«КАРА УРМАН» СЕРЛӘРЕ
Кино карап кайттым... Режиссер Радик Кудояров бу сорауларга җавап бирә алмады: «Кайда минем илем? Сезнең илегез нинди? Тамырларыгыз кайда? Киноның исемен сайлаганда «Кара урман»ны ни өчен карага әйләндердегез?» Татар җырында ул башка мәгънәдә. Җаныгыз нинди төстә? Җәлил исеме кинода ничә тапкыр яңгырый? Гади сораулар... Ләкин җавап булмады... Татар акчасына төшерелгән кинода күбесенчә нацистның балачак чорында алган травмалары, аның фаҗигасе турында сүз бара... Каһарман Җәлил юкка чыга... Тартар иленнән билгесез Муса Гомәров килеп чыга... Хыялында – хатыны белән кызы Чулпан (татарча акцент белән сөйләшә торган бала)…
Кайда шагыйрьнең иле? Аны тәрбияләгән нигезе? Киноның төп герое кем? Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы акчасына Кормаш һәм Җәлил төркеме турында икенче кино төшерелә... Җәлилне һәм Тукайны бөтен дөнья таный. Совет чоры иҗатчылары бөек шәхесләрне таныту өчен күп көч салды. Ә безнең замандашлар?! Коточкыч фаҗига. Бу кино кемне таныта? Нацистларның фаҗигасен түгелме? «Кара урман»ны зур залда күрсәтү кирәкме? Яшь артистларны шундый жәлләдем... Нинди куркыныч уенда катнашканнарын үзләре аңлап бетерми... Рухи кыйблалары юк... Дан, даһилык турында хыялланалар... Кемгә кул күтәргәннәрен аңлап бетермиләр... Кызганыч... Нацистларның бу кинода Иле бар! Алар үз илләренә тугрылык саклый!
Нюрнберг процессы... Андагы хөкем карары кинода яңгырамады... Без нацистларның соңгы сүзләрен тыңларга мәҗбүр булдык... 11 татарның Рейх алдында «особо опасные государственные преступники» булганын да кинода әйттермәделәр. Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләре яңгырады, ләкин ул шигырьләрнең яңгырашы ят иде, чөнки укыган кеше аларны үз җаны аркылы үткәрмәгән... Киноның некрофил боҗрасы кайта-кайта нацистларның соңгы минутларында ничек интеккәннәре турында бара... Кемнең тегермәненә су коясыз? Кара урманга кереп, нинди юлга басасыз? Их, егетләр, егетләр... Иң зур ачышы итеп, режиссер «Тартар» илендә шагыйрьләр булганын атады... Бөтен дөнья таныган Муса Җәлил урынына билгесез Гомәров килеп чыга... Булганын үстермичә, җимерү белән шөгыльләнәсез... Татар артистлары бу кинода мескен чебиләр булып күренделәр... Америка солдатларын, нацистларны режиссер бик яратып, матур, тәфсилләп күрсәтә... Нигә? Кем өчен?
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА