Гәүһәр Болгарга килдем...
Шәһри Болгарны Ислам дине кабул ителгән төп үзәк буларак, мөселман татарларның изгеләштереп каравы, хәрабәләрен булса да күрергә бару кебек йолалар күптәннән килгән тарихка ия. Гасырлар дәвамында дини һәм милли изелүгә дучар булган татар халкы Болгарны үзенең рухи таянычы итеп санаган, анда баруны хаҗ кылу кебек фарыз гамәлгә тиңләгән. Бу темага караган бәет-мөнәҗәтләрдәге:
Гәүһәр Болгарга килдем, якут Болгарга килдем,
Шәһри Болгар әүлияларыннан дога алырга килдем,
һәм
Шәһри Болгар мәсҗиденең сиксән сигез баскычы,
Шәһри Болгар вәлиләре ислам диненең ачкычы,
дигән юллар менә шуны ачык дәлилли.
«Шәһри Болгар бәете» текстының бер вариантын матбугатта чыгарган күренекле методист һәм педагог, дәреслекләр авторы, тәрҗемәче һәм журналист, сугыш ветераны Шәриф Сайкин (1900-1999) мондый истәлек бастырган иде. «Элек-электән килә торган йола буенча, һәр җәй саен Тау ягы авылларында карт-карчыклар, төркем-төркем булып, шәһри Болгарга, борынгы әби-бабайларыбызның нигез туфрагына зыярәткә бара торган булганнар.
Борынгы бабайларга хөрмәт, төп туган нигезгә мәхәббәт билгесе буларак, бу йола ХХ гасыр башында да дәвам итте. Җәйге аяз көннәрнең берсен сайлап, безнең Аюкөйдергән авылыннан да берничә карчык ерак сәфәргә чыга иде.
Гыймади абзый Камиләсе шуларны озатучылар арасында булган икән. Урам тыкрыгындагы өянкеләр күләгәсенә сыенып утырган күрше-күлән хатын-кызларга ул шуны хәбәр итә.
Янәшәсендә орчык эрләп утыручы Сара абыстай (Мотыйк абзый хатыны) да сүзгә кушыла:
– Былтыр шул Шәһри Болгар дигән җиргә Кәрим абзый хатыны Зөбәйдә астай да барганые бит. Савабы зуррак булсын дип, җырак булса да, җәяү барганнар, – ди.
Күршесендәге адашы Сара да аның сүзен куәтли:
– Шулай, шулай, дөрес әйтәсең, адаш, – ди. (Монысы инде Гыйния Сарасы була. Бу тыкрык арасында гына да Сара атлы хатыннар өчәү бит.)
– Садрый абзый карчыгы Шәмсекамәр астай да шунда җыл саен бара бит. Шуннан кайткач, ул безгә күргән-белгәннәрен сүләде. Идел арҗагында, урман арасында булган икән ул кала. Заманында бик зур булган. Хан сарайлары, зур-зур ташпулатлары, мәчетләре белән шаулап торган.
Әллә кайлардан килеп чыккан дошманнар шәһәрне басып алганнар да халыкларын кырып, ташпулатларын җимереп бетергәннәр. Берничә ташпулат белән бер-ике мәчет манарасы гына исән калган.
...Карт-карчыклар, барган саен шуларны карап, сакчыларга сәдакалар бирәләр икән. Шәмсекамәр әби әйтә: «Безнең борынгы бабайлар, шул җулбасарлардан качып, безнең җакларга килеп урнашканнар», – ди.
Сара абыстай, орчыгын зырылдатудан туктап торып, әйләнә-тирәсендәгеләргә тагын бер хәбәр сөйләп ала:
– Авылыбызның гыйлем ияләре, мәдрәсә шәкертләре Шәһри Болгарга баручылар турында бәет тә чыгарганнар икән. Зөбәйдә әби шул бәетне яттан сүли белә. Болгарга барып кайткан саен, ул үзе кебек карчыкларга шуны мөнәҗәт күенә салып сүли, – ди.
Кайчандыр, бик күптән, моннан әллә ничә дистә еллар элек, җәйге аяз көннәрдә өянкеләр күләгәсендә сөйләшеп, кул эшләре белән юанып утырган хатын-кызларның да күбесе хәзер безнең арада юк. Заманында Шәһри Болгарга зыярәткә йөри торган карчыклар да күптән гүр иясе инде. Шулай ук алар яратып әйтә торган мөнәҗәт-бәет тә күптән онытылган.
Әмма, бәхеткә каршы, бу бәетнең бер язма нөсхәсе күптән түгел генә Кайбыч урман арты төбәгендәге Аюкөйдергән авылында табылды. Бәет ХХ гасыр башында ук кече күләмле дәфтәргә гарәп хәрефләре белән язылган булган.
Бәетнең яңа табылган бу нөсхәсе шушы төрдәге борынгы язмалар белән ни дәрәҗәдә бәйләнештәдер: шуларның күчермәсеме яки охшаш вариантымы? Бу кадәресен ачыклау – киләчәк эше.
Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗани үзенең фәнни хезмәтендә «Шәһри Болгар газилары» исемле борынгы бәетне искә ала. Бу соңгы кулъязманың аңа ни дәрәҗәдә бәйләнешле булуы да ачыкланырга тиеш...»1
Шәриф Сайкинның истәлегенә караганда, «Шәһри Болгар бәете»нең бер варианты хәзерге Апас районының Аюкөйдергән авылында иҗат ителгән булган. Бу турыда ул авылдашы Сара абыстай исеменнән әйттерә. Бәетнең авторлары, чынлыкта да Аюкөйдергән авылы кешеләре булганмы яисә башкалармы – хәзергә моны расларга да, кире кагарга да читен. Һәрхәлдә, Ш.Сайкин хатирәсе игътибарга лаек. Ничек булса да, бәет текстларындагы «Ки Тәтешкә барып кердем, кичәсе көймәләр күрдем...», «Тәтеш тавын төшеп җиткәч, пиравазсыз үтеп булмый», дигән юлларга караганда, бәет-мөнәҗәтләрнең кайберләре Идел елгасының уң як тарафында – Тау ягында яшәгән татарлар тарафыннан иҗат ителгәнлеге аңлашыла.
«Шәһри Болгар бәете»нең тексты Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «302 т» шифры белән саклана торган кулъязма дәфтәрдән алынды.
Бу кулъязма Татарстан Милли китапханәсенә Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән Шәриф Сайкиннан китапханә хезмәткәрләре И.Һадиев һәм Р.Мәрданов тарафыннан 1994 елның 16 апрелендә алынган иде.
Ш.Сайкин Бөек Ватан сугышына кадәр үк Буа һәм Апас районнарындагы авылларда шактый гына кулъязма истәлекләр туплаган. Бу шөгылен аннан соң да дәвам иткән. Соңгы чорда, Яшел Үзәндә яшәгәндә, ишегалдындагы сарайлары янып (1990 нчы еллар башында), туплаган кулъязмаларының шактые харап булган. Ә калган хәтле өлешен, күбесенең читләре янып-көйгән хәлдә, Татарстан Милли китапханәсенә алдырган идек.
«Шәһри Болгар бәете» тексты язылган дәфтәр 10 кәгазьдән гыйбарәт. Аның өч як чите алда әйтелгән янгында зарарланган. Бәетне старшина Шиһаби (Шиһабетдин) улы Хәсән күчергәнлеге күрсәтелгән. Бу дәфтәр якынча ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башына нисбәтле.
«Шәһри Болгар бәете»нең 2 нче варианты, «Манара төбендә», «Шәһри Болгар баһадирларына», «Болгар батыры Рабига хатынның атасына әйткән һәм үзенең шәкертләренә әйтеп, аларны да бергәләп сугышка өндәве» дип исемләнгән текстлары Татарстан Республикасы Милли музеендагы Зәйнәп Максудова фондында (№18369 фонд) саклана торган кулъязмадан алынды. З.Максудова аларны үз дәфтәренә гарәп хәрефләре белән теркәп куйган. Кайдан күчергәнлеге билгеле түгел. Фәкать соңгысына гына «Борынгы бер язмадан күчерелде», дип искәрткән.
ШӘҺРИ БОЛГАР БӘЕТЕ
Бисмилла берлән башлыйк микән, бер мөнәҗәт әйтик микән.
Бер мөнәҗәт әйтер идек, нәбиләргә охшар микән?
Укыйм микән, җитәр микән, укып файда итәр микән?
Гарибең дә бәнем гомрем һаман шулай үтәр микән?
Бу бакчада нәләр үсә, йимеш микән, чыбык микән?
Шәһри Болгарга барырга тәвәккәлләп чыгыйк микән?
Ки Тәтешкә барып кердем, кичәсе көймәләр күрдем,
Болгар урамыны чыккач, Рабига күлене күрдем.
Рабига күлене күргәч, нә гаҗәбтер, һушым китте.
Коендым да суын эчтем, җаным рәхәтләнеп китте.
Шәһри Болгар агачлары җил искәндә тулалар ла,
Шәһри Болгар вәлиләре каршы чыгып алалар ла.
Манарага менгән чакта «Әмин тәзәк» укый алмыйм,
Шәһри Болгарга бармыйчан, хаҗәтемне үти алмыйм.
Манарасы биек икән, санап мендем баскычын,
Мәсҗетенә керә алмадым, кяфер бирми ачкычын.
Шәһри Болгарга барып кергәч, ашадым бән корбан ашы,
Үкенечем шуннан калды – күрә алмадым Түрә ташын.
Өстемдәдер бәнем җиләнем, җакасына ука чиккән,
Бу дөньяның вафасы юк, сахабәләр җәфа чиккән.
Габдрахман кое каршында дәвә корбан чалалар ла,
Габдрахман кое суын дәва өчен алалар ла.
Манарасы биек икән, күргәч аны калдым хәйран,
Кяферләрнең арасында сахабәләр җата вәйран.
Шәһри Болгар манарасын фәрештәләр төзәтәләр,
Шәһри Болгар вәлиләре Иделгәчә озаталар.
ШӘҺРИ БОЛГАР БӘЕТЕ
Шәһри Болгар манарасын яңа башдан сылыйлар,
Аңар килгән мосафирлар куанышып җылыйлар.
Шәһри Болгар мәдрәсәсен тимер белән ябалар,
Әлхәмделилләһ, бу ни дәүләт, аларны алга алалар.
Гәүһәр Болгарга килдем, якут Болгарга килдем,
Шәһри Болгар әүлияларыннан дога алырга килдем.
Рабига хаҗи, күлеңдә пешә кура җиләге,
Шәһри Болгар вәлиләре – Рәсүлуллаһ бүләге.
Шәһри Болгар болынында үсә былбыл куагы,
Җылый-җылый дога кыйлды, без аларның кунагы.
Шәһри Болгарның тирәсе, җирдә-күктә нурлары,
Шәһри Болгар нарыннан килә җофар исләре.
Шәһри Болгар вәлиләренең каеннары бигрәк матур үскәннәр,
Шәрафәтле шәһәрләрдән ни хәл итеп алар күчкәннәр.
Шәһри Болгар урманында Туйбикәнең зияраты,
Анда килгән мосафирларның кабул булсын морады.
МАНАРА ТӨБЕНДӘ
Манара төбенә җиткәч, меналмам дип сагышладым,
Ике рәкәгать намаз укып, вәлиләргә багышладым.
Шәһри Болгар мәдрәсәсе, һич юк икән тәрәзәсе,
Шәһри Болгар вәлиләренең олуг икән дәрәҗәсе.
Шәһри Болгар, мәсҗидең фәрештәләр югалттылар,
Шәһри Болгар вәлиләре тәкбир әйтеп озаттылар.
Шәһри Болгар мәсҗиденең сиксән сигез баскычы,
Шәһри Болгар вәлиләре Ислам диненең ачкычы.
Җаным көйде, эчем пошты, язып бирмәделәр әйрән,
Җыен кяфер арасында сахабәләр ята вәйран.
ШӘҺРИ БОЛГАР БАҺАДИРЛАРЫНА
Әй, болгарлар, баһадирлар!
Баш күтәрең кабердән!
Безгә инде сез сөйләгез:
Моны кемнәр җимергән?!
Иске ташлар, тирән базлар –
Шәһри Болгар базлары.
Ятар анлар бу заман...
Хәзер кайтып күрсә иде –
Танырмы иде Алмас хан?!
Нә сәбәптән улган вәйран?!
Күңелләрем калды хәйран...
БОЛГАР БАТЫРЫ РАБИГА ХАТЫННЫҢ АТАСЫНА ӘЙТКӘН ҺӘМ ҮЗЕНЕҢ ШӘКЕРТЛӘРЕНӘ ӘЙТЕП, АЛАРНЫ ДА БЕРГӘЛӘП СУГЫШКА ӨНДӘВЕ
Әйдәгез, әйдәгез!
Сез дә бездән калмаңыз!
Кяфер керде куенга,
Кылыч җитде муенга!
1 Сайкин Ш. Борынгылар мирасы: тарихи истәлек. Шәһри Болгар бәете // Шәһри Казан. – 1991. – 30 октябрь. Астай – абыстай; күенә – көенә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА