Журнал «Безнең мирас»

Абага

🏷 Admin

Абаганың 150гә якын төре билгеле. Татарстан территориясендә аның дүрт төре бар. Ата калканлы абага (ата абага – D. filix-mas), картузиус калканлы абага (D. carthusiana) барлык районнарда очрый; охшаш калканлы абага (D. assimilis), тараксыман абага (D. cristata) сирәк төрләргә керә. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, сазлыклы болыннарда үсә.

 

Абага – 30-100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы куәтле, күпсанлы үткән елгы яфрак саплары калдыкларыннан тора. Яфрак пластинкасы куе яшел төстә, икешәр каурыйсыман теленмә рәвешендә. Яфрак өлешләренең аскы ягында ике рәткә спорангийлар өеме урнашкан, алар исә бөресыман элпәле япма белән капланган. Чәчәкләр хасил итми, чәчәкле ботагы юк, споралардан һәм тамырчалардан үрчи. Споралары июнь-июльдә өлгерә.

 

Абагасыманнар яки абагалар (лат. рolypodióphyta) югары төзелешле үсемлекләрнең борынгырак төркемнәреннән берсе булып торалар. Ташкүмер гасырында бу үсемлекләр, наратбашлар һәм плауннар белән беррәттән, зур урманнар хасил итеп, җир йөзен биләп алган үсемлекләр дөньясында өстенлек иткән. Хәзерге вакытта абагаларның төрләре гаять күп. Алар төрле тирәлектә – чүлләрдән башлап сазлыкта да үсә. Бу үсемлекләрнең озынлыгы берничә миллиметрдан алып 25 метрга кадәр (тропик агаччыл формалары) җитә.

 

Ата абаганың тамырчаларында органик кислоталар, флавоноидлар, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Ул суалчанга каршы экстракт (сыгынты) алу өчен кулланыла. Халык медицинасында төнәтмәсе ревматизм вакытында файдаланыла. Охшаш калканлы абага ТРның Кызыл китабына кертелгән.

 

 

Сәхифә «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре» шәхси учреждениесе

(җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова) белән берлектә әзерләнде.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б. 110.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру