Олуг әдипкә бәйле кайбер истәлекләр

1960-1980 елларда, Татарстан Язучылар оешмасында һәм китап нәшриятында эшләгәндә, миңа Галимҗан Ибраһимовның хатыны Гөлсем апа Мөхәммәдова (ул 1940 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде)белән еш аралашырга туры килде. Һәм мин аның Галимҗан Ибраһимов язмышын һәм иҗатын чагылдырган өч документаль повестен берләштергән ике китабын («Эзләнүләр», 1987; «Олы юл», 1994) редакцияләп чыгарган идем.

Гөлсем Мөхәммәдова – 1903 елда Әстерхан шәһәрендә җитеш бер гаиләдә туган кыз. Яшьли үк аңа татарның байтак кына күренекле шәхесләрен, шул исәптән Габдулла Тукай белән Сәгыйть Рәмиевне дә күрергә насыйп булган. Шәһәргә килгән зыялы кешеләрне Давыт бәй Мөхәммәдовның кунакчыл гаиләсе, зур мәҗлес җыеп, кунак итмичә җибәрми торган була. Ә кайберләре аларның иркен йортының махсус мансарда бүлмәсендә яшәгән дә. Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев тә алар өенең өске кат бүлмәсендә берникадәр вакыт яши. 1911 елда Габдулла Тукай Әстерханга кунакка килгән вакытта да аның Гөлсем апалар йортында аерым бүлмәдә яшәгән чагы була. Петербург консерваториясендә җыр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерә башлаган, тәүге тапкыр Идел буйлап гастрольгә чыккан җырчы Мәрьям Искәндәрова да шул ук елда Гөлсем апаларда кунак булып китә. (Кызганыч ки, бу матур тавышлы җырчының зур түнтәрешләрдән соңгы язмышы бөтенләй ачыкланмаган. «Мин гимназиядә укыган елларда әле аның исеме телгә алынгалый иде», – дигән иде Гөлсем апа.)

Ибраһимовлар гаиләсе Ялтадагы танышлары белән. 1929 ел

Өй шартларында мөселманча-татарча, шәһәр гимназиясендә русча һәм бер кыш Әстерхан медицина институтында укыганнан соң, Гөлсем Казан университетының медицина факультетына күчү теләге белән зур юлга чыга. Казанга килә. «Олы юл» китабының «Көньяк кызы» бүлегендә шул вакыйгалар тасвирлана. Биштәрендә берничә дәреслек китабы һәм олуг әдипнең «Безнең көннәр» романы белән авторына тапшырылырга тиешле ике хат та була. Гөлсем, ул язучыны ничек эзләп табармын да, аңа дигән хатларны кайчан тапшырырмын икән, дип борчылып йөргән көннәрдә генә Галимҗан Ибраһимовның университетка киләчәге ачыклана. Ул студентларга Каюм Насыйри турында нотык сөйләячәк икән. Шушы танышу бераздан соң яңа гаилә коруга китерәчәк. Бер-ике ел үткәч, уллары Рөстәм туачак. «Галимҗан белән Өммегөлсемне чиксез бәхетле дә иткән, фаҗигале аерылышуга да этәргән бердәнбер бала инде ул», – дип искә алыр иде өлкән буын язучылар. Катлаулы үпкә чиреннән беркадәр савыктыру өчен, Галимҗанга Ялта хастаханәләрендә берничә операция ясала. Ул, берникадәр тернәкләнеп, дәртләнеп язу эшен дәвам итәргә керешкәч кенә, бала фаҗигасе аны кабат аяктан ега.

Янә Гөлсем апа истәлекләренә күз  төшерик: «Рөстәм 1926 елның ноябрендә туды. Ул чакта әтисе Гульрипштә (Кавказ) дәвалана иде…» Бала бик зиһенле була. Өч яшьтән татарча да, русча да сөйләшә, зурлар белән дә иркен аралаша. 1931 елның мартында бала кинәт авырый башлый. Участок врачы: «Салкын тигән, бер-ике көннән үтәр», – ди. – Шуннан соң әтисе: «Ялтаның иң атаклы педиаторын чакыртты. Ул да: «Ике-өч көн өйдә ятар да, терелер», диде», – дип яза Гөлсем апа. Ә бала 21 мартта вафат була. Дүрт яшь тә дүрт ай ярым яшәгәннән соң, Рөстәмнең дифтерия авыруыннан үлүе ачыклана.

Гөлсем Мөхәммәдова улы Рөстәм белән. Ялта. 1929 ел

Укучыга тәкъдим ителгән фотоларда без Рөстәм Галимҗан улы Ибраһимовны да күрәбез. Бу фотолар икесе дә 1929 елда Ялта шәһәрендә төшерелгән. Зур күмәк фотода Рөстәм атасының аяк очында уйнап утыра. Галимҗан белән Өммегөлсем арасындагы арткы рәсемдәге бала Гозәеровлар улы булса кирәк. Гөлсем апа алдындагы кыз – аның бертуган сеңлесе, кунак кыз. Галимҗанның уң ягындагы хатын – аның туганнан-туган сеңлесе Рәйхана. Артта ул хатынның ире Батыр Гозәеров, 1929 елдан Ялтада китап нәшриятында эшли. Аның истәлек язмасы «Г.Ибраһимов турында истәлекләр» китабына кергән (1966).  Илленче елларда Б.Гозәеров шушы фотоның үзендә сакланган нөсхәсен Татарстан Язучылар союзына, Гомәр Бәшировка атап Үзбәкстаннан җибәргән була. Ул нөсхәне миңа туксанынчы елларда Гөлсем апаның кызы Сөмбел Мөхәммәдова күрсәтте. Ул елларда алар ире Ралиф Сафин белән КДУда укытып йөриләр иде.

Гөлсем Мөхәммәдова кызы Сөмбел белән. 1960 нчы еллар

Икенче фотода Гөлсем апа улы Рөстәм белән. Арткы якта «1929 ел» дигән язу да бар. Өченче фотода Гөлсем апа кызы Сөмбел белән төшкән. Алтмышынчы еллар фотосы булырга тиештер, мөгаен. Гөлсем апаның өстәл өстендәге бер папкада 1920-1930 елларга караган фотолар байтак иде. Араларында матбугатта чыкмаганнары да булгандыр. Хәзер аларның кемдә саклануын әйтә алмыйм. Соңгы вакытта Сөмбел белән Ралиф Пионер урамында яшәделәр. Гөлсем апа фатирында аларның кызлары белән кияүләре яшәде бугай.

Комментарий язарга