Журнал «Безнең мирас»

Әгерҗедә район күләмендә беренче тапкыр каз өмәсе үткәрелде

Татарстанның Әгерҗе муниципаль районы Тәбәрле авылында татар халкында олы бер традициягә әверелгән каз өмәсе гөрләде, дип хәбәр итә район газетасы.


Бу район күләмендә оештырылган "Каз өмәсе" бәйрәме булды. Мондый күңелле чара районда әле беренче тапкыр үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Финисә һәм Фәнис Шаһабиевлар, авыл үзешчәннәре әлеге бәйрәмне уздыруга бөтен көчләрен һәм осталыкларын куйганнар.


g49
Тәбәрледә элек-электән күпләп каз асрыйлар. Нәзилә белән Фәрит Шаһабиевлар, Раушания һәм Вил Вәлиевлар, Әнсәрия һәм Мирзалиф Харасовлар, Раушания һәм Газинур Галиевлар, Филисә һәм Зиннур Шәеховлар, Мукшурдан Римма белән Рафил Сәлимуллиннар хуҗалыгында 20-30 баш каз бар икән. Фәнилә белән Ильяс Муллахмәтовлар да бу йорт кошларын гомер-гомергә асрыйлар. Әлеге борынгыдан калган матур йола да нәкъ менә алар хуҗалыгында узды.


"Ел саен 20 баш каз асрыйбыз. Бәбкәләрне сатып алабыз. Ә ата казны кышлыкка калдырабыз. Бәбкәләрне саклаучы да, яклаучы да ул", – ди хуҗабикә Фәнилә.


Милли киемнәрдән киенгән авыл уңганнары иртүк каз йолкырга килгәннәр. Ул ара гармун күтәреп авылның асыл егетләре өмә булган өйгә килеп керә, башлана уен-көлке, җыр-бию. Хуҗабикәнең мичтән яңа чыккан кайнар коймагы белән җиз самавырда кайнаган тәмле чәе дә һәркем күңеленә хуш килә. Каз йолкып беткәч, җырлый-җырлый бәкегә каз юарга төшү, алдан кызларның канат сибеп барулары, елга буенда бию-җырлаулар – барысы да борынгыдан матур бер бизәк булып калган йола. Эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, соңыннан яшьләр “Җебегәнле“, “Капкалы“, “Табышмак әйтеш“ уеннарын да уйнап күрсәттеләр. Иң соңыннан каз итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйландылар.


"Әле каз өмәләре алда. Күпләр бу ялларда балалары кайткач өмәләр уздырырга уйлыйлар. Аларын да шулай күңелле һәм матур итеп уздырачакбыз", – диделәр авылның апалары.


“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру