Журнал «Безнең мирас»

Ничек славянлашканбыз һәм руслашканбыз?

Татар-төрки теле кысрыклана башлый


Византия белән мөнәсәбәтләр ныгыгач, христиан миссионерлары Киев каһанлыгында актив эш җәелдереп җибәрәләр. Миссионерлар, нигездә, болгар һәм серб милләтеннән була. 988 елда Киев каһаны Владимир илдә кылыч һәм мәҗбүриләү юлы белән православие дине урнаштыра. Бу адым аңа Византия белән дуслашу, христиан Ауропа киңлекләренә чыгар өчен кирәк була. Иң беренче поплар да болгарлардан һәм серблардан тора, дини кулланма, догалар да шул телдә языла. Чиркәүләрдәге гыйбадәт иске славян телендә алып барыла. Шулай итеп, славян теле дәүләт теле буларак кулланыла, татар-төрки теле чикләнә башлый. Җирле фин-угыр һәм татар-төрки халыклары да, православиегә күчеп, әкренләп славянлаша.


Варягларны каршы алу: «Земля наша велика и обильна, а порядка в ней нет. Приходите княжить и владеть нами». XV гасыр елъязмасыннан миниатюра

Бу процесс хәзер дә дәвам итә...


Мәктәпләрдәге тарих фәнендә ниндидер мифик русичларның башка халыкларга даими рәвештә каршы торулары «урман» белән «дала»ның даими көрәше итеп тасвирлана. Чынбарлыкта исә Россия дип аталучы илнең бар тарихы да финугыр һәм татар-төрки халыкларының бертуктаусыз славянлашуы, соңрак руслашуы процессыннан гыйбарәт. Чудь, балт, мукшы, әрҗә, мерә, морама, мещера, бәҗәнәк, кыпчак, хәзәр, бродник, карабүрек, болгар, бортас һәм татарлар – барысы да славянлашуга йөз тота. Авылда яшәгәннәре дәүләт хезмәтенә керә, шәһәргә күченгәннәре дә 2-3 буын дәвамында славянлаша, соңгы гасырларда исә руслаша. Бу процесс 12 гасыр буена дәвам итеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Хәзерге гомумглобализация шартларында исә ул коточкыч тизлек белән барып, нәтиҗәдә, Россиядә яшәүче милләтләр инкыйраз упкыны алдында калды.


Россиянең тарих концепциясе ничек булырга тиеш?


Җөмһүриятнең рәсми тарих концепциясе буенча илнең төрле этник төркемнәре арасында дуслык-татулык, тарихи бердәмлек идеяләре таратырга, үзара бәйләнешләр, хезмәттәшлек, гомуми уңышлар, уртак тату тормыш пропагандаланырга тиеш. Ә бүгенге көндәге рәсми тарих концепциясе, илне берләштерәсе урынга, киресен эшли. Бу исә тарихка гына кайтып калмый, әдәбият, сәнгать кебек өлкәләргә дә үтеп керә. В.Янның киң таралыш алган өч томлыгы, «Орда», «Коловрат» кебек фильмнар берсе дә ил бердәмлегенә эшләми, чөнки бу вакытта илнең татар, нугай, калмык кебек халыклары гына зыян күреп калмый, хәзерге көндә Россиянең төп союзнигы булган Казакъстан кебек илләрдә яшәүче төрки халыкларның тарихи һәм милли горурлыкларын да кимсетә.


Рәсми дәреслекләрдә илнең тарихы бары тик Киев Русе, Московия һәм Россиянең үткәнен сөйләүгә генә кайтып кала. Башка рус булмаган халыкларның тарихы исә бөтенләй яктыртылмый. Күрсәтелгән очракта да алар Россиянең дошманы итеп кенә тасвирлана. Мәктәп дәреслекләре, тарих дәүләт төзүче бар халыкларның тарихи суммасы булырга тиеш! Биредә славян халыклары, финугырлар, татар-төркиләрнең тарихи җыелмасы булсын иде. Шул очракта гына җәмгыятебездә ике яклы гадел толерантлык мөнәсәбәтләре формалаша ала. Хәзәр каһанлыгы, Идел, Азак буе Болгарстаннары, шанлы төрки каһанлыклар да, кыпчак һәм бәҗәнәк ханлыклары, Алтын Урда, аннан соңгы татар ханлыклары һәм урдалары да тарих дәреслекләрдә урын алырга тиеш. Алар үзара дошманлык мөнәсәбәтләре яссылыгында түгел, ә мәдәният казанышы буларак яктыртылсын иде. Үзара аралашу, хезмәттәшлек, союзлар, сәүдә, гомуминтеграция моментларына күбрәк басым ясарга кирәк. Ниндидер мифик Куликово орышы, шыр әкият булган Угра буендагы каршы торыш, Ярмәк походлары кебек тискәре моментларны күпертеп күрсәтергә, андый уйдырмаларны илнең тарих концепциясенә нигез итеп салырга һәм башкисәрләрдән һич кенә дә геройлар ясарга ярамый!


Айрат Чанышев


"Безнең мирас". - 2022. - №9. - Б. 4-5. 

Теги: Айрат Чанышев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру