Минем әткәй шушымы?
XX гасырның 30нчы еллары азагында «Богдан» колхозының абруйлы кешеләреннән бер төркем. Әткәем Мөхәммәтназиф Йосыпов – утырганнарның уңнан беренчесе. Рәсемдәге 9 кешенең алтысы сугышта һәлак булган. /Фото – К.Йосыповның гаилә архивыннан
2021 елның 5 маенда без туган ягым – Башкортстанның Чакмагыш районы Сыерышбаш авылы мәдәният йортында сугыш елларының ятим балаларына багышланган «Моңаймас та иде, һай, бу бала…» дигән тантаналы-моңсу кичә уздырдык. Дөрес, ул 2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына тәңгәл китереп үткәрелергә тиеш иде. Әмма пандемия зәхмәте аркасында байтак вакыт кичектерелә килде. Кичәнең форматы яңача иде. Бөек Җиңүдән соң 75 ел буе хаклы рәвештә без исән кайткан сугыш ветераннарын хөрмәтлибез. Хәзер инде алар да авылларда берәмләп кенә санарлык. Туган авылым Сыерышбашта бердәнбер сугыш ветераны Миръат абый Локманов каты авырып урын өстендә ята. Шул ук вакытта, яшермик, сугышта үлеп калганнарга, аларның балаларына игътибар җитмәде. Сүз һәйкәлләр турында гына бармый. Сугышта башларын салганнарның балалары нинди авырлыклар күреп үстеләр? Безне шушы сораулар бик борчый.
Чара башланыр алдыннан сугыш еллары балаларының үзара күрешү-очрашуларыннан, күз яшьләре-көлешүләрдән мәдәният йортының фойесы туктаусыз гүләп торды. Шулчак каршыма «Сыерышбаш хикмәтләре» дигән китабымны тотып бер чал чәчле ир килеп басты да китапның 251нче битендәге узган гасырның 30 еллары азагында төшерелгән «Богдан» колхозының активы фотосындагы кешеләрнең берсенә күрсәтеп соравын бирде:
– Касыйм абый, минем әткәй шушы буламы?
– Туганкаем, син үзең кем буласың соң?
– Мин – Фирзан Салихов…
Ярабби, бу бит Шәрип абыйның авыр сугыш елларында ачлыктан интеккән биш баласының иң кечесе. Соңгы мәртәбә мин аны моннан 70 елдан артыграк элек, казан эчендә утырган килеш, кичә пешергән яшь арыш боткасының касмагын кырып ашап торганын күргән идем. Күрү дигәне дә сәер, казан эченнән аның баш түбәсе генә күренә иде. Ул чакта Фирзанга күп булса, өч яшьләр булгандыр. Малай шулчаклы талчыккан, ябык, хәтта күрше-күлән, шаярып, аның авырлыгын килограммлап түгел – кадаклап кына әйтәләр иде.
Мин Фирзанга фотодагы кешенең, чынлап та, аның әтисе икәнлеген әйттем. Ир-егет башта шатлыгын эченә генә яшереп тора алмас хәлдән елмаеп җибәрде. Әткәй белән беренче очрашу шушылай гадәти булмаган рәвешле дә була микәнни, дип уйлап кына өлгердем. Шулчак Фирзанның күзләреннән мөлдерәп яшьләре тамды. Кем аңламас, аның «әттә-әннә» дияргә теле ачылган чагында, Шәрип абыйның инде яу кырында гомере киселгән була. Ә әнисе Хәернисаттәй өенә кайтып керә алмаслык дәрәҗәдә көне-төне колхоз эшендә. Бу мизгелдәге Фирзанның халәтеннән үзем дә тетрәндем. Тирә-якта җыелганнар безнең елап торуыбызга аптырамадылар да. Чөнки кичәдә очрашканнарның хисләренә тәңгәл иде бу хәл.
Фирзан тантаналы-моңсу кичәгә килгән сугыш еллары ятим балаларының иң яше булып чыкты – аңа «нибары» 76. Чөнки килә алганнарның зур күпчелеге сиксәнне узган инде.
Бу кичәдә үзем, шулай дип әйтү урынлы булса, төп докладчы булдым. Сугыш еллары ятим балаларының ул вакыттагы һәрберебезнең башлары кичергән авырлыклары, әткәйләрне югалтудан килгән кайгы-хәсрәт, әнкәйләрнең авылдагы авыр хезмәте, салымнан интегешләре, ятимнәрнең, бу тормышта югалып калмыйча, чын кешеләр булып үсүе хакында сөйләдем. Бүген дә дәүләтнең үзебезгә карата булган битарафлыгын тәнкыйтьләдем. Сәхнәгә Фирзанны һәм аның апасы Фәгыйләне, үксез ятимнәр булмасалар да, сугыш вакытында әтисез-әнисез калганнар белән бергә күтәрдем. Чөнки әниләре карамагында аяксызданартсыз, дигәндәй, биш бала. Шуларның иң олысы Тимерҗан – минем яшьтәшем. Безнең аерма шунда гына, үзем гаиләдә иң кече бала буларак, миңа чак-чак кына иркәләнсәм дә рөхсәт булгалады. Тимерҗанга, ай-һай, андый чаклар тәтемәде. Яшь ана, салым түли-түли, балаларны исән үстерерлек көчләрне кайдан алды икән?
Өмет, көч дибез икән, менә ул гаилә турында бер хәдис. Таңнан торып эшкә киткәндә Хәернисаттәй дүрт малай арасында хуҗабикә булырдай бердәнбер биш яшьлек кызы Фәгыйләгә чебешләрне ашатырга кушып китә. Фәгыйлә, әлбәттә, калдык бәрәңге кабыкларын, ваклап турап пешекләнгән кычытканны, ат кузгалагы орлыгын эссе суда бутап, чебиләргә азык ясый. Тик туклыклырак булсын дип, өйдә булган бөтен тавык күкәйләрен дә сыта. Чебешләр рәхәтләнәләр ул көнне. Кич кайткач, ана кеше орыша башлый:
– Ник алай эшләдең, балакаем? Болай да бит ашарга юк... Фәгыйлә дә югалып калмый:
– Күкәйләр күп булсынга сыттым, әнкәй!
Шул ук көнне малайларның зуррагы әнкәсенең эштән кайтуына яңа гына чәчәген койган бәрәңгенең төбен кармалап, май алмасы кадәрле генә бәрәңгеләрдән шулпалы аш пешергән. Биш бала һәм әниләре, болганчык суда балык тоткан кебек, шулпа арасыннан бармак башы кадәрле генә әрчелмәгән бәрәңгене тотып алалар да, кабып суыралар. Әйтерсең лә, искиткеч бер деликатес. Шулпаны да эчкәч, ашказаны хушлана кебек. Бүген дә исән калдык, димәк. Хәернисаттәйнең дә иртәгәгә булган өмет чаткылары ныгый төшә. Чөнки балалар кул арасына керә башлый.
Мәдәният йортының сәхнәсендә үксез ятимнәр белән бергә ике бертуган да горур һәм итәгатьле басып торалар. Алар чын кешеләр булып өлгергәннәр һәм шулай гомер кичерәләр. Мин, шаярып, башка бүләкләр белән бергә, Фирзанга бер кап солы ярмасы, Фәгыйләгә исә бер дистә тавык күкәе бирдем. Янәсе, Фирзан казан төбендә касмак кырган чакларын, Фәгыйлә чеби кыйссасын исләренә төшерсен әле... Әмма кинаяләп бирелгән бу бүләкләргә зур мәгънә салынган иде. «Без кем идек, без кем булдык» дию бик урынлыдыр бу очракта. Мәдәният йортындагы бөтен тамашачы зал тутырып көлде һәм кул чапты. Хакыйкате шунда ки: авырлыкларны хәтерләп кенә мул тормышның кадерен белеп була. Без, сугыш елларының ятим балалары, боларны үз җилкәләребездә күтәрдек.
Касыйм ЙОСЫПОВ, икътисад фәннәре докторы, профессор
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА