Низаметдинның ике улы

Бөек Ватан сугышында безнең нәсел-нәсәптән, төгәлрәге, Низаметдин бабамның гаиләсеннән ике улы катнаша – Мияссәр һәм Шәйхаттар.Мияссәр – минем әтием була инде. 1918 елны Саба районының Олы Мишә авылында туган. Сугышка кадәр олау-кәрваннар белән Мишәбаш лесхозыннан Кукмара станциясенә утын, такта, агач материаллары, мылтык сабына прикладка дигән махсус пүләннәрне ташый идек, дип сөйләгәне бар.

Армиягә аны 1939-40 еллар арасында алалар. Фин сугышы барган вакытлар. Казанда 6 ай бронетанковый училищеда укыганнан соң, шофёр-тракторист «права»сы биреп, аларны Баку якларына илтеп урнаштыралар. Бервакыт төнлә, бу урыннан күчереп, Украинаның Сума өлкәсе Шостка шәһәренә алып китәләр. Шунда тягач, ягъни 77 мм.лы зенит тупларын тартып йөрү һөнәренә өйрәтәләр.

Берзаманны таң алдыннан тревога: сугыш! Немецлар юлына очраган һәр шәһәрне мототехника белән 15-20 чакрым читтән урап ала. Каты бәрелешләр һәм чигенүләр башлана. Әти тягач-трактор белән зенит тупларын тарттырып йөри. Еш кына немец самолётларын да бәреп төшерәләр. Сугышларның берсендә, ничек икәнен юньләп хәтерләми, машина газыннан исереп, җәйге болын уртасында төшеп кала ул. Аны икенче бер часть сугышчылары табып ала. Аңына килсә, сул кулы беләктән өзек, аның тирәсендә ак халатлы санитар кызлар кайнаша…

Аның портретын тулыландыру өчен, үткәндәге бер вакыйганы сөйләп китү урынлы булыр кебек. 1942 елның җәендә булса кирәк, Низаметдин бабам (Тукай яшьтәше – 1886 елда туган) йортына 25 яшьлек солдат-фронтовик кайтып төшә. Газиз уллары кайткан! Сугышта бер кулын терсәк төбеннән диярлек өздерсә дә, ул бит тере, исән-сау, аягында йөри – ничек инде моңа шатланмыйсың ди?!. Менә шул хөрмәткә идән асты туфраксасыннан адарынып куелган «чикүшкә»не табып алалар да өстәлгә чыгаралар.

Хәл-әхвәл сорашып, азмы-күпме пирәшләп алганнан соң, әти чирәмле ишегалдына чыга. Кинәттән күңеле тулып, янбакча рәшәткәләрен кочаклап елый башлый бу:

– Шушы яшемнән кулсыз килеш калдым… Чулак Мияссәр дип йөртерләр микәнни мине? Кызлар янына ни йөрәгем белән барырмын?.. Их, шушы Гитлер сугышының әшәкелеге!..

Яшьлек хисләренә бирелеп, үзен юкка гына битәрләгән ул. Тота да, Балык бистәсенең Күки авылыннан Асия исемле кызны ярәшеп кайта. Яши торгач, ике малай һәм өч кыз үстерәләр. (1946 елгы Җәүдәт абыем хәрби очучы иде, самолёт сынаганда авиация фаҗигасенә юлыгып, 24 яшендә Россия күгендә һәлак булды.)

«Чулак» дигән сүздән куркуы да юкка гына… Баштарак завхоз, аннары озак еллар амбар мөдире булып эшләде, абруе-дәрәҗәсе бар, аңа бары тик «Мияссәр абый» дип кенә эндәшәләр иде.

Мин урта мәктәптә укыган елларда әтинең болай дип сөйләгәне бар: «Кышкы ачы җилләрдә сиңа берәү дә мендәр-карават әзерләп куймаган. Плащ-палатка, яисә шинелеңә төренәсең дә, йоклап китәсең. Кар астына казып төшсәң, бигрәк тә шәп, җылырак, җил юк, өшетми. Ләкин, иртән уянып киткәч тә, селкенә алмый җәфаланасың, чөнки буыннар кәбестә күчәнедәй каткан була. Ул гынамы, хәтта ипи дә бозланып каткан була. Аны күпвакыт пычкы белән турый идек».

Еллар узгач, мин әти турында «Яра» дигән шигырь яздым. Аның азагы болай тәмамлана:

Ерак булган сугыш… Ә ялкыны
Безнең дә бит җанны ялмаган.
Әткәйләрнең кулын кискән фашист,
Илнең кулын кисә алмаган!

Әти җитмеш яше тулар-тулмаста бакыйлыкка күчте. Ни кызганыч, мин аңа сугышта күргәннәрен, истәлек-хатирә итеп, аерым бер дәфтәргә язарга «заказ» бирә белмәгәнмен. Бик үкенәм. Юкса, бик күп хикәяләргә «тере» сюжет һәм детальләр тапкан булыр идем.

Соңрак, менә шуларны уйлаганнан соң, миңа акыл керде: аның бертуган энекәше Шәйхаттар абыйдан сугышта күргән-йөргән хәлләре турында махсус язуын сорадым. Рәхмәт аңа, язды ул аны. Калын тышлы әлеге дерматин дәфтәр архивымда саклана. Андагы деталь-күренешләрне мин инде кайбер хикәя-повестьларыма кертеп тә җибәрдем.

Аның да туган елын әйтү фарыз: 1927 елгы. 17 яше тулгач, 1943 елда армиягә алалар. Мәскәү яны тирәсендә элемтәче һөнәренә укыталар. Ленинград фронтында финнарның Маннергейм линиясен өзгәндә, ул элемтә чыбыклары сузып, беренче сугышчан чыныгу ала. «Хельсинкига капка ачабыз!» дигән транспарантлар әле дә күз алдында», – дип көлә-елмая сөйли ул миңа.

Менә шуннан соң ул, Белоруссия һәм Украина җирләрен уза-уза, үз сүзләре белән әйткәндә, Берлинга хәтле җәяүләп барып җитә. Без, 50-60 килограммлы яшь солдатлар, 40 кило авырлыктагы элемтә катушкаларын ничек күтәреп йөрдек икән, хәзер дә гаҗәпләнәм, дип сөйләде ул миңа. Аның истәлек язмасыннан кайбер юлларны укып китик: «Берлинга җитәрәк, немец самолётлары безнең өскә бик күп листовкалар ташлый иде. Янәсе, илебездән ераклашкан саен, үлемгә таба якынаябыз. Безгә бу лис­товкаларны укымаска кушалар иде. Ләкин җиңүнең якын икәнен болай да бик яхшы тоя идек. Безнең элемтә – «правительственная связь» дип атала. Димәк, ул Мәскәү-центр белән сөйләшү өчен даими-төзек, эшләп торырга тиеш. Командирыбыз Леонид Воля минага эләгеп һәлак булды. Берсендә, һич уйламаганда, ике антифашист солдат очрады безгә. Коралларын ташлаганнар, «Гитлер капут! Исән каласыбыз килә», – диләр. Без, аларның автоматларын җиргә күмдек тә, иреккә җибәрдек.

8 май төнендә сугыш авазы кимеде. Иптәшләрем ял итә… Менә шулчакта мин сугышның туктатылуы турында телефоннан беренчеләрдән булып ишеттем! «Безоговорочная капитуляция!» Уятып әйткәч, командирым баш астыннан пистолетын тартып чыгарды да, түшәмгә атып, беренче салютны бирде… Шулвакытта гына мин сугыштан исән калганыма ышандым».

Шушында туктатам. Шәйхаттар абыйның бу язмасында бер повестьлык материал бар. «Мин Сталинны унбиш метр чамасы яныннан күрдем» дигән сүзләренә ачыклык кертәсем килә.

1945 елның 17 июлендә халыкара Потсдам конференциясе ачыла (Берлиннан ерак түгел). Моның өчен 36 бүлмәгә һәм конференц-залга капиталь ремонт ясала. Бирегә Сталин, Трумэн һәм Черчилль килергә тиеш була. Шундый зур дәүләт эшлеклеләрен шушы илнең хәрбиләре өч боҗра белән уратып сакларга тиеш икән. Алдагы иң беренче боҗрада, билгеле ки, совет солдатлары урнаша. Рядовой Шәйхаттар Нәҗметдинов менә шулар арасында үрә катып сакта басып тора! Сталинны һәм Молотовны якыннан күрүе менә шушы тарихи мизгелләргә бәйле аның.

Герман җирендә ул тагын биш ел хезмәт итә. 1950 елның көзендә генә туган авылына исән-имин әйләнеп кайта. Миңа ул вакытта җиде ай чамасы булган. Колхозда эшли. Механик. Каян-ничек өйрәнгәндер, теләсә-кайсы маркадагы сәгатьләрне ул «ә» дигәнче сүтеп җыя һәм төзәтә иде. Кулында, һичшиксез, Германиядән алып кайткан саллы лупа булыр. Авылда иң беренче булып велосипед, соңрак мотороллер алучы да ул иде. Кайчакны, немецча сөйләшеп, авылдашларын һәм мине дә шаккатыра иде.

***
Бүгенге көндә 87 яшьлек Шәйхаттар абый Алабугадагы улы Инсаф һәм килене Сания гаиләсендә яши. Хәбәрләшеп торабыз. Бу язмам аңа, туганнарга сәлам һәм бер истәлек булып ирешсен!

 

<iframe width=»640″ height=»360″ src=»//www.youtube.com/embed/TuhA1euhx-8?feature=player_embedded» frameborder=»0″ allowfullscreen></iframe>

 

 

Шәйхаттар Низаметдинов. 1945 ел

Шәйхаттар Низаметдинов. 1945 ел

 

 

Мияссәр Низамиев. 1940 ел

Мияссәр Низамиев. 1940 ел

Комментарий язарга