Журнал «Безнең мирас»

Яратудан башка – ятим без...

 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең М.Ломоносов премиясе лауреаты, шагыйрь, прозаик, публицист, журналист Шаһинур Мостафин (1948-2020). /С.Исхаков фотосы, 2018 ел.

 

Татар әдәбиятында гына түгел, рус һәм дөнья әдәбиятында да хатын-кыз образы үзәк урынны алып торадыр, мөгаен. Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаган, рәссамнар гүзәл сыннар ясаган, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткән. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатынкыз образын тудыра. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын яктырткан меңнәрчә әсәрләр мәгълүм.

 

«Әнкәй көтеп торгач, күңелле...»

 

Публицист, язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның кешеләргә карата бик ихтирамлы, мәрхәмәтле, олы җанлы шәхес булуы беркемгә сер түгел. Аның лирик шигырьләренә күз салсак, хатын-кызларга мөнәсәбәттә Шаһинур абыйның тагын бер баскыч югарылыкта торуын күрәбез.

 

Зур хөрмәткә лаек булган хатын-кызларның беренчесе, сүз дә юк, әдипнең әнисе Гөлзәйнәп апа булды. Шаһинур Мостафин белән озак еллар аралашып яшәгән кеше буларак, мин аларның Мамадыш районы Арташ авылындагы өйләрендә еш була идем. Күп вакыт, язучы Казаннан кайтып төшкәч, аны туган авылына озатып куям да, шуннан өйгә узабыз. Ә анда көләч йөз, шат күңел белән Гөлзәйнәп апа каршы ала. Аларның күрешү мизгелләрен тасвирлау өчен, үзең шунда булу кирәк. Гәрчә туган нигезенә бик еш кайтып йөрсә дә, ир уртасы булып килгән Шаһинур абый, һәр юлы әнисен сабыйларча куанып, киң күкрәгенә кысып кочаклап ала иде. Шунда ук үзенең мәгълүм шигыреннән өзек тә сөйләп бирә әле:

 

Гомер буе, факел кебек янып,

Нур сибәләр газиз аналар –

Шул балкышка гел тартыла күңел,

Аңарда мең шифа-дәва бар!

Туган нигез – космодром кебек! –

Әнкәй көтеп торгач, күңелле…

Мең яшәсен иде балкып шулай –

Сөендерсен иде гел безне!..

 

«Кыргый Розам – минем Дамирәм!»

 

Язучы тормышындагы икенче хатын-кыз, һичшиксез, аның хатыны – Дамирә ханым.

 

Шаһинур Әхмәтсафаның (шагыйрьнең әдәби кушаматы шулай иде) үләр алдыннан язган васыятьнамәсендә мондый юллар укыйбыз: «Мин аның белән (Дамирә ханым белән. – Р.Х.) 11 яшем тулып, бишенче сыйныфка күчкән чакта Яңа Чишмә районындагы Тубылгытау авылында иң беренче мәртәбә танышкан идем. Аның Рокыя исемле апасы белән әтиебезнең Тәскирә атлы бертуган сеңлесе янәшәдәге Ленино авылында урта мәктәптә бергә укытты. Кияүләре Әгъләмҗан Гатин һәм кызлары Тәскирә яшәгән әлеге сихри төбәккә Миңлекамал әбиебез белән бергә Рәйсә һәм Таһирә апаларыбыз ел саен ямьле июнь аенда барып йөргәнлектән, безнең кебек, апасы янына Чистай каласыннан кунакка килүче әлеге сөйкемле кызыкай белән тәмам дуслашып өлгердек.

 

Әле дә хәтеремдә: шулай бервакыт мәктәп ишегалдында күбәләкләр куып уйнап йөргәндә, Дамирәкәй ташка абынып егылды да, тез башын җәрәхәтләде. Мин исә аның кан саркыган ярасына тиз генә әрекмән яфрагын яптым да, өлкән абый-апалардан ишетеп калган сүзләрне исемә төшереп: «Борчылма, яраң туеңа хәтле төзәлер!» – дидем... Иң гаҗәбе шул: кызыкай еламады, бары тик иртәнге чык бөртекләредәй ялтыраган күз яшьләре аша елмайды гына! Кояшлы ләйсән яңгыр кебек, хәтеремдә мәңгегә уелып калды аның тылсымлы шул карашы…

 

...Шулай да, Ходай Тәгаләнең кодрәте-рәхимлеге беләндер инде, без Дамирәкәй белән 1968 елның 31 мартында Кукмара эшчеләр бистәсендә кабат очраштык. Биредәге данлыклы тегү фабрикасында эшләүче Рәйсә, Таһирә апамнар һәм бертуган Саҗидә сеңлем янына кунакка кайткач (ул чакта Казан дәүләт университетының көндезге бүлегендә II курста укый идем) мине шундагы тулай торакның 13нче бүлмәсендәге мәҗлескә дәштеләр. Авылдаш күршебез Маһруйбикә апа Моратова туган көнен билгеләп үтә икән!

 

Инде шактый күңеллеләнеп алган мәҗлестәгеләр белән исәнләшкәннән соң, күзләрем мул сыйлы табынның бер кырыенда тыйнак кына елмаеп утыручы ал күлмәкле туташка төште. Түгәрәк ак йөзле, нурлы карашлы. Коңгырт-кара чәч толымнарын башына таҗ итеп ураган. Янында буш урын да калдырылган…

 

Шулчак Маһруйбикә апа колагыма болай дип пышылдады:

 

– Бер генә егетне дә үзенә якын җибәрмәгәне өчен «Кыргый Роза» дип йөртәләр бездә әлеге чибәркәйне! Казаннан килеп, безнең фабрикада мастер булып эшли, шушы бүлмәдә яши. Үзе – мишәр кызы. Бик тәртипле, тырыш, гадел, туры сүзле! Утыр әле шуның янына... Курыкма, чәнечкеләре белән чәнечмәс!..

 

Ни хикмәттер, кыз да үзенең янәшәсендә урын алуыма каршы килмәде…

 

Вальс көе яңгырауга, туташны танцыга чакырдым. Сөйкемле сыйныфташыбыз Гүзәлия Мөхәммәтшинаның бертуган абыйсы – диңгезче-композитор егет Фатыйх Мөхәммәтшин белән берлектә 1966 елның мартында иҗат иткән «Килермен мин...» дигән җырыбызны башкара-башкара вальс әйләндек без».

 

1969 ел ахырында ике яшь йөрәк туй итеп, кавышып та куя.

 

Очраштык без еллар узгачтын,

Табигатьтә ул чак яз иде!

Күзләр белән күзләр аңлашты –

Сафлык, пакьлек, тоташ наз иде…

«Кыргый Розам» – минем Дамирәм! –

Чәнечкеле түгел инде син…

«Бергә атлыйк тормыш юлыннан дип!» – дип,

Мәңгелеккә миңа килдең син –

Тиңсез бәхеткәйне бирдең син!

 

Шаһинур абый белән Дамирә ханымның мәхәббәте башкаларга эталон-үрнәк булырлык. Бер-берсенә исем белән дә эндәшмичә, «Җанҗиләгем», «Нур Пәйгамбәрем» дип, үзара хөрмәтләшеп яшәделәр. Яраткан хатынына карата шигъри хисләр гел туып кына тора, буш вакыты булдымы, дәфтәр битенә төшерә аларны Шаһинур абый:

 

Оча безнең Сөю – кайнар хисләребез!

Чорлар аша, гасырлар аша…

Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрәдәй без!

(Шулай димен, әгәр яраса!).

Гомер буе озата барды Сөю! –

Күзләребез күздән китмәде.

Көн дә, төн дә гел серләшә идек –

Сүзләребез һич тә бетмәде!

 

Әнә шулай сөеп-сөелеп 38 ел яшәгәннән соң, фаҗигале язмыш аера аларны. Балачактан таныш-дус булып, тормыш юлларыннан бергә җитәкләшеп атлаган ак һәм саф күңелле шәхескә – мәхәббәтле һәм мәрхәмәтле хәләл җефетенә багышлап «Җанҗиләкле гомерем мизгелләре» дигән кулъязма китап әзерли Шаһинур Әхмәтсафа. Анда язучының авыр югалту ачысы, хатынын сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләре урын алган.

 

Матурлыкның Алиһәсе бит син! –

Елмаюың, җылы карашың

Салкын ташларны да эретер кебек…

Чистай кызы, ялкын-дәва син!

«Гомерлеккә!» – диеп яраттым ла,

«Җанҗиләгем» – диеп җан аттым.

Көзләремә кердем синсез генә –

Каерылды ла сыңар канатым…

 

Әлеге шигырьләр Шаһинур Мостафинны, публицист язучы булу белән бергә, лирик шагыйрь дә итә. Хатыны Дамирә ханымга багышлап язылган шигырьләрен укыгач, аны мәхәббәт җырчысы дияргә дә була.

 

Телгәләнә бәгырь... Мендәреңне

Кочып алып, оеп ятам мин…

Соңгы кичтә син төренгән шәлнең

Кайнарлыгын тоеп ятам мин!

Җан җылыңны саклый кебек ул шәл –

Мамыклы да үзе, йомшак та…

Төшләремә син елмаеп кергәч,

Күңелкәем китә йомшап та…

 

«...Әмма сөеклем миңа яңа «Мәхәббәтнамә» дастанын язарга рухи көч-дәрт, тылсымлы каләм вә күңелдәй чиста ак кәгазь калдырып киткән икән. Аның вафатыннан соң, еллар дәвамында көнетөне эшләп, 300дән артык шигырь язып, «Җанҗиләкле гомерем мизгелләре» дигән китабымны дөньяга тудырдым», – дип язып калдырды Шаһинур Мостафин үзенең васыятьнамәсендә.

 

«Син – “Җанҗиләк”, ә ул – “Ханбикә”!»

 

Шаһинур Мостафинның тормышында лаеклы урын алган өченче хатын-кыз – Фирая Салих кызы Маликова. Икесе дә тол калып, ялгыз башка тормыш алып баруның авырлыгын башларыннан кичергәннән соң, 10 елдан артык бергә яши алар. Әлеге шәфкатьле, үтә ярдәмчел, булдыклы, тырыш ханымны барлык туганнары, кияү-киленнәре, балалары, оныклары да ихластан яратты. Маликовларның ишле гаиләсендә яшәүчеләрнең һәркайсы шулай ук Шаһинур абыйны да үз итте. Язучы мәкерле авыру белән көрәшкәндә, Фирая ханым таянычы булды. Дамирәсе – «Җанҗиләге»нең лаеклы дәвамчысы итеп санап, Фирая ханымны бик хөрмәтләп, «Ханбикәм» дип атап йөртте ул. Фирая ханымны никадәр генә хөрмәтләп бергә яшәсәләр дә, Шаһинур абый Дамирә ханымны һич кенә дә исеннән чыгармый, аңа тугры кала:

 

Төшләремә керде «Җанҗиләгем»:

«Миндәйне тап, зинһар, тилмермә!..»

Синдәйне мин таба алмам инде:

Син – үзеңчә, ә ул – үзенчә…

Йөрәгемдә мәңге янар уттай,

Калчы, бәгърем, нәкъ шул көенчә!

Синдәйне мин һич тә таба алмам,

Син – «Җанҗиләк», ә ул – «Ханбикә»!

 

Әлеге язма Шаһинур Әхмәтсафа рухына дога булып барсын, мәхәббәттә адашканнарга аның шигырьләре юл күрсәтсен иде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру