Рәхмәт аңа! (Нияз Даутов турында истәлекләрем+видеолар)
Әйе, һәр заманның үз шәхесләре, үз мәшһүрләре була. Яңа буын килә, искесе онытыла төшә. Яшьләр үзләрен элеккеләргә караганда талантлырак, дип уйлый. Мин дә шулай уйлыйм шикелле. Бездән алдагылар да үзләренә кадәргеләрне талантлырак, дип санагандыр. Ә бит, ныклап уйлап карасаң, бу бик үк дөрес түгел. Минемчә, корган планнарыбыз, эшлисе эшләребез алдагыларныкы белән чагыштырып эшләнә.
Мин эшләгән Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында безгә кадәр бик күп шәхесләр хезмәт иткән. Аларның күбесен инде онытып барабыз. Ә кайберләрен оныттык та бугай. Менә шундый шәхесләрнең берсе – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, танылган җырчы, режиссер һәм педагог, профессор Нияз Курамша улы Даутов (1913-1986).
Нияз ага Даутов үз заманында, үз чорында бик популяр иде. Гомеренең соңгы елларында ул безнең театрда баш режиссер булып эшләде. Казанда туып-үскән, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлаган. Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театрда эшли башлаган. Матур тавышлы бу талантлы егетнең планнарын сугыш боза – ул 1943 елда Мәскәүдән Свердловскига китәргә мәҗбүр була. Иҗат гомеренең иң данлыклы еллары шундагы Опера һәм балет театрында үтә. Нияз аганы анда бик яраталар, мәшһүребезнең режиссерлык эше дә шунда башлана. 1953 елда ул Урал консерваториясен тәмамлый.
Нияз ага Свердловск киностудиясендә 1944 елда Союз күләмендә танылган артистлар белән төшерелгән «Сильва» опереттасында уйный – баш рольдә (Эдвин). Кинофильмны караган кешеләр белә: анда Нияз Даутовның өлеше искиткеч зур. Чибәр кеше, көдрә чәчле, матур тавышлы... Шуның белән ул бөтен Советлар Союзына билгеле кешегә әйләнде.
1965-1975 елларда мәшһүребез Чиләбе опера һәм балет театрында баш режиссер булып эшли. Аннары Нияз аганы Казанга ул вакыттагы Өлкә комитетының беренче секретаре Фикърәт Табеев чакырып кайтарды. Аның театрга баш режиссер булып кайтуы безнең – юньле режиссер күрмәгән артистлар өчен, әйтеп бетергесез бәхет, олы куаныч булды. Нияз ага, җиң сызганып, бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә дә эшли башлады. Без моңарчы күрмәгән, белмәгән эшләр, укулар башланды. Үзендә укыганнарны туп-туры театрга эшкә ала иде ул. Без аның ничек киенүенә, йөрешенә соклана идек. Нияз аганың режиссер буларак бер шәп ягы бар: ул һәр артистка уйнап, йөреп күрсәтә, ә бу исә яшь артистка эшен җиңеләйтә иде. Җырлаганда гел матур итеп җырлау турында гына уйламагыз, образ белән барыгыз, шунда гына тавыш үз урынына эләгә, дип һәрчак әйтеп килде ул. Аның икенче бер зур эше: Нияз ага яшь герой-героиняларны (әйтик, Евгений Онегин белән Татьянаны) яшьләргә уйнарга бирә иде. Элекке чорларда яшь кызларны – картаеп беткән әбиләр, яшь егетләрне симез абзыйлар уйнаган. Нияз ага әлеге мәгънәсезлекне бик тиз туктатты. Әлбәттә, өлкән артистларга бу ошап бетмәде...
Нияз Курамша улының белмәгән нәрсәсе юк иде. Ул бик күп укыды. Аеруча классик әсәрләрне яратты. Укырга комачаулый, дип, шактый вакыт телевизор алмады. Рәсем сәнгатеннән яхшы хәбәрдар булды. Фатирындагы диварда нинди генә картиналар юк иде! Безне – яшьләрне өенә еш чакырды, төрле-төрле фраклар, күлмәкләр, бантлар бүләк итте. Миңа Святослав Рихтерның Парижда тегелгән, «Рихтер» дип аталган күлмәге эләкте. Бик тәмле итеп пешерелгән ашлар белән сыйлый иде безне Нияз ага. Әйе, ул аш пешерергә дә бик маһир иде! Кыскасы, талант!
***
...Нияз аганың җәсәден Актерлар йортына куйдылар. Мин шунда бер олы артисттан сорыйм: нишләп әле иртә китәсең, җирләргә бармыйсыңмыни, дим. «Юк, мин аның үлеме дөресме икәнен генә белергә килдем!» – диде дә китте...
Арабызда менә шундый кешеләр булганда, зур-зур шәхесләребез ничек онытылмасын инде?!
Бервакытны телестудиядә чагында шундагы бер хезмәткәр тирләп-пешеп килеп керде дә: «Наконец-то Даутовның бер язмасын да калдырмыйча сөртеп бетердек», – диде. Шатлыгы йөзенә чыккан. «Нишләп шундый әшәкелек эшләдегез?» – дигәч, пленка җитми, пленка юк бит эшләргә, ди. Йа, Хода! Шундый кешеләр кулына калса, безнең мәдәни мирасыбыздан бернәрсә дә калмас...
Яңадан Нияз аганың яхшылыгына тукталыйк. Яшьләргә бик ярдәмчел иде, мәрхүм. Алар өчен фатир сорап яисә башка мәсьәлә белән Өлкә комитетына еш керә иде. Бервакыт Хәйдәр Бигичев чирләп китте. Нияз ага Мәскәүдәге дуслары (ялгышмасам, С.Рихтер иде шикелле) аша Хәйдәргә операция ясаттырды. Хәйдәр шуннан соң күп еллар яшәде, уңышлы эшләде.
Нияз ага бервакытта да безне онытмый иде. Мин чираттагы ялга киткәч, телеграмма суккан: «Рафаэль, тизрәк килеп җит, сиңа фатир бирәләр!» – дигән...
Нияз аганың яшьтән үк алып барган көндәлекләре бик матур, бик кызык эчтәлекле иде: үзенең беренче укытучысы белән хат алышуын, аның белән иҗат планнарын уртаклашуын, кемнәр, нинди артистлар белән эшләвен – барысын да бәйнә-бәйнә тасвирлаган, язган. Кешене тәрбияли, аңа сабак бирә торган сүзләр, дип саныйм мин әлеге көндәлектәге язмаларны. Нияз Курамша улының көндәлекләрен, хатларын Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин бик яхшы белә. Актерлар йортында аларны ничәмә мәртәбә укыды ул. Рәхмәт аңа!
Нияз аганың яхшылыклары турында бик күп язарга була. Сүземне йомгаклап, опера сәнгатенә керткән эше һәм яңа кадрлар әзерләгәне өчен, Нияз ага Даутовны һәрчак искә алырга, һичкайчан онытмаска кирәк, дим.
"Сильва" фильмында (1944) Нияз Даутов төп рольне - кенәз Эдвин Воляпюкны башкара
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА