Журнал «Безнең мирас»

"Өч нәрсә оҗмах әһеленең холыкларыннандыр"

Ата-ана вә карендәшләрнең хәлен белү вә аларны күрергә баруга зиярәт диярләр. Зиярәт дөньялыкта өлфәт вә мәхәббәтне арттырыр. Bə ахирәт өчен олуг саваплы булуга сәбәп булыр. Галимнәр: «Һәр көн зиярәт итегез, мәхәббәтегез арта барыр», — димешләр. Мөселман кешегә һәрвакыт мөселманнарның хәленнән хәбәрдар булып тору тиештер. Мөселманнарның хәлен белү, әлбәттә, аларны күрергә бару, хәл вә мәгыйшәтьләрен сорашып тору илә булыр.




Ата-ана вә якын карендәшләрне, аеруча кыз карендәшләрне зиярәт кылу ваҗиб булып, аны үтәмәсәң, ягъни зиярәткә бармасаң, ваҗибне куйган булып, зур гөнаһлы булачаксың. Зиярәттән баш тартучыларга карендәшлекне кисүче, диярләр. Бу исә гаять чиркангыч вә ярамас сыйфатлардан булып, мөселманнарга, нигездә, ярый торган эш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) карендәшлекне кисүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте иңмәс, дип, алар илә бергә утырудан да мөселманнарны тыйды. Әмма карендәшлекне җиренә җиткереп, туганнарны зиярәт кылу - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә якын итеп, тәмугтан ерак кылыр, диде. Галимнәр өч нәрсә оҗмах әһеленең холыкларыннандыр, диләр. Аларның берсе - яманлыкка каршы изгелек кылу; икенчесе - берәү сиңа золымлык кылса, гафу кылу; өченчесе - карендәшләргә яхшылык кылу. Бәс, ата-ана, карендәш вә остазларга һәрвакыт изге ният илә зиярәт кылу — мөселман булган кешенең бурычыдыр.


Әгәр кулыгыздан килсә, һәдия (бүләк) илә зиярәт кылыгыз. Бүләк алып баруга куәтегез булмаса, яхшы тел вә күркәм сүзләр илә карендәшләрнең хәлен белергә тырышыгыз. Әгәр алай да барып күрергә куәтегез булмаса, хат илә карендәш вә якыннарыгызның хәлен белеп торырга омтылыгыз. Якыннарны зиярәт кылган кешенең ризыгында бәрәкәт булыр. Кардәшләренә мәхәббәте артыр, якыннары да моңа мәхәббәт итеп, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәрләр. Һәм мөселманнар бу кешегә рәхмәт әйтерләр. Ул күркәм холыклы, кардәшләренә шәфкать итүче, диярләр. Аллаһы Тәгалә бу кешедән риза булыр. Ата-аналары да моңа шатланып, һәрвакыт изге догада булыр. Зиярәт итүнең фaйдa вә савапларын бер китапка гына язып бетерү мөмкин түгелдер. Һәр мөселман кешегә мондый изге холык илә холыклану ваҗиб булып, моның кеби күркәм эшләргә кечектән үк гадәтләнергә тырышу тиештер.




К.Бикколый, Г.Госмани


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру