Журнал «Безнең мирас»

Бала туган телен өнәмәсә...

Баланың, яшүсмернең рухын дөрес тәрбияләү – катлаулы гамәл: ул әти-әнинең акыллы һәм тәрбияле, югары җаваплылык хисенә ия булуын таләп итә. Без бу язмада бүгенге иң мөһим мәсьәләләр – татар әти-әниләренең балаларда милли үзаң тәрбияләү, милли мәгарифне үстерү һәм туган телне саклау бурычлары турында сөйләрбез.

Безнең халык элек-электән балалар һәм яшьләрне тәрбияләү эшенә зур әһәмият биреп килгән һәм шуның нәтиҗәсендә татарлар әдәпле, тәртипле милләт булып санала. Әмма заман җәмгыять алдына яңа таләпләр, катлаулырак бурычлар куйды. Хәзер татар халкы алдында үзен милләт буларак саклап калу-калмау мәсьәләсе килеп басты. Хикмәт шунда: соңгы елларда дәүләтнең кайбер органнары, объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, халыкларның миллилек сыйфатлары ныгый баруын түгел, хәтта сакланып калуын да тоткарлый торган чаралар күрү белән шөгыльләнә кебек. Балаларга туган телләрне укытуны киметү дә шундый карарларның берсе. Моңа уку йортларының җитәкчеләре, шул исәптән хәтта кайбер татар директорлары да теләктәшлек күрсәтә, татар мәктәпләрендә дә русча укытуга күчә баралар. Татар балаларына туган тел укытуны төрле сылтаулар табып бетерә бару күренешенең иң гарьләндергәне шул: балаларга туган телләрен укытуга кайбер татар әти-әниләр үзләре дә каршы килә. Инде болай да хәтта Татарстанда яшәүче татарларның шактые туган телдә аралашмый. Мондый хәл – туган телебезнең, димәк, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм традицияләребезнең яшәешенә яный торган зур куркыныч.

Телебезнең һәрьяклап дәрәҗәсен күтәрү эшенә җитәкчеләр белән халыкның бердәм һәм актив керешүе кирәк. Җитәкчеләрдән аеруча җитди, хәлиткеч бурычны зур вәкаләтле Рәис башкара, әлбәттә. Ул, тәҗрибәле, зур белемле галимнәр, педагоглар, күренекле мәдәният хезмәткәрләреннән эшлекле комиссия оештырып, аңа тиз арада татар теленең абруен күтәрү чараларын күрүнең конкрет программасын төзү бурычы куяр һәм тиешле органнарга бу документта күздә тотылган чараларны башкару эшен йөкләр дип уйлыйк. Шәт, ул программада әдәби телебезне, саклап, алга җибәрү өчен мөһим бурычларны гамәлгә ашыру юллары һәм чаралары сурәтләнгән булыр.

Андый бурычларның бүгенге көндә иң әһәмиятлесе – татар мәгарифе эшен, тәгаенләп әйткәндә, татар телен һәм әдәбиятын укытуны җайга салу. Проблемалар күп. Аларны ачыклап, бу өлкәдәге эшне яхшыртуга һәм камилләштерүгә юнәлтелгән конкрет тәкъдимнәр ясау өчен, белдекле кешеләрне җәлеп итеп, шуларның ярдәме белән татар мәктәпләренең эшен һәм рус мәктәпләрендә татар телен укытуның торышын тикшерү зарур. Алар, татар телен укыту мәсьәләләрен: методикасын, укучыларның туган телләрен белү дәрәҗәсен, укытучыларның квалификациясен, эшләренең сыйфатын, уку әсбаплары белән тәэмин ителүен, мәктәп җитәкчеләре һәм педагогларның татар телен укытуга мөнәсәбәтен, шулай ук башка мөһим мәсьәләләрне принципиаль рәвештә тикшереп, татар телен укыту эшенең торышына объектив бәя бирсен иде.

Татар әти-әниләренең кайберләрендә һәм, гомумән, милләттәшләребезнең шактый зур өлешендә үтә гаҗәп хәл – халкыбызның асылына тискәре мөнәсәбәт, аның бөтен хасиятен – телен, мәдәниятен өнәмәү хөкем сөрә. Бу күп нәрсәдә чагылыш таба: татарларның шактые үз телен белми һәм белергә дә теләми, белгәннәренең дә күбесе аңа битараф: бу телдә аралашырга теләми, милли тормыш белән кызыксынмый, татарча китаплар, газета-журналлар укымый. Мондый хәлне хаким милләт алдында кимсенеп, буйсынып яшәргә күнеккән булуының чагылышы дип аңларга мөмкиндер. Әмма XXI гасырда үзеңне түбәнсетеп яшәүне аклап булмас. Әлегә кадәр кайбер кешеләрдә андый караш хөкем сөрүнең сәбәбен аларның укымышлылык, аңлылык дәрәҗәсе түбән булуында дип уйларга туры килә.

Соңгы вакытларда халык арасында «Татар теле нигә кирәк, рус телен белгәч, шул җитмимени?» – дип сөйләнеп йөрүчеләр арта бара. Мондый карашлар – татар халкының телен, мәдәниятен, матур горефгадәтләрен бетерүгә юнәлтелгән тискәре пропаганда нәтиҗәсе. Моңа каршы дәлилләр җитәрлек.

  • Беренчедән, берничә тел өйрәнү һәм шул телләрдә аралашу кешенең акыл сәләтен үстерергә ярдәм итә.
  • Икенчедән, берничә тел белү аралашу даирәсен киңәйтә, башка телләрдә сөйләшүче кешеләр белән дә мөнәсәбәткә керү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, татар телен белсәң, аның белән кардәш төрки телләрдә сөйләшүче күп ил кешеләре белән аралашырга мөмкин. Мисал: мин, Иранда булганда, андагы әзәрбайҗаннар белән, Кытайда чагында уйгурлар белән татарча ярыйсы гына аңлаштым.
  • Өченчедән, иң җитди мәсьәлә шул: туган телеңне белмәү һәм аны өйрәнергә, ул телдә сөйләшергә теләмәү – әти-әниең, әби-бабаң, кардәшләрең, халкыңны хөрмәт итмәү, яратмау дигән сүз. Туган тел ул – иң якын кешеләрең кебек үк кадерле нәрсә. Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, тел – халыкның, милләтнең төп билгесе, тел югалса, халык үзе дә бетә.

Бу уңайдан, кайбер әти-әниләрнең балаларын татар мәктәпләрендә укытырга, рус мәктәбендә укыганнарын татар теле дәресләренә йөртергә теләмәүләрен истә тотып, Хөкүмәтебез, Мәгариф министрлыгы уку йортлары җитәкчеләренә, укытучыларга әти-әниләргә туган телнең әһәмияте, әти-әнинең изге бурычы икәнлеген үтемле итеп аңлату эшен йөкләргә тиеш. Әти-әниләр үзе дә белсен, балаларына да төшендерсен: туган телеңне өйрәнмәсәң, белмәсәң, димәк, сине тәрбияләп үстергән әти-әниең, әби-бабаларың, кардәшләрең һәм халкыңа хыянәт итәсең булып чыга.

Татар мәктәпләрендә, чыгарылыш Бердәм дәүләт имтиханнарын русча тапшыру аркасында, аттестаттагы билгеләре түбән булып, мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызлар югары уку йортларына керә алмас дип, рус телендә укытуга күчә бару урынсыз һәм туган телебезнең киләчәге өчен зыянлы. Хәзер татар мәктәпләрендә дә рус телен өйрәтүгә күп вакыт бирелә, һәм ул гомумән алганда яхшы сыйфатлы итеп укытыла, дип фараз кылырга нигез бар, чөнки рус теленә дәүләт тарафыннан игътибар зур. Димәк, татар мәктәпләрендә укып чыккан яшьләр дә русча яхшы белә, шулай булгач, аларның, югары уку йортларына кереп, уңышлы укулары өчен берни дә комачауламый. Искәртеп китик: моннан күп еллар элек татар мәктәпләрендә рус телен хәзергегә караганда азрак вакыт белән укыталар иде, мөгаен, сыйфаты да түбәнрәк булгандыр. Шуңа да карамастан, татар мәктәпләрен тәмамлаган егет һәм кызлар зур конкурслы вузларга кереп уңышлы укып чыга иде. Моның мисаллары күп.

Татар мәктәпләрен арттырып, аларда яшьләр күбрәк укып чыксын өчен, республика җитәкчеләренә, татар мәктәпләрендә укытуның сыйфатын күтәреп, аларның матди базасын ныгытып, шулай ук абруйлы (элиталы) яңа татар мәктәпләре төзеп, милли уку йортларының дәрәҗәсен күтәрергә һәм бу мәктәпләрне тәмамлаган егет һәм кызларга югары уку йортларына кергәндә күпмедер льготалар бирү мәсьәләсен көн тәртибенә куярга кирәк.

Берничә ел элек ялгыш гамәлдән чыгарып калдырылган Казан педагогика университетын торгызу ихтыяҗы хакында да әйтмичә кала алыйм. Татарча һәм русча укыта алырлык яхшы педагоглар әзерләгән, Россиядә иң алдынгы вузларның берсе булган бу югары уку йортын яңадан гамәлгә кертсәң, татар мәктәпләренең эшен җанландырып җибәрүгә һәм туган телләрен яхшы белгән, югары белемле мәгариф һәм мәдәният белгечләре әзерләүгә зур мөмкинлекләр ачылачак.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру