Олы Саурыш авылы тарихы

Теләчедән көньяк-көнчыгыш якка 23 чакрым китеп Мишәнең сул кушылдыгы ярында Олы Саурыш авылы урнашкан.Авылга нигез салынуы Казан ханлыгы чоры документларына барып тоташа. Халык риваятенә караганда,Олы Саурыш авылының төп чыгышы Айдар иленнән(күрше авылның халыктагы исеме)бер,Сатыш авылыннан ике хуҗалык килеп урнашудан башланган дип фаразлана.Читтән килгән өч хуҗалык чишмә буена йорт корып яши башлаганнар.Бу чишмә бүген дә ага,”Өч өйле “чишмәсе дип йөртәләр.Олы юлдан узучылар боларны бик борчыганлыктан,кешеләр тынычрак урынга күчәргә ,урманга таба китеп,яңа урында нигез коралар.Алар татар кәвеменнән булалар.

Илиодор Александрович Износковның 1883 нче елда Санк-Петербург шәһәрендә басылып чыккан”Түбән Волгадагы губернияләр” дип аталган чыганагына караганда,түбәндәге мәгълүматлар билгегеле:”Олы Саурыш авлылындагы 113 хуҗалыкта 646 кеше яши.авылда мәктәп бар [1].

Шул ук галимнең Милли архив киштәләрендә безнең көннәргә кадәр сакланган IV Бөтенроссия археологик съезды материалларына таянып, 1887 нче елда язылган хезмәтендәбу авыл турында тагын да күбрәк мәгъ лүмат бар.Анда шундый сүзләр бар:”Олы Саурыш авылы-шәһәрдән 85 чакрым җирдә исеме билгесез ерыкты(овраг)янында урнашкан.Авылда керәшен татарларыннан 294 ир-ат һәм 289 хатын-кыз,чукындырганнан соң кире мөселманлыкка күчкән татарлардан 36 ир-ат һәм 27 хатын-кыз яши.Риваять буенча,авыл исеменең килеп чыгышы”сау”һәм “арыш”сүзләрен бергә кушканнан булган.Бу авылда ул елныарыш уңышы бик уңган була. Кинәт көннәр бик каты салкынайтыпҗибәрә,боз ява,боз сугып игеннәр харап була.Әз мәйданда гына арышлар исән кала.Шуннан чыккан “ сау арыш“сүзтезмәсен бергә кушып,”Саурыш”дигән атама килеп чыккан.

Авылдан көнбатыш якка таба ярты чакрым читтә Җөри юлы буенда элеккеге Саурыш авылы булган җирдә кәшәкә(часовня)һәм зират бар. Авылның иң тәүгенигезләнгән урыны шунда булган.Олы юлга якын буганга ,бу урын бик тынгысыз күренгән,чөнки бу юлдан узып йөрүче түрәләр(чиновниклар)авыл халкын талап китә торган булганнар.Узган гасырда Олы Саурыш авылы зур авыл(село)булган [2].

Бу авылда чакрымга сузылган ике урам, йортлары җыйнак,төзек булган.Урамның берсендә татарлар,икенчесендә керәшен татарлары да яшәгән.Мәчет манарасыннан мәэзиннең азан әйткәне ишетелеп торса,чиркәү чаңы сукканы да игътибарны җәлеп иткән.Авылда иске зираттан тыш ике зират бар:төньягында-мөселман, ә көньягында керәшен зираты урнашкан. Вафат булганнарны һәр дин үз йолалары буенча шунда җирләгәннәр.

Авыл үзенең административ-территориаль бүленеш буенча Казан губерниясе Мамадыш өязе Елыш волостена караган.Җирле халык тире иләп,баш киеме,кайры тун тегеп,тимерчелек-слесарлык эше,балта остасы,игенчелек,терлекчелек һәм яшелчә үстереп,умарта асрап көн күргән.Крестьян хуҗалыкларында игенчелекнең 3 басу ситемасы гамәлдә була:арыш,солы.борай(полба-түбән сортлы бодай),ясмык,тары,борчак киндер,җитен игелә,соңга таба бәрәңге һәм суган,шалкан үстерү киң тарала.Ат,сыер,чучка(дуңгыз),сарык асрыйлар.Җирнең аз булуы (Олы Саурышта ул 2.0 га тәшкил иткән)күп кенә гаиләләрнең әгъзалары читкә китеп эшләргә мәҗбүр булган .XIX гасырның 80 нче елларында Донбасс ягына күмер чыгару,Әстерхан ягына балык тоту,Рязань ягына балта эшенә киткәннәр, Казанга күпләр үзләренең атлары һәм арба-чаналары белән извозчиклык кәсебенә керешкәннәр.Авылга урман бик якын булу агач эшкәртүгә нигезләнгән һөнәрләр: арба-чана,мичкә ясау,мунчала чыгару,аннан бау ишү,чабата һәм чыпта,кап ясау үсеш алган.Каен тузыннан дегет куу,күмер яндыру,сагыз кайнату,итек басу белән тирә-якта Олы Саурыш халкы дан тота.Тегүчелек белән бу чорда ир-атлар гына шөгыльләнә,көзге кыр эшләре тәмамлану белән ярдәмче итеп улларын ияртеп Оренбург,Уфа,Сембер губерналарына китәләр.Татар авыллары буйлап йөреп,заказга киемнәр теккәннәр,XX гасыр башында”Зингер”тегү машиналарыннан файдалануга күчәләр.Язгы кыр эшләре башлану алдыннан барлык һөнәрчеләр хуҗалыкларына кире әйләнеп кайтканнар.Архив материллары чыганакларында 1911 нче елда Олы Саурышта- 1 тимерче эшләве ,таш бинада бакалея лавкасы булуы билгеле(Чистай өязе Белая Гора авылы крестьяны Осип Леонтьевныкы була,еллык кереме 150 сумлык)[3].

Олы Саурыш авылы халкын көчләп чукындыру (авыл картлары сөйләүләренә караганда) XVIIIгасырахырлары XIX гасыр башларында башлана.Бигрәк тә 1850 нче еллар бик көчәя,күрше Елыш авылы да шушы дулкынга эләгә.Казанда озак еллар аеруча Идел-Урал буйлары халыкларын руслаштыруны бурыч иткән Христианлаштыру академиясе эшләгән.Аның профессоры Евфимий Малов татарларны христиан диненә дүндерү белән шөгыльләнгән,миссионерлык хезмәте дәверендә көндәлекләр язып барган.[4])Анда чукындыруга протест ,каршылык күрсәтү үтә көчле булуын искәртә.Атаклы миссионер Николай Иванович Ильминскийның(рус христиан миссионеры,рус булмаган халыкларны руслаштыруга хезмәт итә торган мәктәпләр челтәре тудырган)архимандрит Гурийның 1850 нче елларда кат-кат килеп йөрүе бушка китмәгән,алар халыкның бер өлешен бу эшкә үз теләкләре белән күндерә алганнар(акча,җир биреп.куркытып-кыйнап,Себергә каторгага сөргәннәр).Калган өлешен көчләп чукындырганнар.Чукындырылган төркемгә бушлай христиан өс киемнәре,иконалар,бакыр тәреләр өләшәләр,налоглардан азат итәләр.Өйләрен православие канунарына туры китереп бизәргә,православие бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә,көндәлек тормышта һәм йолаларда христиан кануннарын үтәргә кушалар. Керәшен татарлары тормыш рәвеше үзенчәлеклерәк була.Тозланган гөмбә,кәбестә,чучка ите ашауны кулай күрәләр,туклануда шалкан,солы ,борчак кесәлләре мәгълүм урын тота.Туйларда һәм бәйрәмнәрдә һәрчак әче балдан куылган(самогон)исерткеч эчемлек,сыра эчкәннәр. Олы Саурыш керәшен татарлары аеруча яратып Пасха(паске) бәйрәмен уздыралар: йола ризыклары(кулич,эремчек пасхасы,буялган йомырка)әзерлиләр.Олылар берсе-берсен котлап теләкләр телиләр,ә балалар өйдән-өйгә йөреп буялган йомырка җыялар(бүген дә дәвам итә).Икенчесе-“Яфрак”бәйрәме(Тройцын)ул көнне урман буенда зур бәйрәм оештырыла:(хәзерге Сабантуй рәвешендә) төрле уеннар,әйлән-бәйлән үткәрелгән җирдә каен бастырып куялар.бәйрәмнән соң аны тантаналы рәвештә озаталар.Авыл тормышында чиркәүбагышлап салынган изгене искә алу көнедә,үлгәннәрне искә алу көне дә зур урын алып торган.

1904 нче елга кадәр авылда чиркәү булмаган,ул Әбде(рус авылы) приходына караган.Беренче священнигы Яков Семенович Семенов булган,аны күрше Елыш авылына күчергәч,священник итеп Ефим Яковлевич Харитоновны билгелиләр.1869 нчы елда Елыш авылында 300 кешегә исәпләнгән агач чиркәү салынып беткәч, авылны Елыш приходына күчерәләр.(Бу чиркәү 1919 нчы елга кадәр эшли,аннары йөрүче булмау сәбәпле Питрәч районы Татар тау иле авылы янындагы рус авылына күчереп салалар,бүгенге көндә дә исән.) XIX гасыр урталарында Теләче төбәгенең шактый авылларында,шул исәптән, Олы Саурыш авылында да православиедә булып саналсалар да,православиедәгечә(рус)исемнәрен йөртсәләр дә,кешеләрнең бер төркеме чынлыкта ислам диненә тугрылык саклаган.Авылда яшәүче чукындырылган татарларның бу төркеме көнкүреше чукындырылмаган татарларның көнкүрешеннән берни белән дә аерылмаган,аларның йортлары татар көнкүрешенә җайлаштырылган була.1865-1870 нче елларда күрше Кибәхуҗа, Елыш авылы керәшен татарлары(авыл кешеләре шушы авылларга кыз биреп,малай өйләндереп туганлашып яшәгәннәр)мөселманлыкка кире кайта башлау белән авылда мөселманлыкка күчү чоры башланган.Үз сүзендә нык торган төркем, акча җыеп,император Александр II гә мөселманлыкка кире кайтуны сорап прошение яздыралар.(Архив материаллары).Патша хөкүмәте бу сәясәт белән килешми,Казан губернаторына кискен чаралар күрергә куша.1866 нчы елның җәендә Елыш авылына(чөнки каршылык күрсәтүнең үзәге шунда була)атлы казаклар отряды белән вице-губернатор Е.А.Розов,атаклы миссионер Н.И.Ильминский,миссионер Е.А.Малов,Василий Тимофеев һәм суд тикшерүчесе Леккер килеп төшкән булган. Җәзалаулар,сорау алулар ,төрмәгә ябулар,каторгага сөрүләр Саурышлыларны да читләтеп узмаган.Архив документлары чыганакларына караганда кире мөселманлыкка кайтуның иң күп өлеше 1879 нчы елларга туры килә- шушы елда 12 гаилә православиедән баш тарта. Бу хәл власть хуҗаларын пошаманга салган һәм алар тиз арада эшкә керешәләр:авылда православие диненә өйрәтү мәктәбе ачарга һәм чиркәү салырга карар кылалар.Изге Гурий туганлыгы җәмгыяте ярдәме белән 1868 нче елның 15нче октябрендә керәшен- татар ир -атлары өчен дини школа(мәктәп) ачыла.Анда Закон божий өйрәтүче рухани(священник)А.Н,Тихонов,укытучылар- псаломщик Я.С.Семенов,ярдәмчесе Максим Матвеевич Усачев була.1897 нче елның 15нче сентябрендә керәшен- татар хатын-кызлары өчен бер класслы, ике бүлектән торган школа ачыла,укытучылары керәшен татары Марфа Терентьева була.Уку елының озынлыгы 150 көннән торган.15 нче сентябреннән май ахырларына кадәр дәвам иткән.1906 нчы елдан- Анастасия Михайлова;1909 нчы елдан –Пелагея Яковлевна Семенова;1910 нчы елдан Мария Яковлевна Михайлова укыткан.1897 нче елда-20 ;1898 нче елда-13;1900 нче елда-11;1901 нче елда-10;1902 нче елда-10;1904 нче елда-12;1906 нчы елда-11;1913 нче елда 7 кыз- балаларның укыганлыгы билгеле.Бу ике школа да бер бинада урнашкан.Олылар арасында грамоталы кеше аз була,грамоталы яшьләр күбрәк санда [ 4]. 1904 нче елда казна хисабына авылда агачтан зур итеп Козмодемьян чиркәве төзелеп бетә.(Чиркәү 1930 нчы елларга кадәр дини хезмәт күрсәткән,аннары 1950 нче елларга кадәр үзгәртелмичә клуб итеп файдаланалар.Чиркәү бинасын сүтеп,агачларыннан шул урынга клуб итеп эшлиләр,2013 нче елга кадәр авыл халкына хезмәт күрсәтә,җимерелү сәбәпле сүтелә.Бүгенге көндә авылда клуб юк.)Священник итеп Ефим Яковлевич Харитоновны ,псаломщик булып Яков Семенович Семеновны билгелиләр.Духовный Канцеляриядән ай саен попка- 40 сум,псаломщикка 10 сум күләмендә жалованье түләргә карар чыгаралар.Шул елның 15 нче июнендә Казан һәм СвияжскийАрхиепискобы Димитрий катнашында зурлап ачалар.Ул берочтан школа эшчәнлеге белән таныша,укучылар белән очраша,белемнәрен тикшерә,җавапларыннан бик канәгать калып,истәлеккә икона(Святитель Гурия Казанского)калдыра.(Аның язмышы билгеле түгел.)1904 нче елның 24 нче августында авылга школа эшчәнлеген өйрәнергә Епископ Иоанн Чебоксарский да килгәнлеге мәгълүм.Ул школа эшчәнлегеннән канәгать кала,анда укучыларны тәре(хач)һәм дини китаплар белән бүләкләгән.Бу школа Октябрь революциясенә кадәр эшләп килгән,аннан соң таралган.

Император Александр II реформалары чорында гади халык массаларын элементар грамотага өйрәтү(укырга-язарга өйрәтү) мәсьәләсе күтәрелә.Дәүләт күләмендә земство мәктәп ,училищелары ачыла башлый.1868 нче елда Олы Саурыш авылында бер класслы керәшен- татар ир-атлар өчен земство училищесе ачыла.Ул өяз земство идарәсе тарафыннан укытучылар һәм уку-язу кирәк-яраклары,күргәзмә ярдәмлекләр,приборлар белән тәэмин ителгән була.Архив материаллары чыганакларына караганда,земство училищесендә төрле елларда эшләгән учитель(укытучылар-халык телендә шулай аталган ):1885 нче елдан-Афанасьев;1900 нче елдан-Георгий Максимов;1902 нче елдан-Иван Усачев һәм ярдәмчесе(помощник)Иван Ефремов;1906 нчы елдан-Сергей Нестеров һәм ярдәмчесе Яков Семенов; 1908 нче елдан-Роман Степанов; 1915 нче елдан-Иван Афанасьевлар .Укучылар саны түбәндәгечә:1884 нче елда-37 малай;1886 нчы елда-35 малай һәм 1 кыз;1890 нчы елда-45 малай һәм 2 кыз;1893 нче елда-45 малай һәм 3 кыз;1895 нче елда-40 малай һәм 3 кыз;1900 нче елда-55 малай;1902 нче елда-45 малай;1904 нче елда-38 малай;1906 нчы елда-36 малай;1920 нче елда-27 малай һәм 7 кыз укыганы мәгълүм.

1912 нче елдан земство училищеларының исемен үзгэртеп, Халык Мәгарифе Министрлыгы училищеләре дип йөртелә башлаган.Олы Саурышта бер класслы була,анда уку өч елга исәпләнгән.Беренчеелда-кечкенәләр(младший) ;икенче елда-урта(средний);өченче елда-өлкәннәр(старший отделение)бүлегендәбелем алганнар, 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар укыган.Мәҗбүри предметлар булып түбәндәгеләр торган:Закон божий (молитвы,история Ветхого и Нового завета,краткий катехезис, церковно-славянская грамота,русский язык с чистописанием, арифметика церковное пение).Болардан тыш столярлык,кызлар өчен кул эшләре(монда челтәр бәйләү),умартачылык эшләренә өйрәткәннәр [ 5 ].

Мөселман диненә кире кайтканнарга 1905 нче елның 17 нче октябре император Николай II Манефестыннансоң авылда рәсми рәвештә ислам динен тоту рөхсәт ителгән.Авылда халык акчасына мәчет төзелә,мулла булып имам-хатип Мөхәммәтзакир Хәлиулла улы Яхин билгеләнә [ 6]. Бер авылда ике дин тотучы халык баштарак бер-берсенә дошманлык саклап яшәсәләр дә,соңга таба тынычланалар(чөнки бер нәсел кешеләре бит!)Бүгенге көндә дә бу дин вәкилләре бер-берсенә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтеп ,дус -тату гомер кичерәләр: кызбиреп,малай өйләндереп,мәет җирләү,аның ашын уздыру мәҗлесләрендә катнашалар,ләкин дини йолаларны башкармыйлар(ислам дине йолаларын керәшен- татарлары ,ә христиан йолаларын мөселманнар үтәмиләр,тик басып торалар.)1917 нче елда авылда мәчет каршында ислам дине кануннарына өйрәтүче мәктәп ачыла:анда намаз уку,ураза тоту,тәһәрәт алу кагыйдәләренә.шәригать кануннарын шәкертләргә имам,мөгаллим өйрәткән.

Бөек Октябрь революциясеннән соң авылда дөньяви белем бирүче башлангыч мәктәп ачыла,ул 1955 нче елга кадәр башлангыч,аннан соң җидееллык,сигезьеллык мәктәп булып 1984 нче елга кадәр саурышлыларга белем бирә.күрше авылда типовой мәктәп ачылу сәбәпле, тагын башлангыч мәктәп булып кала.Беренче укытучылар:Миннебай Ибатаев,Ксения Васильевна Ибатаева,Анна Васильевна Ибатаева була.Анна Васильевнаны мәгарифтәге зур хезмәтләре өчен 1946-47 нче уку елында Ленин ордены белән бүләклиләр.Күп кенә керәшен- татар укытучылары бу мәктәптә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирәләр: мәктәп директоры Иван Степанович Степанов,Екатерина Ивановна Степанова(Петрова),Павел Андрееевич Емельянов,Мария Гыйлманова,Петр Иванович Васильев, Андрей Иванович Димитриев.Анна Степановна Афанасьева,Михаил Ермолаеевич Иванов,Саҗидә Ивановалар.

1920 нче елларда авылда”Татарстан”исемле күмәк авыл хуҗалыгы артеле оеша, аның җитәкчесе итеп Шаһимәрдановны билгелиләр.Ул чорда хуҗалык саны 240 ка җитә.1930 нчы елларда артельне икегә бүлеп “Урожай” һәм “Маршал Конев” күмәк хуҗалыгы ясыйлар.Бригадирлар итеп Шәмсурый Хәмидуллина,Миңкамал Мирова,Газизә Ибраһимова,Даут Тимербаевларны билгелиләр,авылның беренче коммунистлары:Садрый Лукин,Хәмидулла Йосыпов була.Ферма мөдире Мингалим Фәләхов,амбар мөдире итеп Сибгат Сибгатуллин билгеләнә.Әхмәт Якупов ,Ибрай Фәйзуллиннар ат караучы булып эшләгәннәр,Колхозда беренче мал врачы Гыйльян Сибгатуллин,медпунктта шәфкать туташы Тәнзилә Фәттахова була.Авылның беренче трактористлары:КамиләГыйлманова,Муллаәхмәт Йосыпов,Миннегали Якупов.Миннегали ,тракторына ут кабып ,янып, фаҗигале рәвештә һәлак булган,ә комбаинда Мөхәммәт Якупов эшләгән.1938 нче елда Олы Саурыш авыл советы оеша,аңа дүрт авыл кергән: Олы Саурыш,ТҮбән Саурыш,Олы Мишә,Җәнәй(Сосновый Мыс)авыллары.

1941-1945 нче ел ларда Олы Саурыштан 86 кеше Бөек Ватан сугышына китә,11 е генә әйләнеп кайта.Авыл халкы илне һәм фронтны икмәк ,башка әйберләр белән тәэмин итә.Архив материалларында сугыш чорының авыр мизгелләрен чагылдырган документлар бар.Ул 1944 нче елның 15 нче мартында уздырылган Олы Саурыш авыл Советы утырышы беркетмәсе,анда күмәк хуҗалыктагы атлар торышы турында мәгълүмат: “ 1944 нче елның 1 нче гыйнварына 52 ат исәпләнгән,шул елның 15 нче мартына 2 се үлгән,бишесе суелган,ә эш атлары 29 га гына калган.Калганнары эшкә яраксыз хәлгә килгән”.Сугыш елларында авыл халкы эвакуацияләнгән ватандашларыбызны да сыендырган:Латвиядән-4;Ленинградтан һәм Псковтан-3; Мәскәүдән һәм Мариинскидан эвакуацияләнгән 5 хатын-кыз,ир-ат һәм бала исемнәре теркәлгән документ та сакланган.Сугыш беткәч,алар кире үз якларына кайтып киткәннәр [7].

Сугыштан соңгы елларда колхозларны күмәкләштерү чорында авылны зур Ленин исемендәге колхоз үзәге ясыйлар.Колхоз уңышларга ирешә,аның турында район “Колхоз байрагы” газетасының 1959 нчы ел 25 нче октябрь саны мәгълүматы бар:”Бөртеклеләр һәм кузаклыларныңиң югары уңышы Ленин исемендәге колхозда(үзәге- Олы Саурыш)җыелган- һәр гектардан 9,67 центнер.Кукурузның һәр гектарыннан 300 центнердан артык яшел масса алдылар.”Кукуруз игү остасы, керәшен татары Матвеев Даут хезмәттәге уңышлары өчен Хезмәт Кызыл байрагы һәмЛенин орденнары белән бүләкләнә.Баш зоотехник Миннехан Асылов “Татарстанның атказанган зоотехнигы” һәм Йосыпов Хәнәфи “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемнәргә лаек булалар.Казан шәһәрендәге Тукай музееның беренче директоры Госман Әкрәм улы Хәбибуллин да шушы авыл кешесе.

1970 нче елда колхоз үзәген Олы Мишә авылына күчерәләр,бер чакрымга сузылган йөз хуҗалыклы матур ,нык тормышлы авыл тарала башлый.Авыл халкы күпләп шәһәр җиренә күченә,сигезьеллык мәктәп яңа бинага күчә,ә мондагы сы башлангыч булып кала.Бүгенге көндә авыл ташландык хәлдә,авылга яз һәм көзге чорда кереп булмый,пычрак,терлекчелек ферма сын таратып ташлыйлар,эшчеләргә эш урыны юк,сатып алырг а кибет эшләми,яшьләргә кичен ял итәргә клуб та юк.Бүген Олы Саурыш авылында 45 хуҗалыкта 97 кеше яши.

Файдаланылган материаллар:
[1] . Татарстан милли архив материаллары.(1883-1990 еллар)һәм(1935-1936 еллар)
[2] . ”Теләче” газетасы,25 ноябрь 2001 ел саны.
[3] . ”Туган ягым-Теләче”.Казан:”По городам и весям”нәшер.-Б.58.
[4] . ”Яшә,Саба-Йорт!”Казан:”Матбугат йорты”нәшер.1999.-Б.168,171.
[5] . В.М.Беркутов.”Дореволюционные школы на территории Татарстана”.Казан:
“Школа”,2007,-Б.96;315;
[6] . ”Теләче йолдызлыгы”.Казан:Татар.кит.нәшер.-Б.65.
[7] . НАРТ.ф.81.оп.11,ед.хр.267.Сведения о церковноприходских школах Мамадышского уезда.

Хузин Йосыф Рәшид улы , Теләче районы Баландыш төп гомуми төп белем бирү мәктәбенең I категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Комментарий язарга