Журнал «Безнең мирас»

«Күңел биреп тырыштык»

 

Татар кызларын данлап китаплар язучы галимә. /Солтан Исхаков фотосы

 

Күренекле галимә Тәэминә Биктимерова юбилеен билгеләп үтә.

 

Октябрьдә тарих фәннәре кандидаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе, зыялы татар хатын-кызларының якты исемнәрен халкыбызга кайтару өчен җан атып йөрүче Тәэминә Әхмәт кызы Биктимеровага 85 яшь тула. Әлеге уңайдан галимә белән очрашып, шушы күркәм гомер юлында аның күңел түрендә уелып калган вакыйга-мизгелләрне барладык.

 

Авыр елларга туры килгән сабый чак

 

Мин Әтнә районы Яңа Шимбер авылында 1940 елда тудым. Бала чагымның күп хатирәләре инде онытылган... Сугыш вакыты. 1942 ел. Минем сабый чагым. Кышкы салкын өйдә без өчәү: әби (әтинең әнисе), апам (миннән өч яшькә зуррак) һәм мин. Өчебез дә ангина белән сәкедә авырып ятабыз. Әнине Суслонгер урманына эшкә алып китәргә дип районнан вәкил килгән. Әни, кулына төенчек тотып, бер өйгә керә, бер тышка чыга. «Кемнәргә калдырыйм сезне? Нишлим?! И газиз Аллаһым!» – дип үзе тилмереп елый. Әби 70 яшьтән узган. Әти фронтта. Вәкилгә әле дә рәхмәт укыйм: кызганды, әни бу юлы урман кисәргә китмәде.

 

Әти сугыштан исән-сау кайтты

 

Әти фронттан кайтты, артыннан Саратов госпиталендә дәваланып ятканда танышкан хатыны (рус милләтеннән иде) килде. Әмма аны русча белгән авылдаш хатыннар китәргә мәҗбүр итте. Начарлык белән түгел, «Юлны оныткан булсаң, ярдәм итәрбез», – дип, матур гына, тәртип белән генә әйтеп. Ул китте. Карлы-бозлы яңгыр ява. Моның өстендә юка гына иске пәлтә. Мин аны тәрәзәдән күреп: «Әтинең марҗасы китә», – дип әйттем. Әни өйдә күз карасы кебек саклаган бер калын җәймәне алды да, урамга каршы чыгып йөгерде. Әтигә: «Әхмәт, үзең кожан кигәнсең, ник аңа да берәрсеннән сорамадың? Әйт, ябынып утырсын!» – дип теге хатынның алдына салды. Әни үзе русча белми иде. Бу хәлгә әти дә, марҗа да, хәтта ат та хәйран калды бугай. Дәшүче булмады. Әкрен генә кузгалып киттеләр.

 

Дүрт яшьтә укырга, язарга өйрәндем

 

Безнең авылда кеше утынсыз тилмерә. Күрше мари авылыннан утын сатучы бар, әмма акча юк. Нигездә салам, бәрәңге сабаклары яккан булалар. Әни ике ел рәттән өйгә колхоз кәнсәләрен кертте. Минем бәхет ачылды: авылдашым Шәмси абыйда укырга, язарга өйрәндем. Дүрт яшемдә китап хәрефләре белән язам, укуым әйбәт. Шуңа күрә апам укырга кергәч, мин дә кызыктым. Әмма алты яшем тулмагач, алмадылар. Бер көн дә калмыйча апама тәнәфестә ашарга дип бәрәңге күмәче илтәм дә, сыйныфта утырып торам.

 

28 февраль көнне укытучы Кәүсәрия апа Гыйлемханова миңа: «Инде иртүк кил! Син укучы буласың», – диде. Мин укып киттем.

 

Мәктәптәге сагышлы хатирәләр

 

Түбән Көек җидееллык мәктәбендә укуны дәвам иттем. Мәктәп директорыбыз Габдрахман абый иде. Ул «халык дошманы» баласы булган икән. Кулга алдылар. Без, укучылар, аңардан аерылуны бик авыр кичердек. Җитмәсә, бик яраткан класс җитәкчебез Һидият абый Галәветдиновны да эштән җибәрделәр. Елап озатып калдык. Класска кереп безнең белән саубуллашты. Бу аерылышу күңелдә гомер буе онытылмаслык сагышка әйләнде. Без ятимнәрне (класста сугыш вакытында укый алмаганнар күп) кызгана, отряд җыелышларында күңелебезне баянын алып кереп уйнап та күтәрә иде.

 

Гомерем буе рәхмәтле

 

Сигезенче класс. Күлле Киме авылына йөреп укыйсы. Авылыбыздан сигез чакрымнан да ераграк. Бер ел бардым да тукталдым. Чөнки әтиле саналганлыктан, 150 сум акча түлисе (ул вакытта уку түләүле иде). Өстәвенә, тулай торактан урын да бирмәделәр.

 

Икенче елны, шул сәбәпле, тагын бераз укыдым да, туктадым. Бәхеткә, мәктәп директоры Мотыйк абый Кушаев үзе безнең авылга килде. «Синең өчен килдем, кызым! Әрәм буласың бит, булышырга тырышырмын, кил, укуыңны дәвам ит», – диде. 1956- 1957 уку елында кулыма аттестат алдым. Бу изге җанга гомерем буе рәхмәт укыдым. Хәзер дә догамнан калдырмыйм.

 

Хыялланган һөнәрем

 

1958 елны Казанга килдем. Кунар урын булмагач, ике ай буе Казанның шәһәр яны вокзалында йоклап йөрдем. Эшкә алырга каршы түгелләр, тик минем паспорт юк. Эш булмасмы, дип тимер юл хастаханәсенә бардым. Анда да, шул ук сәбәпле, эшкә аласылары килми. Бинадан чыктым да тәрәзә тупсасына башны куеп, үкси-үкси елыйм. Шунда ике метр буйлы бер кеше яныма килеп басты да, нигә елыйсың, дип сорады. «Эшкә алмыйлар, сыерыбыз үлде, әни, апам авырый», – дим. Шуннан соң бу мине кочаклап алып кереп китте дә, эшкә аласы килмәгән теге хатыннан, нигә аны эшкә алмыйсыз, дип сорады. Паспорты юк ич, ди бу. «Мин бит паспорты бармы-юкмы дип сорамыйм. Аның эшлисе килә. Хәзер үк эшкә урнаштыр», – дип боерык бирде, тулай торакка урнаштырды. Бу рус кешесе «Казтранстрой» трестының начальнигы Сергей Аполлонов булып чыкты. Шуннан соң мине трестның «СПМ203» дигән төзелеш оешмасына йөк ташучы итеп эшкә алдылар. Шактый авыр эш. Түләве чамалы. Шул чакта миңа тагын бер рус кешесе – Александр Фатьянов булышты. Ул мине штукатур-маляр итеп урнаштырды. И, моңа куанган!.. Кеше шикелле акча алам бит. Шунда эшләгәндә, егылып төшеп, умыртка сөягемне сындырдым. 1961 елны булды бу хәл. Өч ай хастаханәдә яттым. Аллаһыма рәхмәт: аякка бастым.

 

Гомер буе хыялланган һөнәрне алыр өчен, Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Аллаһыга шөкер, яхшы укыдым, әйбәт стипендия алдым.

 

Кандидатлык диссертациясе якладым

 

1966 елда – Казан авиация институтының (КАИ) китапханәсенә, 1969 елда КПСС тарихы кафедрасына эшкә урнаштым. Соңрак ассистент, өлкән укытучы булып эшләдем. 1982 елда «Хатын-кызларны социалистик төзелешкә җәлеп итү буенча Урта Идел буе партия оешмаларының эшчәнлеге (1921-1926)» дигән темага, гади генә әйткәндә хатын-кызлардан эш аты ясау турында кандидатлык диссертациясен якладым. Аспирантурага керергә яшем олы иде инде (аспирантурасыз язарга туры килде). Мин яклаганда комиссиядә 14 кеше утыра. Галим Миркасыйм Госмановны күргәч, каушап, коелып төштем. Шунда яныма комиссия рәисе Рәфыйк Нәфыйгов килеп басты. Тынычландыргыч даруың бармы, дип сорый. Дару кабул итеп, бераз тынычландым да комиссиянең бөтен сорауларына җавап бирдем. Хуплаулары сизелә. Тарих фәннәре докторы Мидхәт Мөхәрләмов диссертациямне укыган икән. Ул шундый яхшы бәя бирде. Беркем бәйләнә алмады. 14 кеше дә ризалыгын белдерде.

 

Институтта укыткан иң бәхетле еллар

 

Институтта эшләгән елларны иң бәхетле елларым дип саныйм. Эш җиңел түгел иде, билгеле. Ул вакытта КАИ – иң данлыклы институт, конкурс бер урынга – 17шәр кеше. Илнең бөтен почмакларыннан студентлар конкурс үтеп керә. Партия тарихын укыту бик җаваплы эш санала. Күп укырга, күп белергә кирәк. Аллаһыга шөкер, татар кызы, авыл кызы булуым ярдәм иткәндер. Кешедән ким булмаска тырыштым. Укыту рус телендә инде, анысы да үти алмаслык булмаган икән.

 

«Ак калфак» оешмасын оештырдык

 

1992 елның 19-21 июнендә Бөтендөнья Татар конгрессының (БТК) беренче корылтае эшләде. Конгресс барышында эшләгән 15 секциянең татар хатын-кызларына багышланганында катнашып чыгыш ясадым. 1993 елда БТК башкарма комитетына даими хезмәткәр булып эшкә урнаштым. КАИдан киттем, чөнки партия тарихы укытылмый башлады.

 

«Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасын оештырдык. Җитәкчесе – Роза Туфитуллова, ярдәмчеләре – мин, ягъни Тәэминә Биктимерова, Лена Шагыйрьҗан. Бу елларны сагынып искә алам. Күңел куеп, татар хатын-кызларының милли горурлыгын, югары әхлагын кайтару өчен тырыштык. Бу елларда дини оешмаларыбыз, мәчетләр белән тыгыз элемтәдә булдык. Башкарган эшләребез: балалар бакчалары ачтык, бик күп район һәм шәһәрдә «Ак калфак»ның бүлекчәләре булдырылды, аларга ярдәм иттек (бу хакта «Бөтендөнья татар конгрессы – 25» дигән китапта мәкаләм басылды.

 

Дөньяның яме югалды…

 

1966 елда Казан егете Биктимеров Нариман Гәрәй улына кияүгә чыккан идем. Ун елга якын яшәгәч, аерылыштык. Уртак балабыз Айрат 1967 елда туган иде. Фаҗигале үлем белән 1994 елда дөньядан китте. Дөньяның яме дә бетте…

 

Гомеремне китап язуга багышладым

 

1997 елның октябрендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли башладым. Бөтендөнья татар конгрессында иҗат белән шөгыльләнергә вакыт юк иде. Мине берсүзсез эшкә алган Фәрит Солтановка зур рәхмәт! Институтта эшләгәндә биш китабым басылып чыкты. Анда 2013 елга кадәр эшләп, лаеклы ялга чыктым. 2022 елда Тарих институты ярдәмендә туган авылым турында «Шимберем – олы тарих эзләрендә» дигән китап язып бастырдым.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру