Журнал «Безнең мирас»

Никифорово авылы һәм чиркәве тарихы

Мамадыш районындагы Никифорово авылының исеме килеп чыгу буенча берничә версия бар. Авылның ике исеме бар: Чия башы һәм Никифорово.
1нче версия: Безнең Никифорово авылы төзелүгә 200 елдан да артыктыр инде. Бу авылга иң беренче булып Никифор атлы кеше килеп урнашкан. Тирә- якта таулар, тау өстендә урман, тау астында боргаланып – боргаланып Шыя елгасы агып ята. Башта бабаларыбыз Әҗирле елгасы кырында яшәгәннәр, аннары инде шушы Шыя елгасы янына килеп урнашканнар. Никифорово авылының башы Югары очтан башланган. Аннары гына башка урамнар да кушылган. Авыл үскәннән үсә барган һәм 400 хуҗалыкка кадәр җиткән. Ә хәзер авылыбызда 180 хуҗалык бар. Никифорово авылы Югары оч, Әҗмәк очы, Пролетар, Яңа урам дип аталган урамнарга таралып урнашкан.
2 нче версия : Авылыбызның икенче исеме, яисә, Чия башы Шыя башы дигән сүздән килеп чыккан. Башка бик күп авыллардан агып узган, Нократ елгасына койган Шыя елгасы безнең авылдан башланып китә. Авылның Болгар вакытында булганлыгы турында авыл урамнарының исеме сөйли. Юл кайсы авылга чыгып киткән, урам шул авыл исеме белән аталган. Бу бездә дә шулай: Әжмәк очы, Әрнәш очы , Әбде очы.
3 нче версия: Христианлаштыру сәясәте башлангач иң беренче чукынган кешегә Никифор исеме биргән. Рус чиновникларына татарча “ Шыя башы “ дип әйтү авыр булган һәм алар кайсы авыл турында сөйләшкәннәрен белдерү өчен авылны “деревня староста
Никифора яки Никифорово деревня “ дип атаганнар. Шуннан Никифорово исеме килеп чыккан.

Чиркәү тарихы


Никифорово авылында яшәүчеләрнең христиан дини - әхлакый тормышы 1866 елдан, Н.И. Ильминский һәм В.Т. Тимофеевларның зур тырышлыгы белән җирле мәктәп ачылгач кабынып китә.Бу училище түбәсе астында тиздән зур булмаган чаңның беренче тавышы яңгырый һәм монда яшәүчеләрнең туган телендә дини укулар һәм җырлауларның беренче авазлары яңгырый.
1895 елда никифороволыларның күптәндәге хыяллары чынга аша – алар авылында чиркәү ачыла, һәм Никифорово авылы керәшеннәре үзләренә аңлаешлы туган телләрендә келәү итә башлыйлар.
Никифорово авылының беренче священнигы булып ( 1895 елның маеннан шул ук елның ноябренә кадәр) иске керәшен Игнатий Тимофеевич тора. Ул священник булганда келәү итү һәм Иман әйтүләр тулысынча керәшен телендә алып барыла.
1895 елдан 1901 елга кадәр Никифоровода Николай Приклонский дигән кеше иерей була, ул рус милләтеннән, татарча бөтенләй белми. Шуңа да карамастан, ул келәү итүдә туган тел элементларын кертергә тырышкан: чиркәүдә балаларның керәшенчә җырлавын хуплаган, үзе дә изге китапларны керәшенчә укырга тырышкан, әмма аның теле аңлашылмаган.
Бөтен келәүләрне Николай әтей славян – чиркәү телендә башкарган, дини өйрәтмәләрне дә шул ук телдә сөйләгән.
Аннан соң 1901 елдан Никифорово приходы иерее булып Сергей Глебович Ляпидовский торган. Аның эшчәнлеген бер – берсеннән аерылып торучы ике периодка бүләргә мөмкин. Сергей әтей рус милләтеннән, әмма җирле халык телен әйбәт белә. 1903 елның ахырына кадәр ул керәшенчә келәүләр үткәрә. Ә 1903 ел ахырыннан соң ул керәшенчә бер сүз дә әйтми. Моннан тыш туган телдә җырлауны да тыя. Никифорово чиркәве псаломщиклары икәү була, икесе дә керәшенчә белмәүче руслар.
Келәү итүләр туган телдә булганда, авыл кешеләре чиркәүгә бик теләп йөриләр. Җырчылар саны да бик тиз арта. Үлгән кешене искә алулар һәм шәм куюлар артканнан – арта бара. Шулай, мәсәлән, Никифоровода Игнатий әтей священник булып торган кыска гына вакытта чиркәүгә барысы да йөри, Николай әтей вакытында инде кимрәк, ә Сергей әтей вакытында башта йөрүчеләр күп булса, соңыннан аның эшчәнлегендә борылыштан соң, чиркәүгә йөрүчеләр бик аз кала.
2004 елның 22 маеннан чиркәү яңадан эшли башлады.

Гөлсирә Галинур кызы Назипова, Мамадыш районы Никифорово төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы.

Теги: Гөлсирә Назипова Керәшеннәрнең этник мәдәнияте

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру