Милли моңны саклыйк
Җыр-көйләр күңелне юата, моңландыра, тынычландыра, дәртләндерә, тормышыбызны бизи-тулыландыра. Көй көйләү кешелек дөньясында беренчеләрдән туган сәнгатьтер, мөгаен... Җыр – без сулаган һава, ашаган ризык кебек табигый ихтыяҗ. Көн туа, җыр туа…
Татар җырларына хас сыйфат ул – моң. Соңгы елларда эстрада артистлары һәм җыр авторларының күпчелеге дәртле, хәтта тоташ «дөбер-шатыр» ритмнардан торган җырларга өстенлек бирә башласа да, барыбер татар кешесе гасырлар буе канына сеңгән моңга тартыла. «Зөлхиҗә», «Рамай», «Су буйлап», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк», «Озата барма», «Кошларга», «Гөлҗамал» һ.б. – халык күңелендә сакланган, буыннан-буынга тапшырылып килгән җырларны санап та бетерерлек түгел. Аларда татарның язмышы, уй-кичерешләре, теләкхыяллары.
Милли җыр сәнгате тарихында композиторлар, шагыйрьләр тарафыннан күп кенә искиткеч җырлар иҗат ителеп, сәхнәләрдә башкарылып, радио һәм телевидение фондларына яздырылган. Аларның күбесе бүгенге заманда да актуаль яңгырый. Рөстәм Яхинның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат иткән, татар җыр сәнгатенең гүзәл үрнәге булып торган «Китмә, сандугач» җырыннан башка тормышыбызны күзаллавы да мөмкин түгел кебек. Яисә Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов сүзләренә язылган «Җидегән чишмә»сен. Халык җырларын әйтеп тә торасы юк. 1960-1990 елларны татар җыр сәнгатендә үсеш, профессионал эстрада күтәрелгән чор дип әйтеп буладыр. Чөнки сәнгатъ җитәкчеләре, композиторлар, шагыйрьләр һәм җырчылар үз өлкәсенә профессионал югарылыктан карап хезмәт итә. Сәнгать белгечләрен әзерләүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, филармониянең элеккеге сәнгатъ җитәкчесе, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов үзе бер төркем талантлы яшьләрне җыеп Мәскәүгә укырга җибәргәнен беләбез.
Хәзер заманалар үзгәрде. Шоу-бизнес шартларында һәркем көченнән килгәнчә иҗат итә. «Акчасы булса, тукмак та җырлый», дигәндәй. Шуңа карамастан, талантлы яшь башкаручылар сәхнәне яулый тора, аларны халык яратып, күтәреп ала. Шундыйлардан лирик тавышлы Филүс Каһиров, лирикдраматик тенор Ярамир Низаметдинов, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина (һ.б.) кебек җырчыларны телгә алырга мөмкин.
Миңа күп еллар радио һәм телевидениедә редактор, алып баручы буларак тапшырулар әзерләргә туры килде. Әле дә иҗтимагый тормыш, сәнгать дөньясындагы яңалыклар белән һәрдаим кызыксынып торам. Үзем дә җырлар иҗат итәм – шигырен һәм көен дә язам. Балалар өчен шактый әсәрләрем тупланды. Аларны халыкка җиткерү, сәхнәдән яңгырату, ноталарын бастырып чыгару гына кыенрак. Шулай да кайберләре тыңлаучылар игътибарына тәкъдим ителде. Бу уңайдан 2018 ел аеруча уңышлы булды: Эльмира Шәрифуллина сүзләренә язылган «Туган җирдә» җырын – Айгөл Гардисламова, Наил Касыйм сүзләренә «Тиңләп каршыла!» әсәрен – Габделфәт Сафин һәм Равилә Шәйдуллина сүзләренә «Әбиләр чуагы тоҗымы» җырын Ярамир Низаметдинов башкарды. Шулай ук балалар өчен Йолдыз сүзләренә – «Тылсымлы туган тел» һәм Равилә Шәйдуллина сүзләренә язылган «Җилләрдән җиңел күлмәк» җырларын да атап үтәргә кирәк. Мин күбрәк классик юнәлештәге лирик җырлар иҗат итәм. Бүгенге шоу-бизнес хакимлек иткән заманда тамашачыга лирик җырлар, романслар, вальслар кирәкме икән, дип шикләнеп куйсам да, музыкаль әсәрләремнең уңышлы яңгыраганын ишеткәч, ялгыш уйлавымны аңлап, сөенәм. Күңел – алдамый. Димәк, мин сәнгать дөньясында дөрес юлдан атлыйм. Көннәр туып торсын, яңа җырлар яңгырап торсын! Үзебез булып калыйк, милли моңнарыбызны саклыйк!
Газета укучылар игътибарына «Әбиләр чуагы тоҗымы» дигән җырымны тәкъдим итәм. Җыр сүзләренең авторы – талантлы язучы Равилә Шәйдуллина. Җырны башлап башкарган Ярамир Низаметдинов хәзер Санкт-Петербург опера театрында эшли, аның өчен дә сөеник, уңышлар телик.
Әбиләр чуагы тоҗымы
Наилә Яхина музыкасы
Равилә Шәйдуллина сүзләре
Урала, урала,
Битләргә чорнала
Әбиләр чуагы тоҗымы.
Син бит ялгыз түгел,
Син бит ялгыз түгел,
Ни эзли соң күңел?
Ни эзли соң күңел?
Әллә көз, әллә көз,
Әллә көз килүен тоямы?!
Икәү бергә яшәү
Парлы булу түгел,
Тоҗымда уралса җаннарың.
Өзелеп көтсәң дә,
Өзелеп көтсәң дә,
Атмыйча тилмертсә,
Атмыйча тилмертсә,
Бәхеткә, бәхеткә,
Бәхеткә илтүче таңнарың...
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА