Журнал «Безнең мирас»

Омск татарлары башкисәр Ермак һәйкәленә каршылык белдерә

Омск татарлары, Тара шәһәрендә Ермакка һәйкәл урнаштыруга дәгъва белдереп, губернаторга хат язган. Бу хакта Омск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәистәше Марат Катыров “Татар-информ”га белдерде.
“Ул (Ермак – ТИ) себер татарлары хәтерендә бары тик башкисәр, татарларны кайгы-хәсрәткә һәм газапларга дучар иткән бер килмешәк булып кына саклана. Ул авылларны пушкадан аттырган. Аның турында тискәре хатирәләр генә. Ә бу һәйкәлне кую милләтара дошманлык, каршылык кына уята. Без Омск шәһәре, Омск өлкәсе, район җәмәгатьчелеге моңа катгый каршы, хатта шул хакта яздык”, - диде ул.
Марат Катыров өлкә губернаторы Александр Бурковка түгәрәк өстәл җыярга һәм бу мәсьәләне кабат карарга тәкъдим иткән. “Һәйкәлне тарихи шәхес, тарихи һәйкәл буларак төбәкне өйрәнү музеена куйсыннар. Үзләренең өстенлеген, бу халыкның басып алынган булуын, милли каһарман итеп күрсәтеп түгел”, - ди Марат Катыров.
Марат Катыров әйтүенчә, шәһәрдә моңа охшаш хәл бер тапкыр булган инде. “2016 елда Совет ял паркында, янәсе азат итүче Ермакка бюст куйдылар. Соңыннан Омск шәһәре хакимияте вәкилләре белән түгәрәк өстәл җыйдык. Алар бер елдан бу бюстны ала һәм аны музей территориясенә куячаклар дип килештек. Башка мэр, башка губернатор сайланды. Ә бюст шунда тора, плитәсе төшкән, ташландык хәлдә”, - ди ул.
Татар берлеге исеменнән Марат Катыров мөрәҗәгать белән Себер шәһәрләрендәге татар автономияләренә, шулай ук Татарстанга, Бөтендөнья татар конгрессына да чыгарга җыена.

  • Ермак Тимофеевич (1532 — 1585) – Себерне яулап алучы булып саналган казак атаманы. 27 июль көнне Омск өлкәсенең башкаласыннан кала икенче иң зур шәһәре Тарада Ермакка һәйкәл куелды.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190598/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру