ТАТАР ТЕЛЕ БЕЛӘН КАЯ БАРЫП БУЛА?
Татар теле – туган телебез – ата-бабаларыбыз теле турында шуның чаклы күп сөйлибез, күп язабыз, аның кыйммәте, кадере, киләчәге хакында кабат-кабат искә төшерү инде ялыктыра да башлады. Шактый татар кешесенең шул гап-гади хакыйкатьне аңламавы гаҗиз итә. Әйтәсең, тел аралашу коралы гына түгел, ул күңелләрнең сөйләшүе, җанның бөтенлеген саклаучы категория, дисең. Әгәр дә синең үз әниеңә хөрмәтең булмаса, бүтән әниләрне хөрмәт итә алмыйсың, үз әниеңнең теленнән йөз чөерәсең икән, башка халыкның телен ярата алмыйсың, дисең. Юк инде, дөньяның вак-төяк мәшәкатьләренә чумган, иң бөек тел бары тик урыс теле генә дигәнгә ышандырылган халык, татар теле белән кая барып була, дип тукылдап тора. Үз теленнән ваз кичеп, Мәскәүгә ярарга тырышучы шомаларга синең телең дә, денең дә кирәкми. Бер кәнәфигә милләтен алыштырып, әллә нинди телдә дә сөйләшергә әзерләр.
Әйе, үз телеңне үз итмичә, чит телләрдә сөйләшеп тә яшәп була. Бәлки әле типтереп тә яшәп буладыр. Хәтта бөтенләй сөйләшмичә, укымыйча да яшәргә мөмкин. Әнә бит ишегалдында тавыклар, сарыклар, бозауларның «сүзләре» берничә ымлыктан тора. Яшиләр. Хәер, мисалым уңышлы чыкмады бугай – һәр хайван, һәр җәнлек, кыскасы, һәр җан иясенең үзенә генә аңлаешлы, бәлки әле үзенә генә кадерледер, үз теле бар. Шунысы гыйбрәтле – арыслан көчле, аның телендә сөйләшергә кирәктер дип, бүтәннәр үз теленнән баш тартмый. Ходай һәр тереклек иясенә үз төсен, үз телен биргән. Табигать баласы буларак, кешеләрнең дә үз теле бар. Башка җан ияләреннән аерып, аңа әле акыл да биргән, рух өргән. Тирәннән уйласаң, без бит җир өстендә Ходайның вәли-вәкилләре. Акылы булган адәм баласы уйлыйдыр – нигә Ходай кешене яралтканда барысы да бер телдә генә сөйләшергә тиеш дип яралтмаган? Кеше хәтле кешене яралткач, аларга бер тел бирү авыр эш түгел ләбаса. Юк шул, дөнья үзенең төрлелеге белән гүзәл. Рухны изә торган, яшәүнең ямен бетерә торган нәрсә – бертөрлелек, төссезлек. Әгәр минем ата-бабаларымнан мирас булып килгән туган телем рухи таянычым икән, бүтән халыкларның телләренә хөрмәт белән карый беләм. Мин инде кайбер кара йөрәкләр кебек үзенчә сөйләшкән татарга яки марига «говори человеческим языком» дип әйтә алмыйм. Чөнки мин үземне кеше итеп саныйм. Кеше дигән бөек затның андый түбәнлеккә төшә алуын җаным кабул итми. Әйткәнемчә, иң ахмак һәм иң куркыныч нәрсә – татар теле белән кая барып була, дип акланырга тырышу. Ул татарның дошманнары уйлап чыгарган сүзләр. Әгәр тел проблемасын «кая барып булуга» гына кайтарып калдырсак, җавабы бик гади. Мәсәлән, япон теле белән кая барып була? Япониядән читтә япон теленең хаҗәте юк. Шуңа карамастан, япон иле, япон халкы бүген дөньяда иң алга киткән ил һәм иң белемле халык. Бөек телле Рәсәйгә әле Японияне куасы да куасы. Теге куркыныч сорауны, гадәттә, үзе шыр надан кешеләр әйтә. Үзләре надан булгач, балаларын кеше итәселәре килә. Ә кеше итү халык телендә – балаңны берәр җылы, төшемле, дәрәҗәле «ак эш»кә урнаштыру. Өстән генә уйлаганда, мондый эшкә урнашу өчен татар теленең кирәге юк сыман. Чынында исә, оста файдалана белсәң, татар телендә үз татарың белән аңлашып, менә дигән җылы урынга ояларга була. Ә җылы урын тәкъдим итәрлек милләт җанлы татарларыбыз әз түгел. Ә инде татар теленең кирәклегенә тирәннәнрәк карасак, шуны да белергә тиешбез: без бүген күп илләр белән аралашабыз. Әйтик, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан... Андагылар белән эш итү өчен татар теле иң кулае!
Бервакыт минем яныма бер ханым килде.
– Сез Ярлыкау комиссиясендә эшлисез дип әйттеләр, ярдәм итегез, – ди. – Малаем Красноярск төрмәсендә утыра. Төрмәдән чыгарып булмаса да, Казан тирәсенә кайтарып булмас микән? – ди.
Һәр ана кебек ул да малаен мактады. Төрмәдә утыруын ялгышу дип аңлатты.
– Анда да ул тәртип бозмый. Ялгышканын аңлый, «мама, за меня не беспокойся», дип, миңа хатлар яза, – ди.
Шунда мин:
– Малаегыз «әни» дип әйтмимени сезгә? – дип сорадым.
– Ул урысча укыды, татарча белми, – ди ханым.
– Ничек инде, – мин әйтәм, – улыгызга үз телегезне өйрәтмәдегез? – дим.
– Өйрәтмәдем шул. Нәрсәгә кирәк инде безнең тел? Аның белән кая барып була?
Мин түзмәдем:
– Әйе шул, татар теле белән ерак китеп булмый. Әнә улыгыз, урысча гына сөйләшкәч, Красноярск төрмәсенә барып җиткән, – дидем.
Ханым минем ни әйткәнемне башта аңламый торды. Аңлагач, ап-ак булып агарынды, телсез калды. Мин каты сүз әйткәнемә үкендем, әлбәттә. Нишләтәсең, газиз телемне рәнҗетсәләр, йөрәк түзми шул. Ханымнан гафу үтендем. Гафу үтенүем аңа ныграк тәэсир итте, ул еларга ук тотынды. Ниләр уйлап алгандыр бу мизгелдә, анысын үзе генә белә.
Үз телеңнән биздереп кенә балаңны кеше итеп булса иде ул. Әнисенең теленнән көчләп аерылган баланың психикасында үзгәрешләр булмый дип, кем әйтә ала. Әнисенең күкрәк сөтеннән мәхрүм баланың сәламәтлеге бигүк камил булмый дип әйтәләр ләбаса. Әгәр дә урыс теле белән генә зур уңышларга ирешеп булса, барлык урыс агайларының да балалары әллә кем булыр иде. Ә Рәсәйдә иң укымышлы, акчалы кешеләр кемнәр? Яһүдләр. Төрле җирләргә таратылып, үз телләрен өйрәнергә керештеләр. Моны һәр татар истә тотарга һәм нәтиҗә ясарга тиеш.
Татар теле борынгы һәм шуңа күрә гаҗәеп бай тел. Аның матурлыгы, сыгылмалыгы күпләрне сокландыра. Әгәр дә син татар булып, шул халыкның тел байлыгын үзләштерсәң, бүтән телләргә дә мөнәсәбәтең үзгәрәчәк. Үзеңнең кем икәнлегеңне аңлап яшәячәксең. Ә мондый горурлык хисе сине кеше итеп саклаячак. Татар теленең байлыгы турында сөйләгәндә һич кенә дә бүтән телләрне кимсетәсем килми. Шулай да бер-ике мисал китермичә түзә алмыйм. Татар телендә «а» хәрефеннән башланган сүзләр бихисап. Ә урысның ул хәрефкә башланган бер генә сүзе дә юк. Барысы да читтән алынган. Яисә без көн дә ашый торган бәрәңгене генә алыйк. Урыс телендә ул картофель. Америкадан килгән бәрәңгене урыс нимесчә атаган.
Без үз сүзебезне таба беләбез. Димәк, без телебезне бүтән халыклардан сүзләр алып кына баетучы халык түгел, үзебез сүз ясарга сәләтле халык. Ни кызганыч, без үз талантыбызны еш кына бәяләп бетермибез. Саксыз кыланабыз. Хәтта кайбер язучыларыбыз да телнең әхлакый әһәмиятен, милләтне милләт итеп саклауда ролен төшенеп җитми. Башка телдә язучы татар фамилиясен йөртүчеләрне татар язучылары дип исбатларга тырышучылар бар. Киселгән икмәк кире ябышмый, ди татар. Талантлы егет-кызларыбызның адашып, бүтәннәр юлыннан китүе фаҗига булса, аларны татар язучысы дип санау – зур ялгышлык. Телебезнең юкка чыгуына алып бара торган юл. Тукай фикеренчә, татар язучысына, язудан тыш, башка бик күп бурычлар да йөкләнгән. Аңа әле татар телендә язу гына җитми, шул телнең сәламәтлеге, киләчәге өчен дә көрәшергә кирәк. Заман бездән шуны таләп итә.
Туган телнең кирәклеген аңлыйсың килсә, чит илләрдә яшәүче татарлар белән очрашып сөйләшергә кирәк. Без монда аның кадерен белеп бетермибез. Әтисеннән калган байлыкны пыран-заран китереп, рестораннан ресторанга йөрүче тәртипсез, акылсыз байбәтчәне хәтерләтәбез. Ә акыллы малайлар әтисеннән калганны үрчетеп, кадерләп саклап, тагын да ныграк байыйлар.
Татар теленең байлыгын аңлаган дөнья галимнәре аны дөньядагы иң зур телләрнең берсе дип саный. Без, тырышып-тырышып, башкалар коткысына бирелеп, аны түбәнсетәбез. Үзебез үз телебезне түбәнсеткәнгә, безне зур милләткә санамыйлар да. Әгәр дә син үзеңне бәләкәй дип саныйсың икән, әлбәттә инде бүтәннәр сине тагын да кечерәйтәләр. Чечен халкының саны безнекеннән күпкә ким. Ул үз телен, үз милләтен мыскыл иттерми, шуңа күрә алар белән Мәскәү дә исәпләшергә мәҗбүр.
Сүземнең ахырында тагын бер гыйбрәтле фактны кабатлап (чөнки матбугатта чыккан иде инде) язарга кирәктер. Бер ханым монологы ул. «Мине әтием-әнием татар теленә – үз телләренә өйрәтмәделәр. Мин әби-бабаларыбызның теле беркемгә дә кирәкми дигән мохиттә үстем. Татар телендә сөйләшүче яшьтәшләремә мыскыллабрак карый идем, алардан «каля-баля» дип көлә идем. Үземә гомерлек яр дип татар егетен сайламадым. Мәхәббәтен аңлаткан егетнең миңа татарча эндәшүе ачуымны китерде. Куып җибәрдем. Бүген ул кеше дәрәҗәле эш белән шөгыльләнә. Мин татар булмаган иремнән аерылдым. Аңардан туган улым бүген миңа көлеп карый. Мин аның өчен татарка гына. Гомеремнең яртысы узгач кына, нинди фаҗигагә дучар булуымны аңладым. Мин үз телләреннән биздергән әти-әниемне каһәрләп, бик соңга калып булса да, әбибабаларым телен өйрәнәм. Тормышта бердәнбер юанычым шул».
Редакциядән:
Әлеге мәкалә 2004 елда язылган. Анда язылганнар бүген дә актуальлеген югалтмаган. Татар теле бүген ни хәлдә? Аны ничек саклап калып була? Сездән фикерләр көтәбез, кадерле милләттәшләр!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА