Журнал «Безнең мирас»

«Өй артында шомыртым» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай


Өй артында
шомыртым
(Татар халык җыры)
Өй артында шомыртым бар,
Яннарында бөрлегән шул,
Яннарында бөрлегән;
Бөрлегәндәй матур булып
Чәчәк ата ил генәм.
Өй артында шомыртым бар,
Чәчәкләр яннарында шул,
Чәчәкләр яннарында;
Без туганбыз илебезнең
Иң матур таңнарында.
Өй артында шомыртым бар,
Яннарында чияләр шул,
Яннарында чияләр;
Чияләр дә безгә карап:
«Сез бәхетле!» – дияләр.
«Өй артында шомыртым» җыры 1945 елда Гөлсем Сөләйманова тарафыннан язып алынган.
Бу җыр җырчыларыбыз Римма Ибраһимова, Венера Ганиева, Гөлнара Тимерҗанова, Сиринә Зәйнетдинова һәм Диләрә Курамшина репертуарына кергән.
Язучы Камил Кәримовның шул исем белән аталган китабы да («Мәгариф» нәшрияты, 2003) бар.
ТАССРның атказанган (1978) һәм ТАССРның халык артисты (1984), Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты (1984), Татарстанның Балтач районындагы Түбән Кенә авылы тумасы, «Өй артында шомыртым» җырын башкаручыларның берсе Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова
«Өй артында шомыртым» җырының нотасы

Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге»
тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева)
материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 108-109 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру