Журнал «Безнең мирас»

Фәнис Яруллинның тормыш иптәшенә 80 яшь тулу уңаеннан кичә узачак

25 октябрьдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан, «Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрә торган бу кичә 17.00 сәгатьтә  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында була.
Кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар һәм музыкантлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.
Фәнис Яруллинның илһамчысы, язган әсәрләрен иң беренче булып ишетүче, таянычы һәм саклаучы фәрештәсе, аның хәләл җефете Нурсөя ханым һәрчак сөекле иренә ныклы терәк булып яши. Аларның мәхәббәте, авыр сынауларга бирешмичә, күпләргә үрнәк булып озак еллар дәвам итә.
Фәнис Яруллин үзенең киңкырлы иҗаты өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, «Татарстанның халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә һәм башка бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Аның әсәрләре хәзерге көндә дә китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла, алар буенча диплом һәм курс эшләре, фәнни хезмәтләр языла, диелә хәбәрдә.
Нурсөя ханым – иренең иҗат белән янып яшәвенә, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән шәхес. Фәнис Яруллинны рухландырып, көч биреп торган кеше ул. Нурсөя Яруллинаның үзенә дә дәүләт бүләге – Татарстанның «Фидакяр хезмәт өчен» медале – бирелде.
Чыганак: Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру