СИН КЕМ?
...Кирәклерәкләренең барчасын да исемнәре,
ә калганнарын йөз кыяфәтләре буенча танып,
алар: кыек, ябык, шадра, камыт аяклы... дип, исемлеккә теркәлделәр.
И.Гончаров, «Фрегат “Паллада"» (1857)
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Әллүки» коллективы мөселман татарларда балага исем кушу йоласын сәхнәләштереп күрсәтеп, халык иҗатына багышланган «Кәрия-Зәкәрия» төбәк конкурсы Гран-приена лаек булган иде. /С.Камалетдинов фотосы, 2019 ел
Мин – Габдулла, ә сез? Һәр кешенең үз исеме, фамилиясе бар. Димәк, исемнәр бер кешене икенчесеннән аерып, танып белү өчен кирәк. Искиткеч кызык тема!
Күрдегезме, мин үземнең исемемне атадым. Әмма Габдулла булуым өчен минем бер гаебем дә юк. Төп гаеп атаклы вә бөек шагыйребез Габдулла Тукай өстенә ята. Мин өебезне урталай бүлгән такта стена артында якты дөньяга килеп чыккач та, кычкырып елап җибәргәнмен. Бик акыллы булдым микән, әллә әти-әниемнең авыр тормышларын ана карынында ук сизеп яткангамы, бу дөньяга килүемә сөенмәгәнмен шикелле. Үзегез уйлап карагыз: сөенгән булсам, килү белән елый башлар идемме икән? Нәрсә булса шул, язмышларын санга сукмыйча, бу дөнья капкасыннан җиребез бишегенә көлеп, елмаеп кергән балаларны тарих хәтерләми.
Елаганымны ишеткән, Габдулла Тукайның шигырен ятлап утыручы апам Габдулла исемен тәкъдим иткән. Әти Локман исемен куйдырырга теләгән. Ул, шәҗәрәбез буенча 1587-1667 еллар аралыгында яшәп, 80 яшендә, Габделкәрим исемле улы тәрбиясендә вафат булган. Локман, риваятьләрдә әйтелгәнчә, изгелеге өчен Ходай тарафыннан 80 яшьлек, ягъни бөркет гомере белән бүләкләнгән. Әтине тыңламаганнар, мин Габдулла буларак яши башлаганмын. Әмма мин бу исемнең бөеклеген аклый алмасам да, шунысы куанычлы: төрле түбәнлекләр белән тапламадым һәм хур да итмәдем. Әгәр Тукай минем язганнарымны укый калса: «Энем Габдулла, борчылма. Син кечкенәдән ата-ана сөюеннән мәхрүм калып, үксез бала булып, бер гаиләдән икенчесенә, өченчесенә... бәрелеп-сугылып, көннәр, еллар дәвамында әҗәл белән көрәшеп яшәмәдең. Юлың җиңелрәк, син бәхетлерәк булдың. Тормыш юлың, язмышың шундый булган өчен, син гаепле түгел», – дип әйтер иде сыман. Димәк, кешене исем бизәми, киресенчә, кеше исемне бизи. Ә аның өчен, бизи алырлык исемең булу кирәк икән…
ИСЕМНӘР ТАПЛАНМАСЫН…
Менә шуңа күрә дә, бик күп кеше, балалары туганчы ук исем эзли. Иң башта күз атаклы, җәмгыятьтә югары баскычка күтәрелгән, ихтирам казанганнарның исемнәренә төшә. Кеше үз баласының да шундый кешеләрнең тормыш юлын дәвам итеп, атаанасы абруен күтәрмәсме дигән татлы өметләр белән бөекләрнең исемен нарасыена бирә. Революция = Револь + Люция, В.И.Ленин = Вил, Вилена, Вильма; Спартак…
Исемнәр бала теге яки бу сыйфатларга ия булсын дигән өмет аша хыялланудан да сайлап алына. Әнә ич: Минтимер, Батырҗан, Байбулат, Гөлгенә, Миңсылу... Әгәр дә синең тимер яисә батыр сүзләре кергән исемле улың йомшак, куркак булып үссә, һичшиксез, аларның исемнәре бик көлке күренәчәк. Инде искиткеч шыксыз, тар маңгайлы, такта сыман яссы күкрәкле, кәкре аяклы кызның исеме Сылу булса, бер икеләнүсез әйтәм: бик урынсыз булыр иде, ягъни кыз баладан көлү сыман. Нишләргә? Баланың кыяфәтенә, әтиәнисенең чалымнары, буйсыны, акыл ягына да күз төшереп, балага үзенә килешеп, ятышып торган исемнәр сайларга кирәк.
Кеше язмышы, ул узачак тормыш юллары – кара урман. Нәрсәләр бар аның эчендә, аръягында – Бердәнбер Ходай Үзе белсә-белер. Әнә ич Йосиф Сталин-Джугашвили яки Адольф Гитлер – бу ике кеше аркасында дөнья халыкларына килгән кайгыхәсрәт, үтерелгән күп миллионнарча кеше, аннан да күбрәк, якты дөньяга килә алмыйча калган сабыйлар күз алдыма килеп, мин җиргә төкерәм, кайчакларда сүгенәм-сүгәм, һәм бик күпләр аларны күз яшьләре белән каргый. Ә бит боларның да исемнәре шул ук исемдәге иманлы кешеләрнекеннән берние белән аерылып тормый. Әгәр кешенең җаны үлемсез икән, үлгәннән соң да яхшы сүзләр белән искә алу, бәлки, хәер бирү, хәер ашлары әрвахларга матур итеп язылган сәлам хаты кебек барып ирешәдер? Шуңа күрә игелекле, тормыш юлын иман күләгәсе астында, күңелле итеп узган кешеләрне онытмаска тиешлебез.
Әмма без начарлыкны, начар кешеләрне онытырга, саташу сыман, яман төш итеп кенә уздырырга теләсәк тә, тарих аларның исемнәрен үз битләренә канлы хәрефләр белән язган. Дөрес, еллар үтү белән аларның этнекеннән күп меңнәрчә күбрәк этлекләре онытыла. Әмма бу бәндәләрнең ялгышларын кабатламас өчен, фашизм, шовинизм, сионизм... кебек, аларның дөньяга хуҗа булу теләге дә онытылмаска тиеш. Бу хәрәкәтләр, шуларның башында торучылар, үзләрен Аллаһ белән янәшә куеп, Аның җирдәге урынбасарлары кебек сизеп эш йөртә. Мондый кешеләрнең урыннары тилеләр йортында булса, дөнья тынычлап, иркен сулыш алыр иде.
Аллаһны танучы, Аңа ышанучы кешеләр, барысы да исемнәре керләнмәсен, тапланмасын өчен көрәшергә тиешле.
Греклар, борынгы заманнарның шактый алга киткән милләте буларак, исемнәрен дә үз аллаларыныкына охшатып кушканнар: Аполлон, Афина, Афродита, Гемера, Гея, Дионис, Зевс, Зефир, Ника, Пистис, Селена, Эрида, Эрос…
Грек якларыннан кайтып, татарлар өчен «өлкән туган» саналучы рус милләтенә юл тотабыз. Монда: Нелюба, Злоба, Первуша, Рябой, Косой, Зима, Черныш, Казанец, Хромой, Грязный, Горбатый... яши. Төрек гаскәрләренең ислам байрагы астындагы һөҗүмнәре 1453 елның 29 май көнендә Византия империясенең яшәвенә нокта куя. Рим империясе таркалу сәбәпле, 395 елда барлыкка килгән дәүләт яшәүдән туктатыла. Төрек дәүләте составына кертелгән Константинополь шәһәренең исеме 1930 елның 28 мартында Истанбул итеп үзгәртелә. Әнә шул 1452-1455 елларда мөселманнардан качкан христианнар рус җирләрендә сыену таба. Үзләре әлифне таяк дип тә белмәгән рус, укыйяза белүче чит ил кешесенә мөкиббән китеп, аларга яшәү өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра, җир һәм урманнарын бүлеп бирә... Эшләү өчен кешеләр белән дә булышып, дин өчен булган корылмалар: монастырь, чиркәү һ.б. төзү эшләре җәелеп китә. Халыктан, дин тоту өчен, салым түләтә башлыйлар. Әнә шул вакытларда рус чиркәүләрендә Византия рәссамчылары һәм бизәк осталары тырышлыгы белән бизәлеп, шактый гына алга китеш күзәтелә.
Шушы алгарыш нәтиҗәсендә, Византиядән килгән исемнәр, русларның кыргый исемнәренә алмашка килә: Агафон, Александр, Алексей, Геннадий, Денис, Ефим, Ипполит, Кузьма, Макар, Алла... Ә үзебезнең татар исем нәренә килсәк, алар – төрки телләрдәге сүзләр. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре (1818-1889) Бәләбәй өязенең Кибәк авылыннан чыккан Ишмөхәммәд исемле татарның шәҗәрәсе аша халкыбызның элеккеге исемнәренә мисал китерә. Ишмөхәммәд абзыйның сигез бабасы менә шушы исемнәрне йөрткән: Бишмәт-Аяз-ЧытырманУрманчы-Кызылбай-Колаш-Кулыш һәм Алуш. Ә бүгенгеләре гарәп теленнән кергәннәр. Исемнәренең гарәп теленнән булуы Болгар бабаларыбызның 922 елда (Алмыш хан идарә иткән елларда), ислам динен кабул итеп, мөселманнарча яши башлагач барлык ка килгән. Сез үз исемнә регезне бик яхшы беләсез, мин аларны сезгә күрсәтүне кирәкле дип санамадым.
БАЛА ҮСКӘЧ НӘРСӘ ӘЙТЕР?
Бүгенге көннәрдә исемнәрнең мәгънә ягына артык игътибар итмичә, аның матур яңгырашы, җиңел әйтелешенә, аннан да битәр, үз балаларын башкалар арасында күркәмрәк итеп күрсәтү теләге алга сөрелә. Ихтимал, мин үзем дә шундыйлар рәтенә керәмдер. Улым тугач, хатыным аңа Руслан исемен сайлады. Барыгыз да Пушкинның «Руслан һәм Людмила» поэмасын яхшы беләдер. Күпчелек тел белгечләре Русланның татар телендәге Арыслан исеменнән алынганлыгын әйтә. Поэмадагы Ратмир – хазар, ә Фарлафныкын әйтергә авырыксынам. Мин Руслан исеменә каршы булдым. Чөнки Өчнарат авылында Нуретдин исемле кешенең 5-7 яшь тирәсендәге малае Русланны күргәнем бар иде. Шушы малайны урамдамы, кибет тирәсендәме очратучылар: «Энем, син сүгенә белмисең икән» – дип баланы котырталар. Малай, олы кешеләргә охшарга тырышып, йөзләрен чытып, тозлап-борычлап сүгенә башлый. Әмма хатыным, шул еллар модасына ияреп, балабызга Руслан исеме кушты. Мин риза булдым. Ни өчен дигәндә, аны тугыз ай буена йөрәк астында ул йөртте. Руслан исеме куюыбыз өчен мин үкенмим. Аллаһка мең шөкер, быел җәй улыбызга 46 яшь тулды. Әмма ни гаиләсендә, ни кешеләр арасында аның авызыннан сүгенү сүзенең чыкканын ишеткәнем юк.
Әмма дөнья булгач, кызыккан исемнәр табыла. Беренчедән, әгәр милли хисләрең белән исәпләшмичә, аларны таптап, аеруча синең халкыңны коллыкта тотучыларның исемнәрен кушсаң, әгәр белеп ятсалар, шушы җирләрне, илне саклап шәһит киткән әрвахлар синең турында нәрсә уйлар? Бу сорауга да миндә җавап юк. Күз алдыгызга китерегез, менә Малайзия короленең (1926-2001) күркәм исеме: Салахуддин Абдул Азиз Шах ибни аль-Мархум Султан Хизамуддин Алам Шах! Бу исем минем күңелемә якын. Шушы исемне кушкан очракта, мине белүчеләр, аннан соң бала да үзен таный башлагач, нәрсә әйтер? Димәк, исем кушканда, синең балаңның тууында бер катнашы булмаган кешеләрнең дә фикерләрен тыңларга кирәк икән.
Илдәге индустриализация елларында аеруча бик күп яңа исемнәр уйлап чыгарылды. Монда: Трактор, Динамо, Генератор, Ворс (Ворошиловский стрелок)... һәм шуларның шикәр шакмагын хәтерләтүчесе безнең районның Юлбат авылында Рафинад исемен йөртте. Хәзерге заманныкылар да артта калырга теләми. Мөслим кызы үз баласына Весна исемен биргән. Аңлашыла, Весна – табигатьнең язгы торышы – яфрак яру, умырзаялар бөреләнә, җылы яклардан кошлар кайту... кебек күренешләргә якын. Әмма шушы чакта карлар эри, кар астында яткан пычраклар ачыла, җир йомшап, юллар өзелә, елга сулары көрән төсләргә керә. Татарлар арасында рус исемнәре бирелүнең бу бары тик бер мисалы.
Кайсыдыр бер укымышлысы кызына Милли исеме кушкан. Бәлкем, мин ялгышамдыр, ә бит милләт төшенчәсе халыкларның үз билгеләмәсе, атамасы. Бүгенге көндә дөньяда алты меңнән артык милләт исәпләнә. Миңа бик кызык: бу Милли исемле кыз кайсы милләтнең чагылышы икән? Ә менә рус егете татар кызына өйләнгәндә, рус кызы татар егетенә кияүгә чыкса да, 3-4 елдан күңелдә милли хисләр уяна. Чөнки ишегалды комлыгында бары тик рус патшалары: Иван, Федор, Петр, Павел, Александр, Николай, Борислар гына уйный. Менә ул татарның патшага әйләнүе. Соңгы вакытта балалар арасында король һәм королева исемнәре дә еш очрый. Урта Азиядән чыгучыларның да балалары күзгә күренеп арта. Әле хәзергә татар чәкчәк, өчпочмаклар ашый, җырлый, бии, уйный-көлә. Телне озынайту буенча фиркәләр, министрлар, аларның урынбасарлары, әллә нинди тапшырулар һәм бик күп тел белгечләре дә көне-төне тир түгә. Әмма комлыкларда патшалар һәм король, королевалар гына уйный. Күрәсең, табылган бер кеше – Ватанпәрвәр, акча эшләп, күңел ачучылардан үзгә, йөрәк парәсенә МИЛЛИ дип исем кушкан. Кызык! Барлык татарлар балаларына милли исемнәр кушса, тел бетсә дә, милләтнең барлыгы күренер иде.
ГОРУРЛАНЫП ЯШӘРГӘ ЯЗСЫН
Әйе, кызыклы хәлләр һәм кызыклы исемнәр безнең халыкта еш күзәтелә. Әле аның чит илләрдән кергәннәре кызык. Барыгыз да белә булыр: күренекле әдибебез, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, язучы, шагыйрь, драматург, публицист, тәрҗемәче Ләбиб Леронның да исем тарихы бик күңелле. 1961 елның ноябрендә туган малайның исемен атасы Лемон дип яздыра. Малайның әнисе: «И, балага кем лимон исеме куша инде», – дип тузгый. Үзенчә матурлап: «Ленарис!» – дип йөртә. Ә бит Шәргыя ханымның сүзләре дөрес. Лемон инглиз сүзе, туры тәрҗемәдә лимон төшенчәсен бирә. Лерон әфәнденең әллә ни исе китми. Ул үзен Ләбиб Лерон исеме астында укучыларына таныта.
Барыгызга да матур исемнәр, шуларны матурлый торган эшләр, уй-фикерләр теләп калам. Берберебезнең исемнәре белән горурланып яшәргә язсын!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА