Кулаткы морзалары
Безнең район җирләре моннан өч гасыр элек «ялан кыр» дип аталган. Көньяк чикләрне ныгыта барып, Петр I XVII гасыр ахырларында бу якларга йомышлы татарларны урнаштыра. Алар Темников, Тамбов, Сембер, Касыйм һәм Казаннан килеп төпләнә. Мәскәүнең борынгы актлар архивындагы бер документта 1765 елда Саратов казна палатасында статский советник Иван Иванович Нечаев, капитан Иван Кварцов, генерал-майор Петр Никифорович Ивашевларның гаризалары каралуы турында сөйләнә. Алар Кулаткы, Зимница, Кирюшки авылларының җирләрен дәгъва кыла. Казна палатасы түбәндәге эчтәлекле карар кабул итә: «И.И.Нечаев, И.Кравцов, П.Н.Ивашев әфәнделәргә Кулаткы, Зимница, Кирюшкино җирләрен бирмәскә, чөнки әлеге авыллар яхшы хезмәт иткән өчен татарларга Петр I Указы нигезендә тапшырылган». Шунда ук 1700 елның 1 июлендә татар милләтеннән булган йомышлы морзалар Шәмион Уразмәмәтов, Осман (Усман) морза Уразов Тимушин улы һәм алар белән 48 кешенең, Петр I Указы буенча, кырдан 50шәр чирек җир, меңәр чүмәләлек печәнлек (ике морзага), ә калган 46сының 25әр чирек сөрүле җир, 500әр чүмәләлек һәм каралты-кура төзү өчен мәйдан алганлыклары турында мәгълүмат бар.
Архив документларыннан күренгәнчә, 1704 елның 10 гыйнварында янә халык күчеп утыра. Морза Уразгилде Усаев һәм аның якыннары – йомышлы кешеләр, патша Указы буенча, һәркайсы бер ярым дисәтинә җир һәм 55 чирек печәнлек ала. Йомышлы татарлар Кулаткыга шул ук елның 25 гыйнварында да килеп урнаша. Бу юлы морза Байгилде Бакмиевның йомышлы кешеләре – 11 җайдак 50шәр чирек сөрү мәйданы, каралты-кура төзү өчен җир һәм 12,5шәр дисәтинә печәнлек ала. 1704-1705 елларда Сембер морзасы Бәхти һәм аның якыннарына хәзерге Бахтеевка авылы тирәсендәге җирләр өчен Грамота бирелә. Аның белән бер үк вакытта чуваш, мукшы крестьяннары да күчеп утыра.
1718 елның июнендә морза Биктимер Сөнчәләев һәм башка йомышлы татарлар – барлыгы 28 кеше 50шәр чирек сөрүлек җир һәм 1000әр чүмәлә чыгарлык печәнлек, каралты-кура төзетү өчен җир мәйданы алган. Шул ук елда морза Андургачев үзенең якыннары белән Кулаткы яныннан җир ала һәм туганнарын кыш чыгарга калдырып китә, шулай итеп, Зимница авылына нигез салына.
Урнашуның һәр этабында морзаларга һәм аларга буйсынган кешеләргә күрсәткән хезмәтләренә нисбәтле төрле күләмдә җир мәйданы бирелгән. Ә «йомышлы кешеләр» дигәнне патшаның атлы гаскәре, җайдаклар, дип аңларга кирәк. Патшага морзалар басып алу сугышлары, баш күтәрүләрне бастыру өчен кирәк була. Шуңа күрә ул аларны үзенә якынайта. Татар җайдаклары, тарихтан билгеле булганча, Азов, Полтава, Төньяк сугышларында, Каспий походларында, «башкорт чуалышларын» бастыруда актив катнаша һәм үзләрен кыю, батыр сугышчы итеп таныта, патшага итагатьле икәнлекләрен күрсәтә. Батырлыклары өчен Император бүләге белән бүләкләнгәннәре барлык төр салымнан да азат ителеп, гомер азагына кадәр казна хисабына гына яшәгән. Аеруча Муса, Иске Атлаш, Ислаев (хәзерге Яңа Зимница) авылы атлы гаскәрдә тырышып хезмәт иткән. Бу авылларда аеруча сугышчан морзалар, солтаннар һәм аларның балалары, оныклары яшәгән.
«Кулатка» сүзе «кулат-күл» сүзеннән чыккан. Ул «тозлы күл» дигәнне аңлата. Биредә күп санда чишмәләр һәм коелар булган. Архив мәгълүматларына караганда, 1912 елда Кулаткы халкы 29 чишмәнең һәм 91 коеның суын эчкән. Төбәгебез элек тә, хәзер дә үзенең су запасы белән дан тоткан, һәм аның сыйфаты да төрле булган. Шунысы да кызык: Болгариядә дә Кулат исемле зур авыл бар, аның да исеменең мәгънәсе «тозлы су» дип аңлатыла.
Шулай итеп, ХVIII гасыр башында патшага аеруча тырышып хезмәт күрсәткән йомышлы татарлар «ялан кырдан» җир алганнар, аларга рус булмаган әсирләрдән 2-3 хезмәтче дә тотарга рөхсәт ителгән. Шул ук вакытта буш казна җирләренә крепостной крестьяннар да качып килеп урнашкан, чувашлар да көчләп чукындырудан бирегә килгән, шулай ук мукшы милләтеннән дә качаклар булган. Алар бистәләргә берләшкән һәм казна крестьяннарының бер өлешен тәшкил иткән. Чуваш Кулаткы, Зирекле, Лебежайка авылларының барлыкка килүе нәкъ менә шул чорга карый.
Иске бистәләрдән аерым хуҗалыкларның аерылып чыгуы һәм ерак җирләргә күчеп урнашуы нәтиҗәсендә дә яңа авыллар барлыкка килгән. Мәсәлән, 1700-1708 елларда 80нән артык йомышлы татар Кулаткы волостенда 15405 дисәтинә җир ала һәм якын-тирәдәге яңа авылларга нигез сала.
Соңрак йомышлы татарлар гаиләләре белән Кулаткыдан ераккарак та аерылып китә башлый. Балта осталары йорт, каралты-кура төзү эшенә яраклы урман үскән җирләрне сайлый һәм 1787 елда Иске Яндовка авылы барлыкка килә. Биш ел эчендә бу авылда яшәүчеләрнең саны 60ка җитә, ә 1793 елда Иске Яндовкадан ун гаилә аерылып чыга һәм Яңа Яндовкага нигез сала. Бу авылларда яшәүчеләр арасында әле һаман да туганлык җепләре саклана. Усть Кулаткы авылы исә 1780 елда Иске Кулаткыдан күчеп килүчеләр исәбенә барлыкка килә.
Тагын бер мисал: 1714-1725 елларда 92 морза гаиләсе Терешка елгасының уң як яры буенда 20000 дисәтинә (һәр кеше башына 50 һәм 25 чирек) җир ала. Бу гаиләләр иң элек Югары Терешка авылына нигез сала, соңрак, аннан аерылып, Урта Терешка, Мансур, Карамалы, Каргалы авыллары барлыкка килә. Казна палатасы алар янына Кирюшки (Кирюшкино) һәм Яңа Терешка авылларын да булдыра.
Безнең бабаларыбыз ничек яшәгән? Алар күчеп утырган дәвер – XVIII гасырның беренче яртысында – Урта Идел буенда, бөтен Россия империясендәге кебек үк, феодаль-крепостной мөнәсәбәт хөкем сөрә. Бабаларыбызга бирелгән җирләр дәүләт милке булып санала һәм аны сатарга, алыштырырга да дәүләт рөхсәтеннән кала беркемнең дә хакы булмаган. Йомышлы морзалар, татар милләтеннән булган солтаннар үз җирләрен үзләре кебек үк морзаларга гына сатарга хокуклы булган.
1720 елдан морзалар әкренләп үзләренең өстенлекләрен югалта. Петр I ислам динендә булган алпавыт-морзаларга крепостнойлар тотуны тыя. Морзалар һәм аларның якыннары өчен йөкләмәләр билгеләнә. Мәсәлән, кирпеч, известь җитештерүгә, хәрби хезмәт өчен җыемнар, артиллерия припаслары ташу өчен олаулар бирү. Җан башыннан түләнә торган салым күләме дә тәгаенләнә. Хәзер татарлар, руслар кебек үк, рекрут бирергә һәм кунарга кертү йөкләмәләрен үтәргә тиеш булалар. Сөрү җирләренә дә салым куела.
Бабаларыбызга Адмиралтейство өчен кораблар ясарга яраклы агач материалларын әзерләү иң авыр йөкләмә булып саналган. Канун буенча теркәлгән һәр тугыз татарның икесе, чиратлашып, ярты елга урман кисәргә җибәрелгән, 25 кешедән өч атлы бер елга китәргә мәҗбүр ителгән. 1704-1724 елларда йомышлы татарларны Петербург төзелешенә дә алганнар.
Петр I үлгәннән соң да йомышлы татарлар һәм морзаларның өстенлекләрен чикләү дәвам итә. XVIII гасырның икенче яртысыннан аларның хәле дәүләт крестьяннарыныкыннан аерылмый башлый. Морзаларның нибары бер өлеше генә, христиан динен кабул итеп, урыс фамилиясен алганнары гына бөлгенлектән котылып кала. Чукынган морзалар рус дворяннары сафын тулыландыра. Бу хөкүмәткә уңай була, чөнки рус булмаган милләтнең өстен, зыялы катлавын идеологик яктан буйсындыру крепостной системаны ныгыта. Шулай итеп, безнең якларда яңа, татар фамилияле, чукынган җирбиләүчеләр барлыкка килә. Алар – Давыдов, Богданов, Богдалов, Кутузов, Карамзиннар...
____________________________________
Мәкаләнең авторы Насыйров Хәнәфи Әхмәтҗан улы – Халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, 20 елдан артык Иске Кулаткы районы мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Лаеклы ялга чыккач төбәкне өйрәнү музеен, район ветераннар советын җитәкли. Хәнәфи ага – «Иске Кулаткы районы тарихы (1700-2000 еллар)», «Солдаты победы», «Симбирская книга», «История Старокулаткинской районной комсомольской организации за 1920-1990 годы», «История муниципального образования Старокулаткинское городское поселение», «Старокулаткинцы в боях за Родину!», «Детство, опаленное войной» һ.б. китаплар авторы.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА