Гөлнора Гатина: «Казанда мин үз өемдә»
Өрфиядәй нәфис, фарфор уенчык кебек нәзәкатьле күренсә дә, Гөлнора Гатина опера сәхнәсендә нык басып тора. М.Җәлил исемендәге театрда дөньякүләм танылган операларда баш партияләрне башкара. Күпләгән халыкара бәйгеләрдә беренчелеккә чыккан бу татар кызының уңыш серен ачмакчыбыз.
Гөлнора Гатина Казанның М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында күпләгән дөньякүләм танылган операларда баш партияләрне башкара. «Севильский цирюльник»та – Розина, «Риголетто»да – Джильда, «Мадам Баттерфляй»да – Чио-чио-сан һ.б. бар аның иҗат бакчасында. Гөлнорабыз татар спектакльләрендә, әйтик, «Шагыйрь мәхәббәте»ндә Зәйтүнәне, «Җәлил» операсында шагыйрьнең хатынын, «Сөембикә»дә баш партияне башкара. Алар җырчы Рүзил Гатин белән беренчеләрдән булып композитор Эльмир Низамовның «Алтын Казан» рок-операсында һәм «Кара пулат» опера-риваятендә баш партияләрдә чыгыш ясый. Ике тапкыр «Тантана» театр премиясе лауреаты ул. Нәтиҗәле иҗаты өчен М.Сәлимҗанов исемендәге бүләк иясе. Сөембикә роле өчен республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде (спектакльнең иҗат төркеме белән берлектә).
Гөлнора Гатина тәүге тапкыр Казанга килеп, опера театрында спектакль карагач: «Мин дә шулай җырларга телим, мин дә биредә җырлаячакмын», – дигән катгый карарга килә.
ГӨЛНОРАМЫ, ГӨЛНАРАМЫ?
Иң башта җырчының исеме турында ачыклык кертик әле. Гаиләдә аңа туганнан бирле Гөлнара дип эндәшкәннәр. Казанга укырга килгәч исә укытучылары, дуслары, паспортында язылганча, Гөлнора дип эндәшә башлаган. «Гөлнаралар күп, син Гөлнора бул», дигәннәр. Кыз егерме ел буена бу исемгә шундый күнеккән, бүген Гөлнара дип эндәшүчеләрне, Гөлнора мин, дип үзе дөресли.
РИЗА ОНЫГЫ
Аңлашылганча, Гөлнорабыз Казан кызы түгел. Ерак Үзбәкстанның Нәманган өлкәсе Туракурган авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы елларында бабасы кырым татары Риза Чалбашев туган иленнән куылгач шушында сыену таба. Мал вагоннарында Урта Азиягә ишле гаиләдән сеңлесе белән Риза гына барып җитә. Әти-әнисе дә, туганнары да юлда кайсы ачлыктан, кайсы чирләп җан бирә. Балалар йортында үсә Риза. Буй җиткезгәч кара чәчле, шомырт кара күзле Мөнәвәрә исемле кызга гашыйк була. Мөнәвәрә – Казан татары. Ул да репрессия корбаны. Гаилә корып җибәргәч, бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала. Иң өлкәне – Левиза. Кечкенәдән җырларга яраткан кыз әнисенең туган ягы Казанга юл тотып музыка училищесына укырга керә. Аннан соң Саратовта консерватория тәмамлый да, кире Үзбәкстанга әйләнеп кайта. Нечкә күңелле, тыңлап туймаслык назлы тавышлы Левизабызга үзбәк егете Рустәмҗан гашыйк була. Шуларның гаиләсендә дөньяга килә дә инде безнең Гөлнора.Кызга җиде яшь тулгач, Риза белән Мөнәвәрә һәм аларның балалары тарихи Ватаннары Кырымга кайта.
Бүген Левиза ханым – Кырым Республикасының атказанган артисты. Озак еллар Кырымтатар музыкаль драма театрында җырчы, вокал буенча репетитор булып эшләгән. Байтак еллар Симферополь музыка училищесында укыта. Училищега килү тарихы исә үзе бер кызык. Гөлнора, әнисенә әйтмичә генә, музыка училищесына имтиханнар бирә һәм укырга керә. Артыннан ук Ләвиза ханым шунда эшкә урнаша. Шулай итеп Левиза Чалбашева Гөлнораның әнисе генә түгел, мөгаллиме дә.
КАЗАН, КАЗАН, ДӘРТЛЕ, МАТУР КАЛА…
Левиза ханым яшьлегендә Казанны яратып калган, күрәсең, кызының күңеленә татарларның баш шәһәренә бару уен сеңдерә. Консерваториядә Зилә Сөнгатуллина сыйныфында укый кыз.
Яшерен-батырын түгел, консерваторияне тәмамлаган яшь җырчыларны опера театрына эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Гөлнора Гатинага да уку тәмамлаганда киләчәккә планнары турында кызыксынган һәр кеше диярлек «Театрга аяк та атлама, барыбер алмаячаклар», дия торган булган. Әмма көннәрдән бер көнне консерватория тәмамлап килгән яшь җырчыга шалтыратып театрга тавышын тыңларга чакыралар. Ул көнне бик күп җырчыны тыңлыйлар. Чара көне буена сузыла. Ул вакытта Гөлнораның болай да бик мәшәкатьле чагы. Үзе кебек талантлы, яшь чибәр җырчы Рузил Гатин белән туй итеп йөриләр. Өстәвенә, җырчының бер генә әзер ариясе, бер генә сәхнә күлмәге бар. Алырлармы, юкмы икән, дигән сорау Гөлнораның башында да булмый. Мәһабәт бинада, киң сәхнәдә оркестрның уенына сокланып «Севильский цирюльник» операсыннан Розина ариясен җырлый ул. Россининең музыкасы йөгерек елга кебек җиңел, якты. Гөлнора аны йөрәге аша үткәреп, әйтерсең, үзе дә җылы кояш нурларында уйный-уйный йөгерүче елгага әйләнә. Бу көнне бөтен җырчылардан театрга бары берсен генә эшкә алалар. Гөлнораны! Шуннан бирле опера сәнгате, театр тормышының иң мөһим өлешенә әйләнә.
СӘНГАТЬ КОРБАННАР СОРЫЙ
«Театр өчен күп нәрсәләрне корбан итәргә әзермен», – дигәч, җырчының шәхси тормышы турында сорау бирмичә түзеп булмады. Ике талантлы җырчы Гөлнора һәм Рузилнең юллары аерыла. Сәнгать берләштергән дә, аерган да булып чыга түгелме? Юк, аермаган, һәрберсенә үз юлын, үз сукмагын табып, иркенәеп иҗат итәргә мөмкинлек биргән. Әле генә консерватория тәмамлаган һәр җырчы тырышып-тырмашып үз-үзен эзли. Рузил чит илләрдә күп чыгыш ясый, Гөлнорабыз театрда яңадан-яңа партияләр өйрәнә. Бер-берсен яратканга, хөрмәт иткәнгә, бер-берсенә бернинди тоткарлыксыз, иҗат итәргә мөмкинлек биргәннәрдер, бәлки. Юкса бүгенгәчә дуслар булып калмаслар иде…
ОПЕРАНЫҢ ВАТАНЫ ИТАЛИЯГӘ БАРУЛАР
Талантны һаман үстерү кирәк. Җырчы, театрда эшләгән хезмәт хакын җыеп, ел саен Италиянең Орвието шәһәренә опера академиясенә барырга гадәтләнә. Анда һәр барган саен ике атна дәвамында бер опера партиясен өйрәнә. Җырчылар күп, бер партиягә унлап кеше дәгъва кыла. Соңыннан шулар арасыннан иң останы сайлыйлар һәм ул театрларда опера җырлый. Акча түләгән булса да, сайлау узмаганнар кайтып китәргә мәҗбүр. Әмма өйрәнү файдасыз узмый. Италиядә өйрәнгән партияне алар үз театрларында җырлый алачак. Гөлнорабыз исә һәр баруында сынау узып, Италия сәхнәсендә җырлый. Аннары шул партияне үзебездә башкара. Кызның тырышлыгын һәм уңышларын күреп, тора-бара театр үзе иҗат сәяхәтләренә ярдәм итә башлый.
КАЗАНДА ӨЕМНЕ ТАПТЫМ
«Үзбәкстанда тугансың, Кырымда дөньяга күзең ачылган, Казанда белем алгансың, эшлисең, опера сәнгатенең Ватаны Италиягә барып йөрисең. Өең кайда?» – дип сорадым. «Казанга килгәч мин өемә кайткандай булдым», – дип җавап бирде җырчы.
Гомерләрен читтә уздырырга мәҗбүр булган Риза абый, Мөнәвәрә апа өчен татар җирен данлап яши аналы-кызлы Левиза һәм Гөлнора. Берсе – Кырымда, икенчесе – Казанда. Затлы милләт кайда да югалмый, еллар үткәч тә тормыш сәхнәсенең нәкъ түрендә балкыячак, дияргә теләгән сыман…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА