Алмазга тиң аһәңсаз
Алмаз Монасыйпов (1925-2008).
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, композитор, музыкант, дирижер, педагог Алмаз Монасыйповның 100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды.
Бөтенсоюз күләмендә танылган аһәңсазыбызның мирасын мәңгелләштерү эше ничек бара? Иҗаты җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгәнме? Кабатланмас музыкаларын ишетергә мөмкинлек бармы? Әнә шул сорауларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтмәкче булды музыка белгечләребез.
Утырышта институтның директоры Илгиз Халиков, музыка белгечләре Гүзәл Юнысова, Тәнзилә Алмазова, Лилия Бородовская, Ильяс Талипов, театр белгече Айгөл Салихова һәм бүтән өлкәләрдән галимнәребез катнашты.
Түгәрәк өстәлне оештырган Гүзәл Юнысова симфония, вокаль жанрларларда кабатланмас әсәрләр калдырган, бу ике жанрны берләштереп бик кызыклы әсәрләр иҗат иткән зур композитор турында әлегә кадәр бер китап та нәшер ителмәве турында ачынып сөйләде. Казан консерваториясендә өч белгечлек буенча укыган, Казаныбыздан Мәскәүгә күчеп китсә дә, югалып калмаган аһәңсазның тулы әсәрләр җыентыгы булмавына да җаны әрни галимәнең. Ринат Ибраһимов, Вафирә Гыйззәтуллина, Эмиль Җәләлетдинов һ.б. күренекле җырчыларыбыз гына түгел, Валентина Толкунова, Надежда Кадышева җырларын яратып башкарган композиторның бөтен музыкаль язмаларын туплыйсы иде, дип алда башкарасы эшләрне билгеләп куйды галимә.
Алмаз Монасыйповның иҗаты турында сөйләгәндә, аның гаиләсен искә алмыйча булмый. Музыка белгече Тәнзилә Алмазова аһәңсазның гаилә хәленә кагылышлы кызыклы фактлар китерде. Әнисе Фатыйма апа – Казанда танылган нәширләрнең сеңлесе. 1906 елда Гыйльми, Шәһәр һәм Борһан Шәрәфләр Казаныбызда типография ача һәм 1913 елга кадәр анда 2 миллион китап басылып чыга. Анда татар, рус, чит ил язучылары әсәрләре, дәреслекләр, календарьлар була – барлыгы 348 исемдәге китап. Гаиләдә иң яше Галимҗан Шәрәфне, Петербургта юл инженерына институт тәмамлап, бер үк вакытта Шәрыкны өйрәнүчеләрнең лекцияләренә университетка йөргән, тарих, этнография, филология фәннәренә зур өлешен керткән киң кырлы галим, сәясәтче буларак беләбез. Ни аяныч, 1920-1930 елларда башка күп кенә татар зыялыларын кебек үк, Шәрәфләрне дә эзәрлеклиләр. Хәтта иң өлкәне – авылда яшәп типография эшенә бернинди катнашы булмаган Шиһапны да 1930 елларда кулак дип төрмәгә олактыралар. Галимҗан Шәрәфне буржуаз милләтчелектә гаепләп, 1937 дә алып китәләр. 8 елга! 50 яшьлек ир бетешкән карт кыяфәтендә әйләнеп кайткач, туганнары да башта танымыйча тора. Алмаз Монасыйповның әтисенең бертуганнары да яшьли вафат булып, алар әнисе белән икәү генә калган. Бәхетенә, Шәрәфләр белән туганлыкны композиторның исенә төшереп, адым саен аяк чалмаганнар. Юкса 1950 елларда Казан консерваториясен беренчеләрдән булып тәмамлый алмаган булыр иде, бәлки. Аның каравы, композитор музыка белгече Тәнзилә Алмазовага бер әңгәмәсендә музыка өлкәсен җитәкләүче кешеләрнең аяк чалуы турында сөйләгән. Мәдәният министрлыгы белән әсәр иҗат итүгә килешү төзегәндә һич көтмәгәндә киртәләр килеп чыга иде, мөһим пленумнар узганда әсәрләрем кинәт концерт программасыннан алып ташлана, яки пленумның соңгы көненә иң азакка калдырыла торган иде, дигән. Татар музыкасын иҗат итми, дип композиторның җанын ашаганнар. Теге яки бу жанрның авторлыгын шик астына алганнар. Тәнзилә ханым 1970 елларда «Тукай аһәңнәре» әсәре өчен Монасыйповны, безнең композитор түгел бу, шәрыкныкы, әсәрләрен башкару зыянлы, дип нахакка рәнҗеткәннәрен әле дә хәтерли. «Тукай аһәңнәре» өчен Г.Тукай премиясен биргәч кенә көнчеләрнең авызлары ябылган. Музыка өлкәсен җитәкләүче аерым шәхесләрнең теңкәсенә тигәне генә җитмәгән, күпчелек иҗатташ композиторлар да теләктәшлек күрсәтмәгән. Шушы шартларда бүген дә сокланып сөйләрлек, күпме еллар узса да искермичә, һаман яңара гына барган әсәрләр ничек иҗат иткәндер?!
Әмма гел караңгы гына булмаган моң иясенең күге. Шатлыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр еллар узгач та сагынып сөйләрлек хатирәләр калдырган. Шундый очрашуларның берсе джаз остасы Олег Лундстерм белән була. Иҗади дуслык Алмаз Монасыйповның музыкасына йогынты ясап кына калмый, композиторның дирижерлык өлкәсенә кереп китүенә этәргеч була. Бу һөнәрдә остарганын күреп, композитор Нәҗип Җиһанов Монасыйповка Камал театрына барырга тәкъдим ясый. Анда исә Алмаз Закир улын күренекле җырчы, режиссер Нияз Даутов күреп, опера театрына чакыра. А.Монасыйпов, һөнәренең тиешле югарылыкта булмавын, камилләшеп җитмәвен сылтау итеп, М.Җәлил театрына барудан башта баш тарта. Лундстрем дусларча ачулангач исә дирижер булырга ризалыгын бирә, әмма, үз-үзенә үтә таләпчән кеше буларак, дирижерлыкка укырга керә. Консерваториягә өченче тапкыр укырга керүе була ул...Укучыга шул да мәгълүм булсын, А.Монасыйпов опера, балетлар иҗат итмәсә дә, М.Җәлил театрында аның музыкасына бер балет куялар.
Музыка белгече Лилия Бородовскаяның чыгышын җыелган халык шулай ук кызыксынып тыңлады. Ник дигәндә, галимә композиторның иҗатында бәетләр, мөнәҗәтләр, Коръән мәкаме, ата-бабаларыбыздан килгән китапны көйләп уку традициясенең чагылышын мисаллар белән дәлилләп сөйләде. 1970 елларда иҗат ителгән музыкаларында!..
Гомумән, Алмаз Монасыйповның иҗаты бу җәһәттән аз өйрәнелгән дигән тәэсир кала. Тагын бер өйрәнүне көткән өлкә исә – композиторның укыту эшчәнлеге. Консерваториядә композицияне ул 1968 нче елдан 1972 гә кадәр генә укытса да, татар музыкасына талантлы шәкертләр бирә, шулардан композитор Шамил Шәрифуллин үзе генә дә ни тора! Талантлы шәкертләреннән шулай ук композитор Александр Миргородскийны беләбез. Бу темага чыгыш ясаган Ильяс Талипов тагын башкорт композиторы Даниил Хәсәншин исемен телгә алды. Тагын бер шәкерте Лариса Мавлиева исә Алмаз Монасыйповның педагоглык эшчәнлеген дәвам итеп, Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә укыта, көй язарга омтылганнар өчен башта факультатив алып бара, ә 1993 елда ул махсус композиция классына әверелә. Музыка белгече Талипов Лариса Мавлиевада көй иҗат итү осталыгына өйрәнә башлап, бу өлкәдә уңышларга ирешкән кайбер шәхесләрнең исемнәрен әйтеп үтте. Алар арасында композитор Рәшит Кәлимуллин да бар. Лариса Мавлиева шәһәрдәге музыка мәктәпләренә методик кулланмалар белән дә ярдәм итә, укучыларының концертларын оештыра, шәһәр күләмендә композиция буенча бәйгеләр үткәрә, композицияне укыту буенча докладлар белән чыгыш ясый…
Театр белгече Айгөл Габәшинең кыска, әмма күп мәгънәне үз эченә алган чыгышында Алмаз Монасыйповның театр өчен язган музыкалары турында сүз барды. Галимә нибары ике мисал китерде – аның берсе 1976 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Әлдермештән Әлмәндәр», икенчесе 1994 тә шулай ук Марсель Хәким улы куйган «Идегәй» спектакле. Икесенә дә музыканы Алмаз Монасыйпов иҗат иткән. Берсендә музыка җиңел, шаян, күңелне күтәрә торган. Икенчесендә көчле драматизмы белән шаккатыра. Ике спектакль дә татар театр сәнгатенең алтын фондына кергән. Берсе - тормышка, яшәүгә гимн. Икенчесе тыелган тарихыбызны кайтарган, үткәннәргә яңача бер күз ташларга мөмкинлек биргән, Шекспир әсәрләренә хас булганча зур колач белән тирән иҗат ителгән спектакль буларак кадерле. Шушы ике спектакльдән генә дә Алмаз Монасыйпов иҗатының киң колачы ачык күренә…
Музыка белгечләре композитор Алмаз Монасыйповның үзенчәлекле, беркемне дә кабатламый торган шәхес буларак музыка сәнгатенә байтак яңалык кертүен, яңа жанрлар белән баетуын, бигрәк тә гасырлардан килгән милли аһәңнәрне, Ислам дине белән бәйле музыкаль мирасны Европа традицияләре белән оста берләштерүен билгеләп үтте. Беркайчан беркемгә яраклашмады, гел үзе булып калды, диделәр. Бу шәхесне өйрәнү дәвам итсен иде. Ә иң мөһиме, мирасын музыка белгечләре генә түгел, халкыбыз ишетү мөмкинлегенә ия булсын иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА