Нигез. Раил Садриев

Нигез… Бернинди йорт та, бернинди корылма да, бернинди багана да – бернәрсә дә бу дөньяда нигезсез тора алмый. Бөтен нәрсә нигезгә корылган. Бу тулаем караганда шулай. Адәм баласы өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе – нигез. Үзе туып-үскән йорт, шул нигездә үткән еллары, шул вакыттагы хатирәләр аны гомер буе озатып барачак. Алар олыгая-олыгая сагындырачаклар һәм шул нигезнең югалуы, булмавы аның бәгырен ашаячак.

Мин үземнең туган нигеземдә яшим. 340 елга якын элек ата-бабамнар, минем бабамның бабасының бабасы чыккан нигездә гомер итәм. Ярты авыл шушы нигездән чыккан. Язмыш минем юлларны шундый итеп чуарлады, бутады ки, тик, ахыр чиктә, барыбер киредән туган нигеземә әйләндереп кайтарды. Бүген инде мин шунда сихәт алып, тулы гармониядә диярлек яшәп ятам. Монда миңа һәр алабута, һәр кычыткан, язын һәм җәен күлдә кычкырган бакалар да, камыш шаулавы да, аның исе дә, агачларның балачактагы шәүләләре дә – барысы да таныш. Гомумән, шул ук урамнар, шул ук күршеләр диярлек, шул ук мин йөргән балалар бакчасының рәшәткәсе – болар барысы да минем хәтерне көн саен диярлек яңартып тора. Яңартып кына калмый, тормышыма ниндидер илаһи бер ямь, тәм өсти, яшәү энергиясе, стимул бирә, чөнки бу – туган нигез, туган авыл. Медитация ясаганда да иң беренче күз алдына шушы нигездән чыккан бабайларны китерәм. Аларның күбесен мин белмим дә, шәйләмим дә. Ниндирәк кеше булганнар, ничегрәк яшәгәннәр ул нигездә, ниндирәк гамәлләр кылганнар?..

Авылда гамәл кылу нәрсә ул? Иген икәннәр, мал асраганнар, бакчачылык исә әле ул вакытта моның кадәр булмаган. Кыскасы, тормыш йөген тартканнар. Шуннан сугышка киткәннәр, кайтканнар, өйләнешкәннәр, оя корганнар, балалар үстергәннәр, кар көрәгәннәр, бәрәңге утыртканнар һәм алганнар, мичкә якканнар, төтен чыгарганнар, коймак пешергәннәр, түгәрәк өстәл тирәсендә җыелышып гапләшкәннәр, серләшкәннәр, аулак өй оештырганнар, мәҗлес ясаганнар, берсен-берсе юатканнар, кыскасы, шулай тормыш алып барганнар, бер-берсен бакыйлыкка-мәңгелеккә озатканнар. Мин дә шулай озаттым. Башта дәү әни, аннан соң энекәш Барлас китте, аннан әни, күптән түгел әти, шуның өстенә, Мәскәүдән алып кайтып, җеназасы шушы йортта укылган туган-тумачалар да шактый. Гомумән, адәм баласының яшәеше шулай бара. Авыл тормышы, каланыкына караганда, миңа шуның белән якын: тирә күршеләр бер-берсен беләләр, алар, бер дисбе, бер тышау шикелле, бер-берсенә бәйләнгәннәр, алар бер-берсенең эчке кичерешләрен аңлыйлар төсле. Бер урамда, бер мәхәлләдә бер гаилә шикелле яшәп яталар. Тугач та җиңел, яшәгәндә дә җиңел, киткәндә дә җиңел авылда. Шундый сүзтезмә бар: «ут күршеләр». Нәрсә соң ул ут күрше? Моны хәзерге яшьләр аңламыйлардыр да инде. Элек бит газ юк, газ кермәгән, күпчелек очракта шырпы да булмагандыр, шуңа күрә, учакта ут сүнгәч, күршегә йөгереп кергәннәр, чөнки казан асарга, мич ягарга ут кирәк. Һәм якын күршедән чыра белән ут алып чыкканнар. Күршенең якынлыгы шуның белән билгеләнә, син аннан чыгып җиткәнче ут та сүнеп өлгерми, шуңа да «ут күрше» дип атала ул. Авыл менә шундый күршеләре белән кыйммәтле. Авыл тормышының шушы җылылыгы һәм күршеләрнең, туганнарның, дусларның, сабакташларның, танышларның күпчелегенең бер тирәдә булуы – барысы да шушы гармониягә керә.

Бүген бөтен дөньяга йогышлы авыру килде һәм кешенең яшәешен үзгәртте. Үзгәрешләр әле киләчәктә дә шактый булыр. COVID-19 – шуларның берсе. Ул – провокатор. COVID-19 бүген кайбер кешеләр өчен әҗәл ролен үтәсә, шул ук вакытта җәмгыятьтәге аерым законнарга тотрыксызлык та кертә. Шул законнарның берсе – мегаполиста яшәү. Шушы мегаполисларда гомер иткән кешеләргә 2020 елның бусагасы аша килеп кергән COVID-19 тудырган кризис, яшәр һәм исән калыр өчен, күпчелек халыкны үзләренең шәһәр янындагы участокларына яки үзе чыккан авылларга яңадан кире кайтарачак. Авыл, гомумән, адәм баласын яңадан коткарачак, чөнки ул – җир, ул – бакча, ул – үзең үстергән ризык, ул – күп әйберләрдән дәва һәм шул ук вакытта күңел тынычлыгы да.

Ярар, COVID-19 без аңлап бетермәгән нәрсә булса, безнең бит әле адәм баласын 100 елдан артык юк итеп килүче онкология чире дә бар. «Онкология нидән килеп чыга?» – дигән сорауга мин бервакыт үземчә, ничектер, җавап тапкан кебек булдым, чөнки онкология аркасында әнине, дусларны, якыннарны озатырга туры килде. Якын дустым Фәиз Израильдә операция ясатып кайтып, бераз вакыт үткәч, аңа, үзем дә сизмәстән, онкологиянең каян барлыкка килүен аңлатырга тотындым, үзем аңлаганны җиткерергә тырыштым. Фәиз миңа күзләрен тутырып карап тора. Шуннан соң мин сөйләп бетергәнне көтте дә: «Ә син боларны каян беләсең?» – ди. «Мин сиңа хәзер нәрсә уйлыйм, шуны әйтә барам, менә шулай була», – дим. Ә ул: «Миңа бу нәрсәләрне Израильдә профессор сөйләде. Эчтәлеге нәкъ синеңчә», – ди. Эчтәлеге, беләсезме, нәрсәдән тора иде аның? Дисгармония дигән сүздән. Ул нәрсәне аңлата соң? Бу халәт кешенең эчке дөньясы белән тышкы дөньясы, эчтәге хисләре белән тыштагы гамәлләре тәңгәл килми башлаудан туа. Алар төрлегә әйләнә, поляр кырларга, полюсларга аерыла һәм бер-берсе белән күзгә күренмәгән көрәш алып бара башлый. Адәм баласы икеләнә, борчыла, эше бармый, эчке дөньясы кайный. Ул эченнән бер нәрсә эшләргә, дөньясын башкачарак итеп үзгәртергә тели, ә тышта бөтенләй бүтәнчә – хәтәр бураннар уйный. Эчке халәте бер нәрсә тели икән, тышкы дөньяда аның киресе килеп чыга. Менә шундый киеренкелек туган җирдә рак күзәнәкләре (Җир шарында яшәүче кешеләрнең 98 процентында бүген рак күзәнәкләре бар) активлаша, бер урынга җыела башлый. Күз алдына китерегез: оешкан җинаятьчел төркем (ОПГ) бик каты хәтәр нәрсә, ә инде кесә карагы ул кадәр куркыныч тудырмый кебек. Менә рак күзәнәкләре дә шулай. Ул үзе генә булганда, алай ук хәтәр түгел, ә инде бергә туплангач, чөнки кешенең көндәлек проблемалары арта бара, алар бер шешкә әйләнә. Һәм шул шеш кешене әкертен генә үтерә башлый. Күпчелек очракта шулай, тик һәрвакыт түгел. Ниндидер ерак утрауда үзенең замогында яшәп ятучы, тормыштан канәгать кеше проблемасыз гомер итә ала, тик күпчелек үзләре дә аңламый торган шушы тормышның көндәлек агымында миңгерәгән сарыклар шикелле яшәүне дәвам итә. Әйе, сарыклар, бу изге китапларда да язылган. Адәм баласына Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләре һәрвакытта да шундый сүзләрен яңгыратып килделәр: «Мин – пастырь, сезнең көтүчегез», – дигән формада. Без әле дә аңламыйча яшәвебезне дәвам итәбез: җыябыз, туплыйбыз, тартышабыз, судлашабыз, сугышабыз, эшлибез, арабыз, кайтабыз, ятабыз, торабыз һәм беркөнне кинәт кенә тора алмыйбыз. Китеп барабыз. Бүген кешенең дөньядан китүе беркемгә дә гыйбрәт түгел, ә ул бит гыйбрәт булырга тиеш. Туплады-туплады да бернәрсәсез китеп барды. Балаларына, якыннарына, читтән күзәтеп карап торучыларга гыйбрәт югыйсә: бай да китә, ярлы да китә – барысы да гүр иясе була. Минем хәзер тирән, үлем белән бәйле хатирәгә кереп китәсем килми, яңадан нигезгә әйләнеп кайтам.

Нигез. Нигезнең булуы Архимедның бер законына корылган: «Дайте мне точку опоры, и я переверну весь мир!» Менә кешенең ата-бабалары яки үзе тарафыннан тудырылган, ныгытылган нигезе булып, ул шуңа таянып эш йөртсә, тормышын көндәлек күзәтүләргә корса, кояшны каршы алып, аны офыкларга озата алса, канәгать булып яшәсә, ул үзе дә балалары, оныклары өчен бер нигезгә әйләнә. Шуның өчен элек-электән, нигезеңне югалтма, дигәннәр. Авылда иң зур каргышларның берсе дә: «Капка төбеңә чирәм үссен!» – булган, чөнки капка төбенә чирәм үссә, сукмак юк дигән сүз. Бу сукмактан син чыгып йөри алмыйсың, димәк, син авыру хәлдә өеңдә, нигезеңдә ятасың. Балаларың чыгып киткән дә, кайтучы юк.

Нигез – бүгенге тотрыксыз җәмгыятьтә иң тотрыклы, кирәкле нәрсәләрнең берсе дип саныйм мин. Нигезләрне барларга йә үзең яшәгән җирдә ныклы нигез булдырырга кирәк. Бер яктан, корган корылмаларың белән булса, төп өлеше – шул нигезне кылган гамәлләрең белән ныгытырга кирәк. Тагын бер кат искәртеп әйтәсем килә, куркытып түгел, ә искәртеп: менә бу Ходай җибәргән авырулар тиктомалдан килеп чыкмый. Һәр авыру – кешелек дөньясының ниндидер бер үсеш юлында аны чистартучы, көйләүче, юнәлеш бирүче нәрсәләрнең берсе. Һәм COVID-19 да шул исәпкә керә. Ул адәм баласын бераз тетрәндереп, аның яшәешенә иман кертүче, тотрыклылык биреп торучы нәрсәләрнең берсе булып тора. Әдип Фәнис Яруллинның шундый шигъри юллары бар:

Хыялларны өеп яктым әле,
Дөнья китте артык суынып.
Якты уйларымның учагында
Хет бер кеше китсен җылынып.
Безгә бит гел шул җылылык җитми,
Җаннар каткан инде бозланып.
Дөньясына утлар төртү кирәк,
Янар өчен әрнеп, сызланып.
Әрнемәгән, сызланмаган җанда
Битарафлык җәя кочагын.
Карый-карый һәркөн яманлыкка,
Күзләр җыя дөнья пычрагын.
Ялган сүзләр сөйләп тел пычрана,
Аңа бәрелеп йөзләр карала.
Йөз карасы бетми юып кына, –
Ул җил белән җиргә тарала.

Менә шушы нәрсәләрдән тетрәнү, чистарыну, аларны барлау кирәк. «Нәрсә булды безгә? Ник алай түгел? Нәрсәдер болай түгел?» – дигән сорауларга җавап табар, хатирәләрне яңартып, киләчәк юлны билгеләр өчен, кешегә бер таяну ноктасы кирәк. Шул урыннарның берсе – адәм баласының нигезе. Аңа кадәр барлыкка килгән нигезме ул, йә булмаса, үзе булдырган нигезме – анысы мөһим түгел.

Адәм баласына бүген таяну ноктасы гына түгел, аңа ниндидер башка терәк тә кирәк. Һәм ул үзе дә кемгәдер терәк булырга тиеш. Авыр заманалар килеп бара, ләкин кешегә беркайчан да җиңел булмаган. Дөрес, җиңел тоелган вакытлары булгандыр, әмма җирдә яшәү беркайчан да ансат бирелмәгән. Һәм шуңа күрә кешенең иң төп бурычы – бу дөньяда кеше булып калыр, кемгәдер таяныч, терәк булыр, дисгармониягә кереп китеп чирләмәс, гармониядә яшәр өчен, үзе өчен таяну ноктасы булган нигезне булдыру, аны саклап калу кирәк…

Язмамны шигъри юллар (кызганыч, авторын хәтерләмим) белән тәмамлыйсым килә:

Яшәр өчен җанга өмет кирәк,
Учак кирәк нәни булса да.
Таяныр өчен ныклы иңнәр кирәк,
Кайтып егылырга – бусага.

 

Раил Садриев 

«Безнең мирас». — №2. — 90-93 б. 

 

Комментарий язарга