Омск шәһәренең тарихын беләсезме?

Омск Себернең хәрби мәркәзе булып тора. Монда һәрвакыт күп санда рус солдатлары тупланган була. 1838 елда хөкүмәт Омск шәһәрен хәрби мәркәз итәргә һәм биредә хәрби көч тупларга дигән карар кабул иткән.

Шәһәрнең биналары да бик үк иске түгел. Башта — 1716 елда — бу урында кечкенә генә бер авыл барлыкка килә, ләкин кешесе бик аз була. Шуңа күрә бирегә Дон казаклары мәҗбүри күчереп утыртыла. Болар исә дала кыргызларының һөҗүмнәренә каршы тору өчен ныгытма кебек итеп кулланылалар. Ул заманнарда юллар юк, елгаларда пароходлар юк. Патша армиясендә хезмәт биш елга сузыла. Шул сәбәпле солдатлар, теләсәләр-теләмәсәләр дә, хезмәт иткән җирләрендә яшәп кала торган булганнар. Шуңа да карамастан, 1782 елда Омск кечкенә генә шәһәрчек хәленә килә алган. Тирә-ягы бөтенләе белән дала. Күчмә тормыш белән яшәүче кыргызлар, җәй җитүгә күчеп китеп, төрле якка таралалар, кыш кергәч кенә кайтып утыралар. Омск 1824 елда губернага әйләнгән. Әле ул вакытларда да биредә җирле мөселманнардан һәм солдатлардан башка беркем дә яшәмәгән.

Бүгенге көндә исә, бу җирләрдән Себер тимер юлы үтте, Омск та гаять төзек шәһәргә әйләнде. Җитештереп чит төбәкләргә чыгарыла торган товар кыйммәтенең күләме 10000000 сумга җиткән.

 

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе

Безнең мирас. — 2017. — №11. — 52-53 б. 

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга