Журнал «Безнең мирас»

Вакыйф НУРУЛЛИН: Үзем турында үзем

🏷 Admin

 

Вакыйф Нуруллин. /Р.Нәбиуллин фотосы

 

Мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар вакытында миннән еш кына: «Вакыйф абый, сез узган тормышыгыздан канәгатьме? Үзегезне бәхетле саныйсызмы?» – дип сорыйлар. Мин аларга: «Узган тормышымнан зарланмыйм. Бәхетсез дип әйтә алмыйм. Булганына шөкер, канәгать. Әмма яшьлегемә кире кайтып, гап-гади укучы булып, сезнең белән бергә мәктәптә укып йөри башларга мөмкин булса, мин бик күпкә бәхетлерәк булыр идем!» – дип җавап бирәм. Әгәр яшьлегемнең тик ун елына (сигез яшьтән унсигез яшькә кадәрге чорына) кире кайту мөмкин булса, мин, «эһ» тә итмичә, барлык исем-дәрәҗәләремне һәм басылып чыккан 24 китабымны тарих төпкелләрендә калдырып, беренче класска укырга йөри башлар идем! Ни өчен шулай, диярсез?

 

Сәбәпләре шактый моның. Мин нибары егерме җиде йорттан торган кечкенә авылда туганмын. Халык телендә Зәңгәрле дип, рәсми документларда Югары Әшнәк дип атала торган, инеш суыннан шактый еракта, тау өстендә, шомыртлы, миләшле, чикләвекле, җиләкле һәм яздан алып көзгә кадәр сайрар кошлары белән гөрләп торган, урманга сыенып утырган шул авылыбызда унтугыз ел яшәдем. Дүрт классны шунда тәмамладым. Мәктәбебез салам түбәле, гади бер иске авыл өе иде. Шул өйдә безне Мәрьям апа укыта. Мәктәптә бүтән укытучы юк, дүрт классны да Мәрьям апа һәм барыбызны да бергә укыта иде. Ягъни 45 минутлык дәрес барышында дүрт класска дәрес аңлата иде.

 

Без башлангыч мәктәптә укыган елларда фашистларга каршы сугыш бара. Дәреслекләр, дәфтәр-ручкалар юк. Кышкы салкын көннәрдә мәктәбебез бик нык суык була, шуңа күрә өске киемнәребезне киеп, күшеккән кулларыбызны җиң эченә тыгып утырабыз. Итек-чабатам булмаганга, беренче класста мин кышның кыш буе кат-кат ямау салынган иске йон оекбаш киеп йөрдем. Ярый әле мәктәп ерак түгел, бездән алты йорт аркылы гына: капкадан чыгу белән бар көчкә чабып барсаң, аяклар өшергә өлгерми кала. Ә класста мин аякларымны бөкләп, астыма куеп утыра торган идем. Урман безгә орынып кына торса да, авыл халкына да, мәктәпкә дә аны кисәргә рөхсәт ителми. Урман каравылчысы чулак Әхмәт, тәртә юанлыгы агач кискән кешене тотса да, балтасын алып кала һәм штраф сала. Әнә шул авыр шартларда да без укуны яратабыз, бер дәресне дә калдырмаска тырыша идек.

 

Тормыш авыр булса да, минем барыбер укыйсым килә иде. Алты чакрымга йөреп укырга ни өстемә, ни аягыма юньле кием булмаса да. Бәхетемә, ул елны авылдан дүртенчене бетергәннәрдән Мәхмүт исемле малай да минем белән бишенче класска Олы Әшнәккә укырга барырга булды. Ә икәү булгач, безгә берни дә куркыныч түгел. Аннан соң авылыбызның бер малае белән ике кызы безгә иярде.

 

Җиде классны безнең авылдан биш бала тәмамладык. Өчебез шуның белән тукталып калды, ә без, Мәхмүт дустым белән шул ук елны 8 чакрымдагы Олы Солтан урта мәктәбендә сигезенче класста укый башладык. Анда укыган елларда булган хәлләр хакында сөйләп тормыйм. Чөнки сигезенче-унынчы классларда ничек укуым, ниләр кичерүем турында «Әгәр син булмасаң» повестемда бик җентекле итеп язылган. Ул әсәрдәге Равил образы – мин үзем ул. Кызыксынган укучылар повестьны үзләре укыр. Анда яшьлек елларындагы хыялларым, беренче мәхәббәтем, дусларым һәм дошманнарым…

 

Язучыларның биографияләрен укысагыз, күрерсез: аларның күпчелеге, бигрәк тә шагыйрьләр, «мин кечкенә чагымнан ук шигырьләр, хикәяләр яза башладым, яшьтән үк язучы булырга хыялландым», дип яза. Мөгаен, чыннан да, шулай булгандыр. Әмма мин, әдәби әсәрләрне яратып укысам да, язучы булу турында уйламадым. Бер генә куплет шигырь язганым да булмады. Шактый соң, егерме яшемдә генә «кулга каләм алдым». Анда да шигырь яки хикәя түгел, газетага мәкаләләр язудан башладым. Мәкаләләрне русча язарга туры килә: ул чорда Ленинградта армиядә хезмәт итәм, мәкаләләремне Ленинград хәрби округында чыга торган «На страже Родины» дип аталган рус телендәге газетада бастырдым. Солдат хезмәте һәм хезмәттәшләрем тормышына кагылышлы биш-алты мәкаләм чыккач, миңа шул газетаның штаттан тыш хәрби хәбәрчесе дигән таныкнамә бирделәр һәм хезмәтемне тәмамлап кайтканчы шулай язгалап тордым. Кайтып, Казан университетында укый башлагач, алай язарга атлыгып тордым дип әйтә алмыйм. Беренче хикәямне 1958 елда яздым. Ул елны «Совет Татарстаны» газетасы халыклар дуслыгы темасына язылган хикәяләргә ябык конкурс игълан иткән иде. Ә миндә шул темага туры килә торган материал бар. Аны армиядә хезмәт иткәндә рота командиры, үзе дә сугышта катнашкан капитан Мачков сөйләгән иде. Ул сөйләгәннәргә нигезләп хикәя яздым һәм «Нурулла Вакыйфов» дигән псевдоним белән әлеге газета редакциясенә җибәрдем. Күп тә үтмәде, минем ул хикәяне («Кайда син, Фәрит?» дип атаган идем аны) газетада бастырып чыгардылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча хикәямә икенче бүләк бирелде.

 

Шуннан соң дәртләнеп китеп тагын хикәяләр яза башладым. Тора-бара, тәвәкәлләп, «Шинельсез солдатлар» дигән повестемны һәм башка әсәрләремне иҗат иттем. Ләкин аларның берсен дә язарга кирәк дип, үземне мәҗбүр итеп язмадым. Яза алмый кала алмаганга яздым. Укучыларга әйтер сүзем булганга һәм әйтмичә калу мөмкин булмаганга яздым мин барлык әсәрләремне дә. Хәзер дә шулай эшлим. Минем уйлавымча һәм инануымча, язучылык сәләте – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә торган кодрәт ул. Анда теләк һәм тырышлык белән генә әллә кая барып булмый. Иң беренче чиратта, табигать тарафыннан бирелгән сәләт кирәк. Мин шулай уйлыйм.

 

Үткәннән хат

 

 

Сибгат Хәким – Вакыйф Нуруллинга

 

Вакыйф!

 

Синең яңа повестең «Аккан су юлын табар»ны үзем белән Трускавецка алып бардым. Ашыкмыйча укып яттым. Быел башка эш эшләмәдем, фәкать Сине укыдым, кулга карандаш тотмыйча. Тоткан булсам да яраган икән, аерым сүзләргә билге куеп барасы калган. Карандаш тотсам, тәнкыйтьчегә әйләнермен дип куркам. Гади укучы булып укырга яратам.

 

Мин Синең авыл турында язган бөтен әсәрләреңне беләм. Стилең таныш. Салмак, җай, табигый стиль. Авыл – Синең тема. Яратасың.

 

Бу әсәреңне дә кызыксынып укыдым. Сюжеты, вакыйгасы, Булат язмышы ияртеп алып бара. Алымы яңа; Булат язмалары.

 

Әсәр нигезендә фактик документаль материал, тормыш дөреслеге ята. Ун-унбиш ел эчендә үзгәрешләр... Председательнең үз язмалары булуга карамастан (билгеле, бу урында Вакыйф председатель), ясалма түгел, ышандыра. Булат, Шәйхи, Айсылу, Фәгыйт, райком секретаре Гали Даутович, «райком фикере» дип сөйләүче һәм тол хатын – барысы да хәтердә кала.

 

Чыннан да, колхоз шушы процессны кичерде. Булат шикелле кешеләр аны алып чыкты. Булатлар миңа таныш, миңа якын, нык характерлы кешеләр алар. Ул чор өчен Шәйхиләр дә бик характерлы. Хәзер аларга кыенрактыр.

 

Хатын-кыз образлары Сиңа аерата якын. Элекке повестьларыңдагы кызларны сурәтләүдән үк сизгән идем. Әмирхан Еникине уздырасың дип әйтмим, әмма яратуың әллә каян күренеп тора. Киләчәктә хатын-кыз образына багышланган бер махсус әсәр язарсың әле. Алар – Синең стихия. Тирәнрәк, масштаблырак, җәелеп бер иҗат иткән, зур гомумиләштерүгә барган әсәр көтәм әле. Илле яшең тулганчы шундый бер зур максат белән нәрсә дә булса бирерсең дип ышанам. Син кайбер мөмкинлекләрне ычкындырдың, билгеле, шулай да туктаусыз эшлисең икән әле, эзләнәсең, язасың.

 

Кайбер фикерләрне үзеңә сөйләрмен, кайткач. Октябрьнең егермеләренә кайтырмын дип торам. Көннәр әйбәт, кояшлы.

 

Сибгат ХӘКИМ.

10 октябрь, 1977 ел. Трускавец.

 

 

РЕДАКЦИЯДӘН: 2025 ел – могтәбәр язучыбыз Вакыйф ага Нуруллинның юбилей елы. Аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру