Журнал «Безнең мирас»

Ризаэддин Фәхреддин гыйбарәләре

Фәкать сәдака бирү ысуллары бозылган вә тиешле булган тәртиптән бер читкә чыкканнан соң гына ислам дөньясы ач күзлелек хасталыгына дучар булды вә йөз кешедән туксан тугызы бер кеше өстенә салынып, шуның маңгай тирләре берлә яшәү юлына керде.


Ач күзле, комагай «галим»нең халык арасында хөрмәте булмаганлыгы вә бу бозык холык хәтта иң зиһенсез адәмнәргә дә билгеле булуы сәбәпле, андый кешедән нәфрәт кылулары мәгълүм.


Һәрнәрсә хакында үз әрбабыннан (белгеченнән) фәтва сорарга, кирәк дөньяви вә кирәк охрави (ахирәт) эш булсын, әһелләренә киңәш кылырга вә шуның берлә үзең дә фикер йөртеп вә тикшереп карарга тиешле. Чөнки кешенең үз хәлен үзе яхшырак белүе, башкаларның күңелләренә дә килми торган нәрсәләрнең үзеңә алдан хис кылынуы тәҗрибәләр берлә мәгълүмдер.


Кадере беленмәгән, бәһасе тәкъдир ителмәгәнне күргәннән соң халыклар изгелекләр вә хезмәтләрдән суыналар, тукталалар.


Сабый вакытта өйрәнелгән гадәтләр адәм балаларында ахыр гомерләренә кадәр ташланмый барганлыгы мәгълүм.


Хөрмәтле мөгаллимә вә мөгаллимнәр, мөрәббия вә мөәддипләр (тәрбиячеләр) милләт балаларының үз диннәренә мәхәббәтсезлек күрсәтүләре хакында берәр төрле чара тапсыннар иде.


Мәгыйшәт вә дөнья көтүнең рухы тәдбир (эш ахырын уйлап эшләү) берлә икътисадтыр. Хатын, никадәр кәмаләт сахибе булса да, тәдбирле вә икътисадка игътибар итмәсә, гаиләнең киләчәге бәла вә бәхетсезлектән имин булмас.


Бу заман яшьләре үз туйлары өчен үзләре хуҗа булырга вә үзләре тәдбир йөретергә тиешле. Туй сылтавы берлә җыелышып сыйлаша, ашый-эчә торган заманнар инде артта калды. Әгәр дә картлар сыйлашасылары, ашый-эчәселәре килсә, үзләре арасында туй ясасыннар. Әмма яшьләрнең бәхетләренә кермәсеннәр. Сыйларга, эчәргә вә ашарга багышланган акчалар яшьләрнең үз кирәкләре, самовар, ат вә сыер, өй вә келәт кебек үз зарурлары өчен сарыф ителсен, үз хәятләренә сәрмая ясалсын.


Никах вакытында әһәмият биреләчәк нәрсә мәһәр, туй, бирнә вә җиһаз түгел, бәлки, һәр ике тараф арасында дин вә әхлак, тәрбия вә табигать тугрыларында муаффәкыять булудыр.


Әгәр сәбәпләрен кылмый вә тәдбирләр итми торып дога берлән генә эш бетсә иде, пәйгамбәребез сугышларга барырга хаҗәт күрмәгән, бәлки, утырган урынында кул күтәреп дога кылган булыр иде дә, дошманнарының көлләре күккә очкан, әсәрләре беткән булыр иде.


Журналга Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2016. - №1. - 55 б. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру