танып, аңа ярдәм итәргә тотынды. Большевиклардан һәм Вәлиди авантюрасыннан котылгач, башкорт вәкилләре, тәкрар (кабат) мәртәбә Омскига килеп, Верховный правитель һәм хөкүмәт алдында башкорт халкының кирәкләрен гарыз иттеләр (белдерделәр), ризалык та алдылар. Шул эшләребез һәм большевикларның кылган золым вә вәхшәтләре хакында хәбәрләр йиткереп тору нияте илә шушы гәзитәне нәшер итәргә башладык. Ходай насыйп кылса, бу гәзитә башкорт вәкилләре арасында чыгып торачак».

 

Колчак армиясе Омсктан чигенгәч, газета Иркутск шәһәрендә чыгуын дәвам итә.

Газетаның баш мөхәррире Мөхәммәтгабделхәй Корбангалиев

Газетаның баш мөхәррире Мөхәммәтгабделхәй Корбангалиев мәгърифәтче, җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклесе, мөһаҗирлектә Япониянең беренче мөфтие, Токио мәчетен нигезләүчеләрнең берсе (1938) була.

***

Шунысы игътибарга лаек: Омскидагы татар телле матбугатны казан һәм себер татарлары, кыргыз-казакъ, үзбәк, башкорт халкы яратып укыган. ХХ гасырның урталарына кадәр биредә татар теле төрки халыклар өчен уртак аралашу теле булган.

 

Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №8. — 28-32 б. 

Комментарий язарга