Журнал «Безнең мирас»

Серле беләзек: тәрбиячеләр өчен мастер-класс

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда булса, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Бүген атын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль.Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, өстәвенә карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзәкатьлелеген дә саклый белә. Үзенчәлекле, кабатланмас һәм серле булып кала белә.Моның өчен һәрбер хатын-кызның үз сере бар. Мин дә сезгә бүген үз серләремнең берсен чишеп, уртаклашасым килә.Хатын-кыз, нинди генә кием сайласа да, аның образын тулыландырып торучы нәрсә-ул бизәнү әйберләре.Төрледән-төрле стильдә башкарылып, беркайчан да модадан чыкмый торган бизәнү әйберсе булып беләзек санала.Ул ел буе һәркайсы киемгә дә актуаль.Элек-электән татар хатын-кызларының кулларын да алтын-көмештән ясалган беләзекләр бизәгән.Хәзерге заманда беләзек сайлау мөмкинчелеге тагы да киңәйде. Аны төрле ысуллар белән төрле материаллардан ясыйлар.Ә мин бүген сезгә татар күн мозаика сәнгатенә охшашлы итеп, үзенчәлекле татар милли бизәкләре төшерелгән күн беләзек ясарга тәкъдим итәм.Минемчә, ул татар хатын- кызларына гына хас булган нәзәкатьлелек, сихри зәвыклык бирәчәк.
- Бирегә 4 кешене чакырам!
Беләзекнең төп өлешен күн һәм атлас тасма тәшкил итә. Аны төрле ысуллар белән бизәргә була. Төрле бизәү элементларын сайларга мөмкин:чәчәк, яфрак, мәрҗәннәр. Сезнең һәркайсыгыз каршында әзер күн беләзекләр бар. Һәм аларны бизәү өчен төле татар бизәге элеметлары әзерләнгән: чәчәкләр, яфраклар, мәрҗәннәр. Шулай ук аларны беркетү өчен җилем, җилемне сылар өчен стека. Иң элек һәрберегез үзегезгә ошаган композиция җыясыз, аны беләзектә урнаштырасыз, аннан соң җилем ярдәмендә бу композицияне беләзектә беркетәсез.Моның өчен башта һәрбер элментларны (яфракмы ул, чәчәк,мәрҗәнме) аласыз һәм стека ярдәмендә аңа җилем сылыйсыз һәм үз урынына ябыштырасыз. Шулай итеп, барлык детальләрне ябыштырып беркетеп чыгасыз.
Алдан әйтелгәнчә, безнең коллегаларыбыз ясый торган беләзекләр татар күн мозаикасы сәнгатенә охшашлы итеп башкарыла.Ә хәзер мин сезне бу сәнгатьнең тарихы белән таныштырып үтәсем килә.Татар күн эшкәртү сәнгате 18нче гасырларда барлыкка килгән.Осталар йомшак күннән төрле бизәкләр кисеп алганнар.Бизәкнең контуры булып торган махсус декоратив җөй ярдәмендә әлеге элементларны мозаика техникасы белән төзегәннәр һәм беркетеп куйганнар.Аны төрле ысуллар һәм материаллар белән эшләргә мөмкин булган.Төсле тукыма, күн кисәкләреннән, мозаика сәнгатенә килештереп, апликация ясаганнар.Аның котурын тегү машинасы яисә кул белән теккәннәр.Декоратив шнурлар, сәйлән, мулине җебе белән матурлаганнар.Бу стильдә төле аяк киемнәре- читекләр, туфлиләр, башмаклар, шулай ук мендәрләр теккәннәр.
Балалар белән төркемдә без элек төсле кәгазьләр белән читекләр, туфлиләр бизи идек.Безнең төркем- зурлар төркеме.Хәзер инде күн читекне күннән киселгән бизәкләр белән бизибез.Аларны ПВА җилем ярдәмендә беркетәбез. Һәм әниләргә бүләккә күн беләзекләр дә ясадык. Шулай ук әниләр беләндә хезмәттәшлек алып барабыз.Төрле мастер-класслар уздырабыз.
Безнең әниләр бу эш белән бик кызыксыналар.Бик тә яратып катнашалар.Хәзер безнең мастер-класслар видеога яздырыла. Әниләребез яңа видеоязмаларны зарыгып көтеп алалар.
Хөрмәтле коллегаларыбыз! Безнең беләзекләребез әзер.Ә хәзер әйдәгез аларны кулларга бәйләп, коллегаларыбызга да күрсәтик.
Алга чыгып тезелеп басыгыз.Бу беләзекләр сезгә безнең бакча истәлеге булып калачак.
Һәм шушы мастер-классны Муса Җәлилнең сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын,
Мең яшәрлек имән булып.


Мухамадиярова Айсинә Айдар кызы, 1кв категория тәрбиячесе
Зарипова Альбина Гаваз кызы, югары категория өлкән тәрбиячесе
Якупова Гөлчәчәк Фанус кызы, тәрбияче


Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру