Журнал «Безнең мирас»

Казан баскетбол лигасы татар телен яклап чыккан

“Үз тамырларыңны онытма!” КазБас: баскетбол һәм стритбол лигасының татар телен яклап игълан иткән акцияләренең шигаре шундый. Бу хакта акциянең оештыручылары лиганың социаль челтәрдәге рәсми төркемдә хәбәр итә.
“Үз тамырларыңны онытма! Татар телен яклау билгесе буларак, лигадагы 7 нче тур уеннары вакытында барлык музыка фәкать татар телендә яңгыраячак. Әйдә, уйныйбыз!” – диелә хәбәрдә.
Рәсми төркемдә моның өчен социаль челтәрдән кулланучылар шәрехләр рәвешендә үзләренә ошаган татар җырларын тәкъдим итә дә башлаган инде. Алар арасында “Туган як”, “Эх, алмагачлары”, “Мин сине яратам” һәм башка дистәләгән популяр җырлар бар.
КазБас лигасының 7 нче тур уеннары 2 һәм 3 декабрь көннәрендә “КАИ-Олимп” һәм “Акимбо” комплексларында уза.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/01/153484/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру