Өчиле һәм Тукай

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 48 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем биргән Фәрхәт ага Зыятов Габдулла Тукай һәм Өчиле авылы турында тукайчылар игътибарыннан читтә калып килгән кайбер фактлар турында сөйләде. Шагыйрь Өчилегә кайткач «Кичке теләк» исемле шигырен яза. Шигырьдә телгән алынган лампа бүген Өчиле авылында саклана. Болар һәм башкалар турында әлеге видеоязмада.

Кичке теләк

Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими;
Алда кәгазьгә ташыйлар — күңлемә уйлар сыймый.

Якты беткәнчә языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә,
Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә.

Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип, киртәгә —
Мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип, иртәгә.

Күп тә үтмәстән, утым ялт-йолт итә һәм селкенә,
«Гөлт!» итеп актык нурын бер күрсәтә, аннан сүнә.

Нишлисең? Һәр якта золмәт. Ихтыярсыздан ятам;
Мин, ятып, яткан җиремдә төрле уйларга батам.

Мин, караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,
Нечкәреп күңлем, җылыйм да бер сүз әйтәм лампага:

«Ни бәхет! — дим, — иртәгә кич син тагын да янмасаң,
Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»

Золмәт — караңгылык.

Мәхшәр — ислам мифологиясендә дөнья беткәннән соң (кыямәт көнендә), каберләрдән кубарылып чыккан барлык җан иясенең бергә җыелу урыны, көне.

(«Кичке теләк». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  

Комментарий язарга