Журнал «Безнең мирас»

Сулар үргә таба акмый...

🏷 Admin

Туфан Миңнуллинның газизләре – әтисе һәм әнисе турында истәлекләре.



ӘТИ

 

Әти Казанда туган. Бабай, үзебезнең яктан китеп, Ягодный бистәсендә яшәп, «пырхавай» заводта эшләгән. Документларда әтинең туган елы 1903 дип язылган. Әмма, әтинең туганнан-туганы мәрхүмә Зөләйха апаның әйтүенә караганда, ул 1901 елларда туган булырга тиеш. «Митрикәгә дөрес язылмаган», – дип әйтә иде Зөләйха апа. Мин Гафур учительнең школасында укыдым, дип сөйли иде әти. Гафур учитель ул Гафур Коләхмәтов була инде, дип горурлана да иде. Хәтта школага Габдулла Тукай килгәнен, яхшы укучы бер балага читек бүләк иткәнен дә тәмләп сөйләргә ярата иде. Әйтерсең лә ул читекне үзе алган. Алдаша белми иде әти. Алдаша белсә, читекне Габдулла Тукай миңа бүләк итте, дип тә әйтә ала иде югыйсә...

Русча шәп белә иде. Гарәпчә язуны да су кебек эчә иде. (Анысын ничек өйрәнгәндер, сөйләгәнен хәтерләмим.) Авылда русча язылырга тиешле гариза, белешмәләрне – барысын да әти язып барган. Хәтта укымышлы, ягъни мәсәлән, унынчы классны тәмамлаган яшьләр күбәйгәч тә, өлкән агайлар, аларга ышанып бетмичә, «язу яздырырга» әти янына киләләр иде. «Габдулла өстәгеләр аңларлык итеп яза, аның кулы җиңел», – диләр иде.

Унҗиденче елларда ятим калгач, әти дөнья гизәргә чыгып китә. Пароходта табак-савытлар юып та йөри, сал агызучылар тирәсендә дә бөтерелә. Гомумән, ул еллардагы биографиясе аның Идел белән бәйләнгән. Бик кәефе килгән чакларда ул үзен бурлак дип атый иде. Әни дә, ачуы чыкканда: «Гумерем үтте шушы бурлак белән», – дип, зарлана иде. Әтигә мондый чак рәхәт була, зәп-зәңгәр күзләренә елмаю тула, мин хәзер дә Иделне аркылы йөзеп чыгам, дип әнинең ачуын тагы да кабарта. Идел-су әтинең җырланып бетмәгән җыры булган, күрәсең, аны еш искә алды.

1924-1925 елларда әти безнең авылга килеп юлыга. Кемгәдер ияреп кайтканмы шунда, әтисе шушы яктан булганмы, безнең авылда төпләнеп кала. «Грамотный егет» икәнен белгәч, авыл Советына секретарь итеп куялар үзен. Нинди секретарь булгандыр, билгесез (һәрхәлдә, яманлап сөйләгәннәрен хәтерләмим), әмма авылга бөтен яңалыкны ул беренче алып кайткан.

Сугышка хәтле булган хәл әле дә хәтеремдә. Миңа биш яшьләр булды микән? Әти белән берничә кеше безнең рәшәткә буендагы бүрәнәдә утыралар. Без, малайлар, ерак түгел су буенда пычранабыз. Бездән шактый олыраклар мине үртиләр, котырталар. Шушы мулатаны (юшкын, ләмне безнең авылда шулай диләр) әтиеңнең битенә сылый алмыйсың, диләр. Мин, батыраеп китеп, кулыма уч тутырып ләм алдым да, йөгереп барып, әтинең битенә сыладым. Ычкынырга өлгермәдем, әти янындагы берәү эләктереп алды. Шәп кенә итеп арт якка сыламакчы иде абзый, әти: «Кирәкми, тимәгез балага!» – диде. «Олыраклары ахмак булгач, кечкенәләр нишләмәс», – диде. Ун, унбиш, егерме яшьтә күргән, ишеткән, үзем белән булган вакыйгаларның әллә ничаклысы онытылган, ә менә әтинең шул сүзләре мәңгелеккә күңелдә уелып калган. Аннан әти белән су буена барып, аның битендәге пычракны икәү бергә юдык. Әниең ачуланмасын, юыйк, диде әти. Әтине җирләгәндә, гүргә иңдергәндә шушы сүзләре искә төшеп, тыела алмыйча еладым…

Әти, олыгаеп, шигырьләр яза башлады, әни аның бу эшеннән ояла иде. Күрәсең, шигърияткә ул изге нәрсә дип табынгандыр. Бер тапкыр әтинең шигырьләре район газетасында басыла башлады. Әни, еларга җитешеп, мине үгетләде: «Әйт әле шул җүләргә, кеше көлдермәсен. Урамга чыгарлыгымны калдырмады», – диде. Әти язган шигырьләр, әлбәттә, чын әдәбияттан шактый ук ерак торалар иде. Әтигә әнинең үтенечен җиткергәч (минем сүз белән бик исәпләшә иде ул), әтинең шигырьләре район газетасында күренми башлады. Ташлагандыр ул эшне, дигән идем, әти үлгәч, иске китапларны актарганда, шигырь язылган дәфтәр битләре килеп чыкты. Үлгәнче язган, мәрхүм. Качырып язган, әнидән, миннән яшереп язган. Вакытында үз юлыннан киткән булса, кем белә, бәлки, әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүче кеше булган булыр иде әти.

Үз юлыннан, диюем шуның өчен, авыл кешесе түгел иде ул. Ничә дистә ел яшәп, авылга ияләшә алмады. Ят иде авыл аның өчен. Хуҗалык эшен белмәде, аңламады. Юк, аңларга теләмәде түгел, булдыра алмаганнан, күңелендә булмаганнан. Әтинең авыл кешесе түгеллеген исбатлый торган бер деталь. Бервакыт әти кулына чыбык тоткан да капка төбендә пыр туздырып бер сыерны куып йөри.

– Бар әле, чык әле, әтиең нишли анда? – ди әни. Чыктым.

– Әти, нишлисең, ә? – дип сорыйм.

– Менә, керми бит, – ди.

– Ә нишләп ул керсен? Безнең сыер түгел ич ул, – дим.

– Корсагында агы бар, дип әйтте ич әниең.

Рәхәтләнеп көлдек әни белән. Авылда яшәп, үз сыерын танымаган крестьян гайре табигый хәл ич! Әйе, авыл кешесе түгел иде әти. Стихиясе кәгазь һәм каләм иде аның. Һәм счёт төймәсе. Счётта ул, оста гармунчы шикелле, төймәләргә карап тормыйча гына куша, ала, тапкырлый, бүлә һәм процентлар чыгара иде. Төннәр буе санап утырган чаклары була иде…

 

ӘНИ

 

Әни турында язарга утыруым шуның өчен: беренчедән, каләм кыштырдатырга күпмедер сәләтем бар икән, бурычымның бик азын гына булса да түләү йөзеннән, әниемнең үзенә лаеклы яхшы сүз язып калдырырга тиешмендер, дип саныйм; икенчедән, әни мине дөньяга китергән әни буларак кына түгел, хатын-кыз образы буларак та миңа кадерле.

Әни яшәгән ара – илебезнең шактый ук катмарлы чорына, тормышыбызның бик киеренке чагына туры килгән заман. 1909 елда туып, 1976 елда вафат булды әни. Шул еллар арасында Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы, 1921 елгы ачлык, колхозлашу. Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы илнең яраларын төзәтү вакыты үтеп, авыл әкренләп тарала башлады. Болар барысы да безнең әниләр язмышы аша узды. Элекке заманның оеткысында өлгергән килеш, яңа заманда яшәргә, бала үстерергә туры килде аларга.

Минем әнинең характер буларак формалашуына аның җиде ир бала уртасында бер кыз булып үсүе дә күпмедер роль уйнагандыр. Ир балалар белән уйнап үскәнгә, ирләр холкы, ирләр тәвәккәллеге бар иде аңарда. Өстәвенә бабай да үзенең бердәнбер иркә кызын үзенчә иркәләгән – аны, өйдәге хатын-кыз эшеннән аерып, үзе белән бергә йөрткән, ирләр эшенә өйрәткән. Әни картайганчыга хәтле өй арасындагы хатын-кыз эшенә караганда ирләр эшен ошатыбрак эшли иде. Печәнне ул оста парикмахерлар сокланырлык итеп чаба иде, атны ул җиксә, иң йолкыш ат та тәртә арасында көяз булып күренә иде, утын ярырга тотынса, иң ботаклы түмәр дә өлгерүе килгән карбыз шикелле шартлап ярыла иде. Гомумән, эшләгән эшен коеп куя иде әни. Безне дә ул эшләмәгән өчен түгел, ә рәтсез итеп, әштер-өштер генә эшләгән өчен ачуланды.

Ашарга пешергәндә, әнинең кулы ирләр кулы кебек мул иде. Шуңа күрә пешергән ашы ашап туймаслык иде. Әнидә ирләр характеры булу безне сугыш вакытында ачлыктан-ялангачлыктан саклап калды. Ачыксак та шешенмәдек, капчык тотып соранырга чыкмадык, ямаулары матур ук булмаса да, өстебездә бишмәт, башыбызда бүрек булды. Сугыш башланганда, сыерсыз калган булганбыз, бозаудан алып үстереп, бер-ике елдан соң әни безгә үз сыерыбызның сөтен эчертте.

Кайчакларда, ялкауланып китеп, эшләргә тиешле эшем эшләнми торса, әнине искә төшерәм дә оялып эшкә тотынам. Эшкә уңганлык мәсьәләсендә әнинең иң борчыган баласы мин идем. «Йокыны бигрәкләр дә яратасың, үзең генә калгач ачка үләрсең инде, хәерсез», – дип ачулана иде мине. Иртән йокыдан уятканда: «Тор, оятсыз, өстеңә кояш төшкән бит. Кешедән оялмасаң, кояштан оял», – дип уята иде.

Ул беркайчан да беребезнең дә башыннан сыйпап, и тәтием, и бердәнберем, улым, кызым, дип әйтмәде шикелле, безгә исемнәребез белән генә эндәшә иде. Кыек эш эшләсәк, шактый ук саллы итеп арт якка сыларга һәрвакыт әзер иде. Ләкин ул суккан саен, үкереп елап, аның итәгенә ныграк ябыша идек.

Миңа эш кушканда, мактый иде. «И безнең Туфанга әйттеңме, ул аны хәзер эшли, безнең Туфанга әйтеп тә торасы юк, казларны үзе алып кайтып яба ул», – дип эшләтә иде. Һәм мин, ни хикмәттер, йөгереп йөреп эшли идем. Ул гадәтем әле дә сакланып калган. Мине ачуланып, сүгеп, приказ биреп эш эшләтә алмыйлар, мине эшләтер өчен «җил ягына салам кыстырыбрак» эш итәргә кирәктер. Ә бит ул холык миңа әнинең үзеннән күчкән. Әгәр бригадирлар: «Фәлән эшкә барасың», – дип кенә тәрәзәдән кычкырып китсәләр, әни өйдән дә чыкмый иде. Әгәр инде: «Халисә (яки Халисә апа), фәлән эшкә чыгасың инде, ярыймы», – дисәләр, өйдәге бөтен эшен ташлап, колхоз эшенә китә иде һәм пәри шикелле эшли иде.

Минем укуыма сөенеп туя алмады. Мин Мәскәүгә укырга киткәч: «Безнең Туфан бик зур кешегә укый, райком сиклитарыннан да ким урынга куймаячаклар», – дип мактанып йөргән. Мин районыбызга кайтып «зур кеше» була алмагач, бераз кәефе төшеп йөрде. «Мәскәүдә биш ел укып, колхоз председателе дә була алмадың», – дип әйткәли иде. Әгәр дә әни исән булса... Сулар үргә таба акмый. Хәерле булсын. Әни безгә рәнҗеми китте – бердәнбер юаныч шул гына. Авыл зиратында әти белән әнинең каберләре янәшә. Икесе бер чардуган эчендә. Икесенә бер таш.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру